Полицейскийлар бәйрәм итте

2014 елның 11 ноябре, сишәмбе
10 ноябрьдә район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр.

Праздновали полицейские



Бәйрәм бердәм залп белән, һәлак булганнар һәйкәленә кызыл канәферләр, веноклар куюдан башланды. Ә төп тантана Ял үзәгендә дәвам итте. ОВД коллективы, милиция ветераннары, хезмәт бурычларын үтәгәндә һәлак булучыларның гаиләләре алдында муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов чыгыш ясады.




-Сезнең эшегез авыр һәм мактаулы. Районыбыз тынычлыгын, халкыбызның иминлеген саклауда зур эш башкарасыз. Бүген барыгызга да, шул исәптән ветераннарга, кораллы дезертирлар кулыннан һәлак булган хез-мәткәрләрнең якыннарына да сабырлык, тыныч күк йө-зе, сәламәтлек телим, - диде. Аннан ул эшендә зур уңышларга ирешкән хезмәткәрләргә Рәхмәт хатлары тапшырды.
Коллегаларына карата мактау сүзләренә, бүләкләргә районның “баш” полицейские Айрат Ханбиков та юмарт булды. Ул уңышка ирешүчеләргә Россия Эчке эшләр министрлыгының 1, 2, 3 дәрәҗәдәге “Хезмәттәге казанышлары өчен”, “XXII Кышкы Олимпия уеннары” медальләрен, “Эчке эшләр бүлегендә яхшы хезмәте өчен” күкрәк билгеләрен тапшырды. Аннан сүз хөрмәтле ветераннарга бирелде. Әмир Әбделманов, Касыйм Абдуллин үзләренә алмашка килгән яшь буынның сынатмауларын теләделәр. Бәйрәмнең кадерле кунаклары – хезмәт бурычларын үтәгәндә һәлак булучыларның якыннарына да сүз бирелде. Зал тутырып утырган хезмәттәшләре арасында улының булмавына җаны әрнегән Фәһимә апа Абдрахманова барысының исән-имин булуын елый-елый теләде.
Бәйрәм район һәвәскәрләренең моңлы җырлары белән үрелеп барды.




ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International