Гаилә фермасы хуҗасы нәрсә турында хыяллана

2014 елның 12 ноябре, чәршәмбе
Ырыңгы авылында гаилә фермасы хуҗасы Алексей Кубайкин турында эшчән, тырыш егет дип, фермер Әсрар абый Фәхретдинов язарга тәкъдим итте. Алдан хәбәрләшеп, фермага юл тоттым. Мине каршы алган хуҗаны күргәч бермәлгә аптырап калдым – ул шул кадәр яшь! Аралашканда гаҗәпләнүем дә,   соклануым да артты гына.
Алексейга 27 яшь. Ә терлекләр белән шөгыльләнә башлаганына инде дүрт ел була. Башта элеккеге “Рунга” хуҗалыгының ташландык хәлдәге дуңгызчылык бинасын арендага алып тө-зекләндерә һәм дуңгызлар асрарга керешә. Озак та үтми башлаганны ташларга – африка чумасыннан саклану максатында “каты борын”нарны иткә озатырга туры килә. Бу күңелеңне кайтармадымы дигән соравыма каршы ул:
- Терлек яратам мин. Берсен булмаса, икенчесен асрарга мөмкин бит. Әле мәктәптә укыган чагымда ук җәйге каникулны гына түгел, ике атналык кышкысын да фермада эшләп үт-кәрә идем. Сыер савучы әниемә, терлекче булып хезмәт куйган әтиемә дә һәрвакыт булыштым. Бү-ген исә алар минем уң кулым,- ди Алексей хуҗалыгы белән таныштыра-таныштыра. Ольга Михайловна белән Валерий Анатольевич улларының мондый җаваплы, авыр эшкә алынуыннан баштарак куркып калсалар да, каршы килмәделәр. Хәзер шатланып туя алмыйлар. Ольгага, хуҗалык таркалгач, “Вамин-Буа” агрофирмасына йөреп сыер саву рәхәт булмады шул. Ә монда үзлә-ренә дип эшлиләр.
Шул рәвешле, бинаны сы-ер абзары итеп үзгәртеп корып, быелның апрелен-дә Тверь өлкәсеннән 14 баш сыер алып кайта Алексей. Бүген сөтлебикәләрнең исәбен 40ка җиткергән. Шушы көннәрдә Пенза өлкәсеннән тагын унау кайтарылачак. Алар әлегә карантинда тора.
- Минем өчен малларның авыруларсыз булуы мө-һим. Сыерларның сәла-мәтлеген үзебездә дә даими кайгыртабыз, участок ветеринария табибы Олег Игнатьев, Буа дәүләт ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре белән тыгыз элемтәдә эшлибез. Шул чакта гына җитештерелгән продукцияне курыкмыйча теләсә кемгә тәкъдим итәргә була. Ә сөткә сорау зур бүген. Казаннан кадәр килеп алалар. Аннан артканын үзебездә сөт җыю-чыларга  тапшырабыз,- ди ул. Авырулар бимазаламагач, азык җитәрлек булгач, технология буенча ашаткач сөтнең сыйфаты яхшы, майлылыгының 3,9 проценттан төшкәне юк. Азык муллыгын үз күзләрем белән күреп кайттым. Ферма тирәсе печән-салам төргәкләре белән тулган, сенаж базланган, шулай ук яңабаштан төзекләндерелгән зур бер ангарда иген-фураж саклана, патока алып кайтып торалар, арпа-солы пешереп бирә-ләр. Казаннар да, терлекчеләр бүлмәсе дә утын ягып җылытыла. Экономияле. Маллар астына салыр өчен Ульяновсктан пилорамнан пычкы чүбе алып кайта. Бу малларның сәламәтлеген кайгыртуның тагын бер ысулы.
Эше, маллар турында шул кадәр белеп, яратып сөйли әңгәмәдәшем. Әйтерсең лә, бернинди авырлыгы юк. Әллә аның өчен чыннан да шулай инде?! Чөнки яшь хуҗа моның белән ге-нә  чикләнергә уйламый. Терлекләрне тагын да ишәйтү белән бергә калдыксыз җитештерүне куллануга алырга хыяллана. Беренчедән, күпләп атлар асрарга. Әлегә хуҗалыкта бер генә бахбай бар. Сыерлар алдыннан калган азыкны аларга ашатыр иде. Аннан эшкәртү цехы булдырырга, ә җитештерелгәнне реализацияләү өчен сәүдә ноктасы ачарга тели. Мин аның үз дигәненә ирешәчәгенә ышанам, җәмәгать. Нәкъ менә мине башта гаҗәпләндер-гән яшьлеге, бар дөньясын биләп алган эшне яратуы, омтылышы, дәрте бар. Алексейның инде өйлән-гән, ике бала әтисе икәнлеген, хатыны Татьянаның үзенә охшап эшчән булуын әйтү дә урынлыдыр.
- Мин акчаны җыярга, банк-ка салырга, каядыр ял итәргә барырга яратмыйм. Бар булганны тизрәк эшкә җигәсем, әйләнешкә кер-тәсем килә,- ди егет.  Һәм шулай итә дә. Ел саен бе-рәр миллион сумлык техника сатып алалар. Әлегә кредиттан башка түгел, билгеле. Бүген тагылма белән “КамАЗ”, ике “ГАЗель” автомобильләре, “МТЗ-82” тракторы, чәчү агрегаты бар.  Ә менә җир-не арендага алып тора. Хә-зер аны район башлыгы булышлыгы белән  үзенә рәсмиләштерү артыннан йөри. Шул чаклы эшне башкара алырмы икән, дисезме? Һичшиксез! 1 март-тан көзгә чаклы бройлер чебешләр, каз-үрдәк тә үстереп сата бит әле ул. Су кошлары өчен күле дә бар. Ә менә тавыкларны ел әйләнәсе асрарга җыена. Димәк, йомырка сатачак. Бу уңайдан реконструкция эшләрен башлаган инде. Инде дә килеп, никадәр ке-шене эшле итәчәк Алексей. Андыйлар, бигрәк тә сезонлы хезмәтләр вакытында, бүген дә бар.
Шушы урында героем бе-лән хушлашып торыйк. Ул озакка булмасын, территориясендә тәртип хөкем сөргән, ап-ак итеп агартылган бинасы, коймалары әл-лә кайдан үзенә чакырып торган фермага, җитди, акыллы хуҗа янына кабат килергә язсын иде. Тагын да зуррак эшләр хакында язарга!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International