Үткән шимбә көнне “Ак Барс Буа” агрофирмасының 1 номерлы “Тахаръял” филиалына кергән авыллар халкы Әлши авылы янындагы мәйданга җыелды. Кыр эшләрендә катнашучы алдынгыларны тәбрикләү һәм төрле ярыш-бәйгеләрдә көч сынау өчен. Кыскасы, көзге Акатуй үтте биредә..bmp)
Барысы да чын Сабантуйдагыча – мәйдан бәйрәмчә бизәлгән, төрле милли уеннар һәм спорт ярышлары, балалар мәйданчыклары әзер, сәүдә рәтләре гөрли, төрле күргәзмәләр эшли, сәхнәдән җыр-моң агыла, халык күп, күңелләре күтәренке, ә иң мөһиме – күктән кояш елмая, көн җылы.
- Башка елларны мондый бәйрәмне, гадәттәгечә, яз-гы чәчү тәмамлангач үткә-рә идек. Быел менә шушындый матур көзге көнгә туры китердек. Кайчан булуга карамастан төп максатыбыз кыр эшләре вакытында көнне төнгә ялгап хезмәт куйган механизаторларыбызны, автомобиль йөртүчеләребезне, ремонт остаханәләре хезмәткәрләрен, чәчүчеләрне, ашчыларны, төрле эш-ләрдә эшләүчеләрне, белгечләрне бүләкләү, аларга рәхмәтләребезне ирештерү, кыска гына вакытка булса да мәшәкатьләрен оныттырып ял иттерү. Кү-рәсез, безне табигать тә хуплый,- ди 1 номерлы фи-лиал директоры Радик Гыйсмәтов. Ә уңганнар күп бу төбәктә. Директор Анатолий Федоровны, Владимир Исаевны, Валерий Фе-доровны, Владимир Алексеевны, Василий Павловны, Николай Павловны, Андрей Спиридоновны, Евгений Антоновны, Владимир Нуждинны һәм тагын бик күп алдынгыларны сәхнә түренә чакырып акчалата, истәлекле бүләк-ләр тапшырды. Бу көнне көзге чәчүдә эш урыннарын калдырмаучылар да бар иде. Аларны да шәх-сән бүләкләячәкләр.
Тахаръяллыларны муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов та тәб-рикләде, авыр хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте, уңышлар теләде.
Мәйдан алкышларга, шатлыклы авазларга, төрле төсләргә торган саен ныграк күмелде. Җыр-моң яратучылар авыллар, район үзешчәннәре, Татарстанның һәм Чуашстанның сәнгать осталары концертын башыннан ахырына кадәр тын да алмый карады. “Тик тора алмаучылар” йә башкаларга көч биреп торды, йә үзләре бәйге-ләрдә катнашты. Ә ярышларның җаның теләгәнен сайлап ал. Авызыңа йомырка салынган кашык кабып, иңнәреңә сулы чиләкле көянтәләр асып, капчык киеп йөгерәсеңме, капчык белән сугышырга телисеңме, велосипедта, җә-яүләп кенә узышасыңмы – рәхим ит! Мәлен белгән-нәр, көче ташып торучылар кул көрәштерде, турникта этелде, озын колгага үрмәләде. Хәтта кө-рәштеләр дә. Монда абсолют батыр булып Владислав Макаров калды. Танылган көрәшче, тренер Рамил Җамалетдинов бу төбәктәге балалар арасында да өметле көрәшче-ләр булуын, алар белән шөгыльләнергә кирәклеген әйтте. Команда уеннары – футбол, волейбол, аркан тарту да оештырылды. Һәр Сабантуйдагы кебек ат чабышлары беркемне дә битараф калдырмады. Шулай булмый ни, район гына түгел, күрше өлкәләр Сабантуйларында да җиңүче чабышкылар, йөгерекләр үзләрендә үк бит. Бу көнне дә алар җитез булуларын күрсәттеләр. Барлык ярыш-бәйгеләрдә җиңүче-ләр кочак-кочак бүләк җыйдылар. Алар арасында иң саллылары тай, бозау, микродулкынлы мич. Ә балалар ничек күңел ачканны күрсәгез икән. Алар өчен аерым мәйданчык булдырылган. Уеннарда да катнаштылар, батутларда да сикерделәр, йомшак таулардан да шудылар, тәм-томнар белән дә сыйландылар. Көне буе барган бәйрәм алда көткән салкын кышларда күңелләрне җылытырлык тәэсирле узды.