Проблемалар бар. Аларны чишү юллары да

2014 елның 7 ноябре, җомга
Хөрмәтле сайтны укучыларыбыз! Алдагы саннарда сезнең медицина хезмәте күрсәтүгә кагылышлы сорауларыгызга район үзәк дәваханәсе поликлиникасы мөдире Наилә Гыймадиеваның җавап бирүен оештырдык. Бу юлы сездән килгән сорауларга район үзәк дәваханәсе баш табибы Рөстәм СӘМӘРХАНОВ җавапларын тәкъдим итәбез.
“Физиотерапия алымы белән дәвалалану графигы бик уңайсыз хәзер. Бу минем фикер генә түгел. Төшкә кадәр анда табиб юк. Авылдан килгән кешегә нишләргә? Физиотерапия бүлеге мөдире Килдураз авылындагы республика балалар санаторие баш табибы вазифасын да алып бара, дип ишеттек. Бу урынга аннан башка кеше юкмы икән?
Габделфәт ХИСАМОВ.
Карлы авылы.”.
- Республикада, шулай ук безнең дәваханәдә дә табиблар җитми. Шуңа физиотерапия бүлеге табибына ике вазифаны бергә алып барырга туры килә. Килдураз балалар соматик санаторие республика  билгеләнүендәге булганга, анда күрше районнардан килеп тә дәваланалар. Яшь организмның авыруларга каршы торучанлыгын ныгыту өчен профилактикалы  дәвалау билгеләнә. Санаторийдагы баш табиб-физиотерапевт турыдан-туры җи-тәкче вазифасыннан тыш шушы эшне дә башкара.
“Авылда яшәүчеләр ашыгыч ярдәм чакырту өчен алдан җирле шәфкать туташына мөрәҗәгать итәргә тиешләр. Ул, кирәк дип санаса, чакыртачак, диләр. Бу бик уңайсыз. Ашыгыч ярдәм “каретасын”да шәфкать туташы каршы алырга тиеш. Болай эшләү вакыт югалту гына түгелме икән. Кайчакта авыруның исән калуын секундлар хәл итә бит?
Наҗия ХӘЕРОВА.
Аксу авылы.”.
- Безнең районда 65 фельдшерлык-акушерлык пункты бар. Анда 81 хезмәткәр эшли. Бу күрсәткечләр буенча без Мамадыштан кала республикада икенче урында торабыз. Авыл фельдшер-акушерының эш сәгате тәүлек буе санала. Ә үзәк дәваханәнең ашыгыч ярдәм бүлегендә кичектергесез медицина ярдәме күрсәтү өчен ике фельдшерлык бригадасы эшли. Шуңа күрә ничә чакрым узып, ашыгыч ярдәм барып җиткәнче, авыруның нинди дәрәҗәдә булуын ачыклап, беренче ярдәмне авыл шәфкать туташы күрсәтергә тиеш. Фельдшерлар барлык кирәк-ярак белән тәэмин ителгән. Ул авыруга җитди ярдәм кирәк дип тапса, ашыгыч ярдәм бригадасы кичекмәстән барачак. Җәрә-хәтләнү, йөрәк тирәсендә авырту сизү, агулану кебек очраклар булганда, бригада фельдшер күрсәтмәсеннән башка да  киләчәк. “Ашыгыч ярдәм” төркемен юлга чыгып каршылау ярдәмне тизләтү йөзен-нән эшләнә.  Бу фәкать шәфкать туташы гына каршыларга тиеш дигән сүз түгел.
“Быел район дәваханәсендә ятып дәваландым. Медперсонал да, шартлар да әйбәт. Тик менә дәваханәдә буфет булмау уңайсыз, бигрәк тә минем кебек өлкән кешеләр өчен. Ерак түгел “Пятерочка“ кибете бар бит диючеләр дә булды. Анда киенеп чыгып китәсе бар ич. Минемчә, шундый зур социаль мәгънәгә ия бинада буфет булырга тиештер?
