Татарстанда Казахстан аракысы тыела

2014 елның 11 ноябре, сишәмбе
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органының контроль-инспекция бүлеге октябрь аенда берәр  шәһәр һәм авыл кибетендә Казахстан Республикасында җитештерелгән аракы сатылу турында ике хәбәр алды.
Әлеге факт буенча полиция хезмәткәрләре дә катнашында күрсәтелгән сәү-дә нокталарына барып тикшерү оештырылды. Хәбәр-ләр расланды. Татарстан территориясен-дә сату тыелган Казахстан  аракысы белән сәүдә итүчеләргә карата административ беркетмәләр тутырылды һәм штрафлар салынды.
Рөстәм ХӘБИБУЛЛИН,
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органының контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты.
СҮЗ УҢАЕННАН
Октябрь аенда Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатлары легаль булмаган тәмәке һәм алкоголь әйберләрен контрабандалау һәм әйләнешкә кертү өчен җинаять җаваплылыгы бирүче законга төзәт-мәләр кабул иттеләр. Җинаять кодексының яңа 229.2 маддәсендә 300 мең сумнан 1 миллион сумга кадәр штраф салу яки 5 елгача ирегеннән мәхрүм итү карала. Шулай депутатлар маркаланмаган товар җитештерү һәм сатуны тыючы 171.1 маддәгә дә үзгәрешләр кертергә – зур күләмдә зыян салучыларга карата штрафларны 200 мең сумнан 300 мең сумгача, аерым зур зыян салучыларга 300 мең сумнан 500 мең сумга кадәр үстерергә тәкъдим иттеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International