Буага Рифкать Миңнеханов килде

2014 елның 11 ноябре, сишәмбе
Буада эшлекле визит белән Татарстан Республикасы ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкать Миңнеханов булып китте. Аның катнашында район эчке эшләр бүлегендә узган киңәшмә-коллегия ун айлык эш нәтиҗәләрен анализлауга багышланды.
“Ятып торучы” полицейскийлар саны буенча Буа республикада беренче

Республиканың баш “гаишнигы” алдан статистикага тукталды. Районда быел ун ай эчендә 39 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, анда 8 кеше һәлак булган, 41е төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Кызганычка каршы, саннар узган елгы күрсәткечтән үсеш алган. ДТПларның сәбәп-ләре – юл йөрү кагыйдәлә-рен бозу, исерек, йөртүче таныклыгы булмаган килеш транспорт белән ида-рә итү.
-Рейдлар ешрак булсын. Бу эшкә участок вәкилләре дә  җәлеп ителсен, - ди-де Рифкать Миңнеханов. Соңгылары авылларда юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларны күбрәк ачыкларга тиешләр. Бу уңайдан аларга 3 алкотектор бирелгән, киләчәктә видеокамералар кайтартылу мөм-кинчелеге дә бар.
-Ясалма тигезсезлекләр саны буенча Буа районы республикада беренче урында тора. Бу тизлек яратучыларга каршы яхшы көрәш алымы. Мин мондый үрнәкне Белоруссиядә күреп кайттым. Анда һәр тыкрыкта диярлек “ятып торучы” полицейскийлар, - диде ул.
Киңәшмә ахырында Рифкать Миңнеханов җирле коллегалары алдына яңа бурычлар билгеләде: кү-мәк рейдларны бәйрәм, ял көннәрендә дә үткәрергә, аварияләр еш булган урыннарны күбрәк патрульләргә һәм юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларны ачыклау эшен тагын да активлаштырырга кушты.
Бу көнне республика  ЮХИДИ идарәсе начальнигы гражданнарны да кабул итте. Ул ябык ишекләр артында узды.
Кырыс статистиканы ...балалар “җылытты”
Республика кунагының визиты “Ромашка” балалар бакчасында тәмамланды.





Күптән түгел кайтартылган мобиль автошәһәрчектә аеруча җанлы иде бу көнне – курчак арбасы тарткан, бер-берсен җитәкләгән “җәяүлеләр”, төрле транспортка утырган “автомобильчеләр”, велосипедчылар светофорлар, юл билгеләре кушуы буенча хә-рәкәтләнделәр. Икенче бүлмәдә урнашкан ике автошәһәрчек макеты тирәсендә дә ыгы-зыгы – сабыйлар кулындагы автомобильләр дә, җәяүлеләр дә (алар ролендә – курчаклар) ник берсе юл кагыйдә-сен бозсын!
-Молодцы, плюс белән “бишле” куям сезгә, - дип елмайды аларга Рифкать Миңнеханов һәм яшь инспекторларга “Үрнәк җәяү-леләр” медальләрен такты.
Баш инспектор балалар янында да үз вазифасында калды:






-Ничек, әтиең автомобиль-дә иминлек каешын эләктерәме?- дип сорады бер нәни кызчыктан.

-Әти итәгенә утырам да, рульне үзем тотып барам, - дип әйтеп салды бала.






-Син киләчәктә, һичшиксез, тәртипле йөртүче булачаксың. Ләкин әлегә автомобильне әтиең йөртсен һәм иминлек каешын эләк-терсен, яме, - диде баш инспектор.






Очрашу бергәләп фотога төшү белән тәмамланды.




Форсаттан файдаланып, Рифкать Миңнехановка





берничә сорау юлладык.

- Рифкать Нургалиевич, аварияләр саны буенча Буа районы республикада ничәнче урында?
-Бездә андый статистика юк. Күзаллап кына әйтә алам: беренче һәм соңгы урыннарда түгел, сездә уртача күрсәткеч.
-Юл-транспорт һәлакәтләренең төп сәбәпләре нинди?
-Гади юл йөрү кагыйдәләрен бозуда. Һәрбер авария ул безнең эшчәнлегебезнең тискәре нәтиҗәсе. Бигрәк тә ул үлем белән очланса. ДТПлар санын киметү буенча эш өзлексез алып барылырга тиеш. Җитешсезлекләрне һичшиксез бетерергә. Мин бу хакта бүгенге киңәшмәдә коллегаларыма да катгый әйттем.
-Соңгы вакытта районга Казан ЮХИДИ инспекторлары еш килә. Алар алдында нинди бурыч куела?
- Алар районнарга барып юл йөрү кагыйдәләрен бозу очракларын тикшерәләр. Аннары бу мәгълүмат идарәдә анализлана. Шулай ук җирле коллегаларының эш тәртибен күзәтәләр. Казан инспекторлары өчен Буада барысы да бертигез.
- Республикадан читкә чыгып китсәң, Татарстанда юл кагыйдәләрен бозуларны яздырып баручы “әрҗәләр” күплегенә инанасың. Алар шулкадәр кирәкме?
-Без аларны акча җыю өчен түгел, ә кеше гомерләрен саклап калу өчен куябыз. Быел ун ай эчендә сезнең районда видеокамералар 18684 тизлек режимын бозу очрагын теркәгәннәр. Бу кагыйдә бозучыларның яртысы гына булса да штраф түләп “акылга утырса”, җиһаз үз бурычын үтәгән дигән сүз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International