Шәһаветдин РӘХИМОВ.
Янтуган авылы.”.
- Буфет ачар өчен дәваханәдә бүлмәләр җитми. Киләчәктә, поликлиника элеккеге 83 номерлы һөнәр училищесы бинасына күчерелгәч, мәйданнар бушагач, буфет ачачакбыз.
“Ак-Барс Мед“ иминиятләштерү компаниясен яңа адрес буенча табып булмый. Элмә такта урнаштыру нигә хәл ителми?
Айсылу КАДЫЙРОВА.
Буа шәһәре.”.
- “Ак-Барс Мед” иминиятләштерү компаниясе хәзер Ефремов урамындагы 133 номерлы йортта, ягъни элеккеге 83 номерлы һөнәр училищесы бинасына урнашты. Элмә такта урнаштырылды.
“Мин ишетмәүче инвалид бала әнисе. Ашыгыч ярдәм чакыру бүлегендә ишетмәүчеләр өчен СМС-чакырту җайланмасы урнаштырсалар, бик әйбәт булыр иде. Участок табибларын эш сәгатеннән соң чакырып булмый ич. “Уңайлы мохит” программасы дип сөйлиләр, шул системаны да эшкә җигү каралмаганмы?
Фәйрүзә НАСЫЙБУЛЛОВА.
Буа шәһәре.”.
- “Ашыгыч ярдәм” бригадасын 8 (927) 034-37-65 номерына СМС-хәбәр җибәреп чакыртырга була хәзер. Чакыртуның сәбәбен һәм пациентның фамилиясен һәм адресыгызны да күрсәтүегезне сорыйбыз.
“Яскүл авылында фельдшерлык-акушерлык пунктын клуб бинасына күчерделәр. Җылылык җибәрмәү аркасында анда эшләп булырлык түгел. Шәфкать туташы өйдән-өйгә йөреп хезмәт күрсәтә. Бу кайчанга кадәр дәвам итәр?
Елена РАНЦЕВА.
 Яскүл авылы.”
- Әлеге торак пункттагы фельдшерлык-акушерлык пункты якын арада мәктәп бинасына күчереләчәк.
“Тормыш иптәшем эш урынында имгә-нү алып (агуланып), II төркем инвалидлыкка чыкты. Авыруы бик катлаулы, баш мие белән бәйле. Табиб юлламасы буенча неврология бүлегендә дәвалану өчен чиратка язылдык. Беркүпмедән чакырабыз диделәр. Бер айдан соң яңадан бардык. Чиратка язылучылар хәзер участок табибы юлламасы белән терапия бүлегендә дәваланырга тиеш дип җибәрделәр. Ирем шушы көнгә кадәр стационар дәвалана алмый. Монда тәртип нинди, аңлатучы да юк?”.
(Авторның үтенече буенча аның исеме һәм фамилиясе күрсәтелми.)
-Табиб-неврологлар җитмәү сәбәпле, быелның 1 ноябреннән неврология бүлегенең койкалары 4нче каттагы терапия бүлегенә күчерелде. Моның медицина ярдәме күрсәтү сыйфатына йогынтысы юк. Пациентларны табиб-невролог консультацияләячәк. Ятып дәвалану өчен проблемалар килеп чыкканда үземә яисә дәвалау буенча җаваплы табиб Айрат Галиевкә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
“Дәваханәдә нигә бахиллар даими булмый?
Геннадий ПАВЛОВ,
Буа шәһәре.”.
- Бахиллар, барлык материаллар кебек үк, электрон формада оештырылган ачык аукцион аша сатып алына. Аны кайтаруда өзеклекләр еш күзәтелә.
“Үзәк дәваханә ишегалдына куеп калдырылган кайбер автомобильләр “Ашыгыч ярдәм” машиналарына уңайсызлык тудыралар. Нигә дәваханә капкасына махсус электрон шлагбаум урнаштырылмый?
