“Кычкырып торучы” аркылы чыгу урыннары

2014 елның 12 ноябре, чәршәмбе
2 номерлы лицей, М. Вахитов исемендәге гимназия һәм лицей-интернат каршында җәяүле аркылы чыгу урыннары иң мәнсез йөртүченең дә игътибарын җәлеп итәрлек хәзер. Алар аклы-сарылы “зебра”лар һәм кабынып-сүнеп торучы светофорның сары төсе белән ерактан “кычкырып” тора. Яңа стандартлар, аңлашылганча, мәктәпкә йөрүчеләрнең иминлеген күздә тота.
Юл-транспорт һәлакәтләре статистикасы коточкыч: Россиядә узган ел 204068 (!) ДТП теркәлде. Бу алдагы ел белән чагыштырганда 500гә күбрәк. Шуның 19650 очрагы җәяүле аркылы чыгу урыннарында булган. Каза күрүчеләрнең 30 проценты балалар. Безнең районда узган ел балалар катнашында 2 юл-транспорт һәлакәте булды. Мәгариф учреждениеләре каршындагы аркылы чыгу урыннарын яңа стандартлар буенча җиһазлау әлеге статистиканы киметүгә эшләргә тиеш.
Район ЮХИДИ бүлекчәсенең хәрәкәтне оештыру буенча юл инспекторы Семен Власов белдерүенчә, киләчәктә барлык уку йорт-лары тирәләре дә шундый юл билгеләре белән җи-һазландырылачак. Шул исәптән авылларда да. Моннан тыш, транспорт хәрәкәте интенсив булган урамнарда “зебра”дан ике яклап та 50 метр озынлыкта махсус коймалар утыртылачак. Ул теләсә кайсы урында хәрәкәт полосасына чыгарга яратучы җәяү-леләр өчен киртә булачак. Шундый коймалар 2 номерлы лицей янында урнаштырылды.
Венера ГЫЙСМӘТУЛЛИНА, укучы бала әнисе:
- Мин баламны гел мәктәпкә үзем озатам, каршы ала идем. 2 номерлы лицей тирәсендә юлны аркылы чыгу урынының җиһазлануына чын күңелдән сөендем. Башлангыч сыйныфта укучы кызыма да, юлны әйләнеч итсә дә, койма куюларының балалар иминлеге өчен кирәклеген аңлаттым. Башка әти-әниләр дә коймаларны артык киртәгә санамасыннар иде. Үзем дә балам өчен тынычрак хәзер.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International