Яңа һәйкәлнең макеты әзер

2014 елның 12 сентябре, җомга
Яңа һәйкәлнең макеты әзер
Вольнистан авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар һәм аннан исән-сау әйләнеп кайтучылар истәлегенә мемориаль корылмага нигез салынды узган атнада. Бу көн авыл халкы, аннан читтә яшәүчеләр өчен дә истәлекле вакыйгага әверелде.

Дөресрәге, бу эшне Вольнистан авылында туып-үскән, бүген Буада “Комплект-сервис+” чикләнгән җаваплылыклы җәмгыятен җитәкләүче Равил Җамалетдинов башлап җибәрде. Иске мәктәп янында калган, кеше күзеннән ерагайган иске һәйкәлгә күп-тән эче пошты аның. Вакытлар үтү белән сугышта башларын салган яңа исемнәр билгеле булды. Һәйкәл янындагы тактада аларның да фамилиялә-рен мәңгеләштерү һәм сугыштан исән кайтканнарга да шундый ук  хөрмәт күр-сәтү теләге этәрде бу изге эшкә. Авылдашлары бе-лән сөйләшеп мемориаль корылманы нәкъ авыл уртасына, мәдәният йорты янына төзергә килеште-ләр. Авыл мулласы Әбрар Сабиров аның мәдәният учагы янына төзелүен болай дип аңлатты:
- Мәдәният йортына килгән яшь буын андагы исемлек-тән үзенең бабалары булуын да белсен, бу Җиңүнең  күпме корбаннар бәрабәренә яулануын  онытмасын иде, - диде ул.
Тантанада катнашкан муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов Бөек Җи-ңүнең 70 еллыгы якынлашканда мондый изге эшнең  башка авылларга да үрнәк булып торуын әйтте. Аның төзелешенә район да үз өлешен кертәчәгенә ышандырды.
Ул берочтан авылда яшьләрнең кимүе, моннан инде балалар аз туу, кыскасы, Вольнистанның ки-ләчәгенә карата да үз фикерен белдерде:
- Урта мәктәп иде, башлангычка калды, балалар бакчасына йөртергә бала юк. Авылны саклагыз, гөрләтегез, дисез Сабантуйларга, бәйрәмнәргә кайткан саен. Шулай шәһәрләргә китеп баргач, кем сакласын соң аны? - диде ул бу фикерне бигрәк тә яшь буынга җиткерергә теләп. Бик дөрес дигәндәй, бу сүзләргә халык гөрләтеп кул чапты. Бу көнне Ульяновск өлкә-сендә яшәүче Фазыл Алиулловның “Вольнистан туган ягым” дигән җыры тәүге тапкыр авылдашлары алдында яңгырады. Район газетасы редакторы Гакыйл Камалетдинов киләчәктә Вольнистан авылы тарихының революциядән соң-гы тарихын язып, аны китап итеп бастырып чыгару турында әйтеп, авылдашларын сөендерде.
Шундый ук шатлыклы хә-бәрне шушы авыл кызы, бүген Казанда рестораннар бизнесы белән шө-гыльләнүче Резеда Хөсәенова да җиткерде:
- Равил абый  сугышта һә-лак булганнарга һәйкәл куярга җыенуларын әйткәч, күземә яшьләр килде. Әти-ем Кыям Бөек Ватан сугышыннан кайтып үлде. Аның исеме дә шунда торачак. Мин бу изге эштә хәлем-нән килгәнчә булышырмын, - диде ул.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International