Туксан яшьтә – биек үкчәләрдә

2014 елның 1 октябре, чәршәмбе
Туксан яшьтә – биек үкчәләрдә

Туксан яшьтә – биек үкчәләрдә


Бервакыт Яңа ел каршыларга чәчләрен бөдрәләтеп, “капрон” колготкилар киеп килеп, мине бик гаҗәпләндергән иде 88 яшьлек ерактагы кодагыем. Хәтта җылы чалбарларым өчен оялып та куйдым. Күптән түгел безне юбилейга чакырды. Туксан яшьлегенә! Ресторанга, тамада, җырчылар чакырып бәйрәм итәргә.
Җиңел акыллы, җилбәзәк түгел әбиебез, бик итәгатьле, зирәк, укымышлы, чыгышы белән Идел буе немецы кызы ул. Мин аның тормышны яратуына исем китә. Картлык шатлык тү-гел, дип зарланучыларга күрсәтәсе иде үзен. Тормышы рәхәттә узгандыр, дип уйламагыз! Әтиләре репрессия корбаны булган. Нахак яла ягу аркасында аның 16 баласы әтисез калган. Шулар арасында кодагыем да. Кияүгә чыга гына, ирен 5 елга армия хезмәтенә алалар. Әле ярый юанырга бер балалары туып кала, хәләле кайт-кач тагын ике бәби “алып кайталар”. “Халык дошманы кызы” тамгасы кодагый юлына гел киртәләр куя. Ул, фамилиясен алмаштырып булса да, өч балалы килеш югары белем ала.
Туксан яшендә дә, тормышны яратудан туймый ул:
- Бүген мул, рәхәт яшибез. Ничек үләсе килмәгәнне белсәгез!, - ди безгә дә. Әнә, юбилее программасын да үзе язган. 70 яшенә кадәр районның фольклор ансамблендә җырлаган, биегән әби бу көнне дә оныклары, оныкчыклары белән кич буе вальс бөтерелде. Нинди бетмәс энергия бу карчыкта – хәтта кунакларны да чиратлап биетте. Өстендә махсус тегелгән затлы күлмәк, ая-гында биек үкчәле түфли-ләр. Сөбханалла, ничек килешә бит үзенә! Әле дә төз, табигый матурлыгын югалтмаган, тормыш дәрте ташып торган, бу кешегә сокланып та, көнләшеп тә карадым мин бу кичне. Ходай, һәммә кешегә дә шундый бәхет, яшәү көче бирсен!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International