Имин интернет дәресләре

2014 елның 11 ноябре, сишәмбе
Күптән түгел барлык гомуми белем бирү учреждениеләрендә Интернет челтәрендә куркынычсызлык буенча Бердәм дәресләр үткәрелде. Аларда укучыларга киберкуркынычларның төп төрләре, таралу алымнары һәм аларга каршы көрәш чаралары турында сөйләделәр. Шулай ук шәхси мәгълүматларны саклау нигезләренә өйрәттеләр, интернет-мошенниклыкның киң таралган төрләре, автор текстларын, музыкаль һәм кино продукциясен законсыз күчергән өчен җаваплылык турында кисәттеләр.
Әлеге дәресләр Федерация Советы, Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы, Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы ярдәме белән, IT-берләшмә-ләр вәкилләре катнашында оештырылды. Укытучылар өчен методик тәкъдимнәрнең махсус комплектлары, “Мәгарифтә Интернет” терминнарның аңлатмалы сүзлеге эшләнде.
2 номерлы лицейның информатика укытучысы Анастасия Мулеева 6 сыйныфта Бердәм дәресне проект эшчәнлеге рәвешендә үткәрде. Дәрес башында Куркынычсыз Интернет турында социаль видеоролик күрсәтелде. Аны тикшергәннән соң укытучы “Ничек үз иминлегең хуҗасы булырга” дигән төп сорау бирелде. Алга таба укучылар шуңа җавап эз-ләделәр. Эш өчен укытучы укучыларны “Закон чыгаручылар”, “Киңәшчеләр” һәм “Программалаучылар” төр-кемнәренә бүлде. Аларның һәрберсенә проблемалы сорау куелды һәм үзара эшчәнлек өчен Web 2.0 сервисы тәкъдим ителде. “Закон чыгаручылар” үз тикшеренүләрен Prezi.com сайтында презентация рәвешендә яздылар. Анда Интернетта сәяхәт иткәндә килеп туарга мөмкин булган хәлләрне анализладылар, кагыйдәләр уйлап таптылар. Иҗади активлыкны стимуллаштыру максатында “Киңәшче-ләр”нең Интернетта имин булып калу өчен үтәргә тиешле кагыйдәләр буенча белемнәрен тикшерделәр. Алар үз нәтиҗәләрен он-лайн тактада Linoit.com сервисы ярдәме белән яздылар. Ә “Программалаучылар” төркеме WikiWall мохитында “Фишингны ничек танырга” тематик он-лайн газетасы булдырдылар.
Укучылар www.razbiraeminternet.ru сайтында санлы грамоталылыкны, Интернеттан нәтиҗәле һәм куркынычсыз файдалануны раслау буенча тестлаштыру уздылар һәм Google компаниясеннән сертификатлар алдылар. Иң яхшылар “Интернет легендасы” мактау-лы титулына ия булдылар. Әти-әниләр турында да онытмадылар – алар өчен белешмәлекләр әзерлән-гән иде.
- Интернет уку, дуслар бе-лән аралашу, ял итү өчен бер дигән һәм файдалы чара. Әмма реаль тормыш кебек Челтәр дә куркыныч була ала,- диде дәресне йомгаклап Анастасия Юрьевна.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International