Бер илле елга соңрак туган булсамы, Солтан абыйдан талантлы инженер, юк, рационализатор-уйлап табучы чыгар иде. “Эх, аның “башын” бүгенге яшьләргә бирәсе иде”, - ди оныгы Гөлгенә.
Дипломсыз
инженер-механик
Әйе, шул дистәләгән “ләкин” булмаса... Унике яшендә әнисе үлде. Таң беленер-беленмәс каткан итекләрне көчкә җайга китереп абзарга чыгып сыер җиленнәрен тарткалаганда малай аеруча юксына иде аны. Әтисе Габдрахман абый да, бертуганнары да гомерле булмады.
Мәктәптә дүрт ел гына укып калды Солтан. Зиһенле иде. Ләкин авылда “ак якалар” түгел, эшче куллар бәядә. Беркем дә укы, дип кыстамады. Бервакыт дә-ваханәдә ятканда табиблар гына, малайның белемгә хирыслыгын күреп, Казанга барырга кодалап караганнар иде, курыкты Солтан. Газеталар укый ич: дөньялар болгана.
...Озакламый немец сугыш башлады. Унбиш яшьлек Солтан тимерчелеккә керде. Карале, кулы ята, дип, бераздан тегермәнгә кү-черделәр. Кыш тегермән-дә, җәй кырда, молотилкада.
-Йокы тәмле ул чакта, лә-кин баш куярга да юк. Аның каравы бөртек бар, учакта куырабыз да, бодайны ашыйбыз. Авиация институтыннан студентлар килде колхозга, аларга да шул сый,- дип сөйли бабай.
Еллар үткәч Солтан Җаббаров “Татарстан” колхозының дипломсыз инженер-механигына әверелде. Нинди яңа техника кайта – ул көйли. Бәрәңге чәчә торган беренче агрегатларны ул эшләтте, фермага тәүге саву аппаратларын ул урнаштырды. Транспортерларны да, тәвәкәлләп, хәрәкәткә китерде. Колхоз ак он тегермәне кайтарды, Солтан абыйдан башка кешене якын да китермәделәр – җаен белеп дистә еллар күз карасы кебек саклап эшләтте аны. Ындыр табагында “мехток”ны гөрләтеп торды. Кайчак тимер механизм ватылса, “Ашыгыч яр-дәм” кебек, Солтан абыйны чакырталар. Заманына күрә хөрмәтләделәр – колхоз мотоцикл бүләк итте. “Хезмәт ветераны” исеме бирделәр.
Өендә дә Солтан абыйның рационализаторлык эшләре бихисап: үзе ясаган электр тегермәне әле дә шәп тарта, кызы Гөлсинә ничә ел әтисе җыйган аппарат белән сыер сауды, такта ярдыра торган җайланманы да үзе әмәлләде. Кирәк икән, әле дә мотор, телевизорны да сүтеп-җыеп куя бабай.
Әтинең дусты бүләге
Солтан абый ничә ел умарта тотканын бармак бөгеп саный – 67 чыга. Сугыштан соңгы елларда әтисенең Немчиновкада яшәүче дусты үз итеп умарта оясы биргән иде. Шуннан үрчетте кортларны.
-Бал ашагыз, озак яшәрсез, - ди бабай үзенең җыйнак гәүдәсенә ишарәләп.
- Ул үзенә-үзе доктор, режим белән генә ашый, артыгын бер кашык та капмый, сәламәтлеккә кагылышлы берәр нәрсә укыса, ишетсә, язып бара, - дип сүзгә кушыла оныгы һәм алдыма бер кочак китап китереп куйды. Барысы да Солтан абыйныкылар. Ан-да “Колхозда төзү эшләре” дә, “Умартачылык серләре” дә, анатомия дә бар. Хәтта көндәлекләр дә. Ялгыш әйттем, үзләренә бер төрле энциклопедия алар. Анда һава торышы да, бә-рәңге ничек чыкканы да, кайсы авырудан нинди дәва барлыгы да – барысы да язылган. Бабай китапсыз, газетасыз бер көн дә яши алмый. Беренче сыйныфта укыганда “Яшь ленинчы”ны сүзен-сүзгә укып чыга иде. “Ватаным Татарстан” газетасын мин-нән дә озак еллар укучы юктыр, ди. Аннан бигрәк гаҗәпләндергәне 88 яшьлек Солтан абыйның салмак тавыш белән:
-Күзлек кигән юк шул әле,- дип әйтеп куюы булды.
Бергә картайган кое
Солтан ул вакытта тумаган да булган әле.1921 елда Иске Суыксу авылындагы төп нигез каршында әтисе кое казыды. Әти истәлеге бүген дә тора. Хәзер инде Солтан абый үз куллары белән салган йорт каршында. Коелар күмдереп йөр-гән вакытта да аңа беркемнән кагылдырмады хуҗа. Рәхмәт авыл Советына, яңа боҗралар бирделәр. Кое суы бүген дә көнкүрештә ярап куя. Кызганыч, бүген бергә юанырга җәмәгате Минҗиһан әби генә исән түгел. Бик матур яшәделәр, берсеннән-берсе чибәр кызлар үстерделәр. Бүген олысы Гөл-синә белән яши бабай, Буада гына булгач, оныгы Гөлгенә сөендереп атнага берничә кайтып килә. Иң тәүгесе бит, аерым яраттыра, әби белән бабай беренче баянны да аңа пенсия акчасына алып бир-гәннәр иде. Аллага шөкер, калган кызлар да хәлне беләләр.
Солтан бабай янына кешеләр магнит кебек тартыла – инде колак та аппарат белән генә ишетсә дә, ки-ңәшкә дә, сорашырга да, сөйләшергә дә керәләр. Үзе дә бит, яшем туксанга җитә, дип тормый, ярдәм кирәк булса да, керә дә җи-тә. Әллә нинди механизмнарны да эшләтә. Зиһене яшьләргә биргесез аның. Менә шундый саф күңелле, оста куллы өлкән кешене Иске Суыксуның алтын фонды дияр идем.