Кичә картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортта яшәүчеләрне муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов котлады һәм аларга төсле телевизор тапшырды. Бу көнне 90 яшен тутырган юбиляр Наһар Сөнгатуллина да район җитәкчелегеннән тәбрикләүләр кабул итте.

Кунакка лифтта йөриячәкләр
Картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортта яшәүчеләргә быел Өлкәннәр икеләтә шатлык китерде – беренчедән, аңлашыла, бәйрәм , икенчедән биредә лифт эшли башлады.
“Уңайлы мохит” дәүләт программасы буенча бүлеп бирелгән 4 миллион сумнан күбрәк акчага интернат йортта санузел бүлмәләрен инвалидларга уңайлы итеп үзгәрттеләр, ишегалдында түбәле пандуслар ясалды, лифт төзелде. Зур гаилә бигрәк тә соңгысын түземсезлек белән көтте. Хәзер инде әби-бабайлар "өйләренең" дүртенче катына да, бишенчесенә дә тоткарлыксыз менә алалар.
-Мин дүртенче катта яшим. Иенчедә яшәүче ахирәтләремне бик күрәсе килә,.аяклар сызлый, бигрәк тә кире күтәрелгәндә авыр, ял итә-итә кайта идем. Хәзер лифтта гына кунакка йөриячәкмен, - ди тугызынчы дистәне ваклагаучы Мөслимә апа Җаббарова.
Аның сүзләренә инвалид арбасында хәрәкәтләнүче Михаил Казаков та кушыла:
-Иң авыры безнең кебекләргә иде. Өске катта яшәүче дусларым янына бару бер җәфа булды. Хәзер үзем генә менә алам, - ди ул.

Сү уңаеннан, лифт белән идарә итү өчен биредәге ике персонал махсус курсларда укып кайтканнар. Алар өлкәннәрне һәм инвалидларның каттан-катка йөртәячәкләр.