Бүген Өлкәннәр көне. Ләкин кайбер пенсионерларга әби, бабай, диеп дәшәргә дә тел әйләнми, чөнки алар яшьләргә биргесез көр күңелле, энергияле. Форсаттан файдаланып, картаюны белми торган өлкәннәрдән “яшьлек рецептлары” турында сораштык.
Фәрит ӘХМӘДУЛЛОВ, отставкадагы милиция подполковнигы:
- Мин үземне олы яшьтә, дип хис итмим. Гомер буе хокук саклау органнарында эшләдем, тыныч кына утыра белмим. Атнага берничә тапкыр коллегаларым янына барып киләм, яңа-лыклар беләм. Өйдә дә тик торганым юк. Ауга йөрим, бакчамда яшелчә үстерәм, быел да уңыш яхшы булды. Авылга да еш кайтам, әти-әнинең, әби-бабайның барлык йомышларын үтим, өйдәге эшләрне бик теләп башкарам. Кыскасы, егетләр тормышы белән яшим.
Александра СИДОРОВА, пенсионер:
- Мин лаеклы ялга чыккач ...эшкә урнаштым. Исәнлегем бар. Яшь калуымның серен җәяү йөрүдән күрәм. Гомер буе транспортка утырырга яратмадым. Әле күптән түгел Ундорыда санаторийда булдым. Кызымның бизнесына булышам, зур өйне йөгерә-йөгерә җыештырам, иремә тәмле ашлар пешерәм. Минем чын яшем турында маңгаемдагы берничә сыр, паспорттагы язу гына “сөйли”.
Мәгъзум НАСРЕТДИНОВ, Әхмәт электромеханика заводы генераль директоры:
- Мин үземне белгәннән бирле хезмәттә. Безнең буын башкача булдыра да алмыйдыр инде ул. Исән-лек булганда эшләгән саен эшлисе килә. Хезмәтнең нәтиҗәсен күрү тагын яңа идеяләр өсти. Сигезенче дистәне ваклап киләм, “җи-тә” дигән уй башка да кереп караганы юк. Минем “яшь булып” калу рецептым шундый.
Анна САФИНА, пенсионер:
- Пенсиягә чыгу – картаю, дигән сүз түгел бит әле ул. Чит илләрдә бу яшьтә безнең кебекләр икенче тормыш башлый. Мин дә өйдә утыру яклы түгел. Лаеклы ялга чыктым –эшләдем, аннан киткәч тагын үземә шөгыль таптым. Исәнлек булганда, күңел үскәндә ник соң әле өйдә утырыйм! Эштән кайткач та иренмим, пешерәм, юам-җыям. Гомер буе поликлиникада эшләп, теш табибыннан курыкканга тешсез генә калдым. Шул гына әби булуымны искә төшергәли.