Картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортта ел башында ачылган сиземләү җиһазлары куелган бүлмәнең ишеге ябылып тормый – анда әби-бабайлар табиб-психолог күрсәтмәсе нигезендә, үзләре әйтмешли, җаннарын тынычландыралар.
Әлеге бүлмәдәге барлык медицина җиһазлары – “ТАИФ” җәмгыяте директорлар Советы рәисе Рөстәм Султеев бүләге. Бүлмәнең бер ягында төрле исләр ярдәмендә (аромотерапия) дәваланалар. Моның өчен махсус электр җиһазына майлар салына, алар үзенә генә хас ис чыгаралар. Икенче сәламәтләндерү чыганагы – гадәти музыкаль үзәктә һәрбер авыруның холкына, йолдызнамәсенә туры килерлек тынычландыргыч көй (музыкотерапия) уйный. Идәндә “Киек каз юлы” дип аталучы келәм җәелгән. Ул һава төсендәге зәңгәрсу, анда йолдызлар балкый. Нервлары какшаучылар әлеге келәмгә карап медицина хезмәткәре ярдәме белән галәмдә “йөзәләр”.
-Кайчак гел бертөрле тормыштан туясың, узган елларны, туганнарны сагынасың. Шул чакта елаудан тыелып булмый. Мин мондый вакытта тизрәк тынычландыру бүлмәсенә керәм, күңелдәге төерләр языла. Проблемалар булмаган да кебек тоела, - ди сигезенче дистәне ваклаучы Рәшидә Фәхретдинова. Бу бүлмәдә махсус электрон картина ярдәмендә кошлар сайравын, шарлавык тавышын да ишетеп була.
Биредә яшәүчеләр дәвалау-физкультура кабинетына да рәхәтләнеп йөриләр. Германиянең Брокел шәһә-реннән килгән немецлар бүләк иткән медицина җиһазлары башлыча инвалидлар өчен кайтартылган. Аяклар яхшы хәрәкәтләнсен өчен велотренажерда, нокталы сиземләү тактасы, инфракызыл нурлы, каешлы вибромассажлаучы – биредә яшәүчеләр аларның барысында да яратып шөгыльләнәләр. Алга китеш күз алдында – Сергей Фадеев хәзер кул таягыннан башка йөри, файдасын ул шушы җиһазлардан гына күрә.