Идрис САФИН.
Буа шәһәре.”.
- Бу халыкның мәдәнилегенә бәйле. Автомат шлагбаум урнаштыру күздә тотыла. Территорияне тулысы белән ябып куеп булмый, безнең дәваханәгә ашыгыч ярдәм автомобильләрендә күрше районнардан да авырулар китерелә. Юлда һәлакәткә очраучыларны юл уңаеннан китерүчеләр дә территориягә бернинди каршылыксыз керергә тиешләр.
“Реанимация бүлегендә авыруның хәлен белергә килүчеләр өчен шартлар юк. Медперсонал пациентның хәле турында мәгълүмат бирми. Аны кайдан белешергә була? Пациентны башка дәвалану учреҗдениесенә күчерергә теләгәндә  кемгә мөрәҗәгать итәргә? Реанимация бүлегенә кем-нәргә керергә ярый? Аралашу өчен эчке телефон куеп булмыймы?
Роза СӘЛАХИЕВА,
Марат СИБГАТУЛЛИН.
Буа шәһәре.”.
- Реанимациягә китерелгән пациентның хәле ни дәрәҗәдә булуын күз алдына ки-терегез. Медперсоналның һәр минуты исәпле һәм авыру янына килүчеләр белән аралашу аларның турыдан-туры вазифасына керми. Шуңа күрә авыруларны дәвалау процессыннан аермавыгызны үтенер идем. Пациентның гомуми хәле турында 3-11-72 телефоны буенча 10нан 11 сә-гатькә кадәр һәм 15тән 16 сәгатькә кадәр табиб-реаниматологтан яисә профиль бүлектә стационар дәвалануга кергәндә пациент үзе язмача күрсәткән ышанычлы кеше дәвалаучы табибтан белешә ала. Пациентны башка дәвалау учреждениесенә күчерүне медицина оешмасы хәл итә. Монда табиб күрсәтмәсе һәм авыруны транспортта күчерергә рөхсәт булу кирәк. Реанимациягә искәрмә рә-вештә чиктән тыш авыр хәлдәге авыруның якыннарына керергә рөхсәт ителә. Пациентка телефоннан сөйләшергә рөх-сәт ителми.Шулай ук  бүлеккә мәгълүмат тактасы кую якын арада хәл ителәчәк.
“Дәваханәдә талон системасы кертелде. Нигәдер кайвакыт аппарат талон бирми. Аннан соң регистратурага чират тезелә. Документка мөһер кую да шул ук тәрәзәдә башкарыла. Нигә аны аерым билгеләмиләр. Бигрәк уңайсыз инде. Кайчан тәртипкә салыныр икән талон системасы?
Тәзкирә ГАЛЛӘМОВА.
Буа шәһәре.”.
-Яңалык бервакытта да шома гына кулланышка керми. Табибка талонны uslugi.tatarstan.ru порталы аша алдан алып була. Болай эшләгәндә терминалга чират та азрак булыр иде. Талон системасы алга табан да гамәлдә булачак. Ә документларга мөһер кую тәртибе мәсьәләсен игътибарда тотачакмын.  
“Баламны дерматологка алып барган идем. Баштан талон алырга куштылар. Талон бирүче шәфкать туташы балага талон кирәкми, ди. Ә табиб иң элек талонлы пациентларны гына кабул итәчәген әйтә. Ни эшләргә дә аптырыйсың. Аңлатучы юк.
Сиринә ГОМӘРОВА.
Буа шәһәре.”.
- Табиб-дерматологка әлегә талон кирәк түгел. Әлеге табиб гомум практика табибы вазифасын да башкара. Ә участок табибына керүчеләргә талон кирәк. Бу очракта хәлне аңлатып, чират көтмичә дә табибка керергә була.
“Окулист кабинетына чират көтеп тә табибка эләгә алмаучылар бар. Медперсонал танышларын алып керү мөмкинлегеннән файдалана.  Иртәнге сәгать 7дә дәваханәгә килеп, 15 сәгатьтә генә табибка керә алдым. Нигә  азрак тәртип урнаштырылмый?
Нәсимә ШӘРӘФЕТДИНОВА.
Буа шәһәре.”.
- Төп уңайсызлык табиб-офтальмологлар җитмәү аркасында. Шушы көннәрдә генә декрет ялыннан соң ярты ставкада тагын бер табиб эшли башлады. Күз травмасы белән килүчеләр, стационар дәваланучылар медицина персоналы озатканда чиратсыз кабул ителәләр. Медперсоналның хезмәт урынында дисциплинаны бозулары дилилләнгәндә чарасы кү-реләчәк.
“Авыл медпунктларында грипптан прививка ясый башладылар. Карт кешеләргә нигә аны өйгә килеп ясамыйлар?
Кәримә ХӘМИДУЛЛИНА.
Карлы авылы.”.
- Прививканы аякларында бөтенләй йөри алмаучыларга гына өйгә барып ясау рөхсәт ителә. Башка очракларда әлеге процедураны өй шартларында башкару тыела.
“Үзәк дәваханәдә озак еллар эшләп, лаеклы ялга киттек. Тик хәзер без үзебезне бөтенләй ят кешеләр итеп тоябыз. Озын чиратлар көтеп, табибка эләгә алмыйча кайткан көннәребез дә бар. Башка районнарда дәваханә пенсионерлары өчен өстенлекләр булганын ишетеп беләбез. Бездә дә шундый берәр мөмкинлек булдырсалар, бик шат булыр идек.
Бер төркем пенсионерлар.”.
- Күптән түгел генә бу хакта район ветераннар советы җитәкчелеге белән киңәшкән идек. Безнең системада 200гә якын пенсионер бар. Алар арасында актив  сайлап куярга кирәк. Сүздә генә түгел, эшләре, активлыклары белән бик көчле элеккеге медицина хезмәткәрләреннән торган оешмалар барын күптән түгел Яшел Үзән шәһәрендә эшлекле киңәшмәгә баргач күреп кайттым. Бездә дә пенсионерларны туплау теләге туды. Мин моны игътибарда тотачакмын. Шул исәптән, дәваханә ветераннары өчен дәваханәгә килгәндә аерым өстенлекләр булдыру юлы да хәл ителәчәк.
Баш табиб газета укучылар “Байрак”ның узган санында кузгалткан сорауларга ачыклык өстәүне дә кирәк тапты.
- “Миңа поликлиникада бер көнне ике кабинетта ике төрле анализга кан бирергә туры килде. Ә минем кан тамырларым бик начар. Мондый очракларда аны бер урында гына алуны оештырып булмыймы,- дигән сорауга өстәп тагын шуны әйтә алам: Монда беренче сәбәп – кан анализлары икесе ике лабораториягә (клиник-диагностикалау һәм иммунология буенча) тапшырылу. Икенчесе –документларны рәсмиләштергәндә хаталар килеп чыкмасын өчен шулай эшләнә. Кан тамырлары начар булучылар бу мәсьәләне поликлиника мөдире Наилә Гыймадиева яисә өлкән шәфкать туташы Илсөяр Һадиева белән хәл итә алалар.
- “1961 елда туганнарны диспансерлаштыру кайчан була?”,- дип кызыксынган сорау буенча шуны өстисем килә: өл-кән категория гражданнар 21 яшеннән алып 99 яшькә кадәр һәр 3ел саен диспансерлаштыру үтәргә тиешләр. Әгәр дә яшегез 3кә калдыксыз бүленә икән сезне поликлиникада көтеп калабыз.
Җавапларыгыз өчен рәхмәт.


Газета укучылардан сораулар белән беррәттән медицина хезмәткәрләренә рәхмәт сүзләре язылган хатлар да күп алдык. Ләкин алар түләүле нигездә генә басыла алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International