Шәкүр карак “варислары” йокламый

2014 елның 14 ноябре, җомга
Рәсми булмаган статистика буенча эре терлекләрнең күпләп урлануы вакыты елның октябрь-ноябрь айларына туры килә. Быел бу чорда ике факт теркәлде инде.

Бахбайларга күз салалар
Полициянең участок вә-килләре бүлеге начальнигы Илгиз Шәрипов мәгълү-матына караганда, караклар быел сыер, бозауларга түгел, ә атларга каныгалар. Күптән түгел Ырыңгы авылындагы шәхси хуҗалыктан колыны белән бия юкка чыкты. Караклар авыл кырыенда урнашкан әлеге йортның ат абзарына төнлә кергәннәр. Хуҗалар да, күршеләр дә берни күрмәгән һәм ишетмә-гән. Хәзерге көндә җинаятьчеләр эзләүдә.


Ә “Ак Барс Буа” агрофирмасы 1 номерлы “Тахаръял” филиалының “Победа” бүлекчәсенең Шәмәк авылы фермасыннан берьюлы өч ат югалды. Тикшерү күр-сәткәнчә, каравылчылар эш урынында булмаган, ферма территориясе дә начар яктыртылган. Без бу хакта “Победа” бүлекчәсе идарәчесе Олег Герасимовтан шалтыратып сорашкач, ул киресен расларга тырышты.


- Төнлә ферма территориясендәге барлык электр баганаларында ут яна, биредәге киртәләр дә яхшы хәлдә, капка да бикләнә. Каравылчы ир белән хатын фермадан ерак яшәмиләр, өйләренә кереп киткәннәр, - дип аңлатты. Дөрес, бүгенге көнгә каравылчыларны эштән азат иткәннәр. Ә югалган атларга килгәндә, аларның берсен караклар суеп сатарга өлгергәннәр, калган икесен полицейскийлар Новоселки авылы янында табып алганнар. Хәзерге көн-дә тикшерү бара, дүрт җинаятьчеләрнең берсе тотылган, ул безнең район кешесе түгел, калганнарын эзлиләр.


Караңгылык – караклар дусты


Илгиз Шәрипов белдерүенчә, ел саен терлек урлау очраклары төрлечә булса да, төп сәбәпләре шул ук кала – хуҗаларның тиешле дәрәҗәдә сак чараларын күрмәве. Алар бу җи-тешсезлекләрне акча булмауга сылтыйлар, йә бездә барысы да тәртиптә, ди-ләр. Тик рейдлар киресен раслый. Күпчелек фермаларда территория койма белән тотылмаган, җәйге лагерьларда алар ярым-җимерек хәлдә, капкалар тәүлек буе ачык, кайберлә-ре тиешенчә яктыртылмый. Өстәвенә хуҗалар каравылчыларның үз эшләренә төкереп карауларын акларга тырышалар. Имеш, аларның хезмәт ха-кы аз, бу вакансиягә кеше табуы кыен. Алай гына да түгел, хокук саклау органы хезмәткәрләре ферма территориясендә саклык чараларын ныгыту буенча язмача күрсәтмә биргәч тә, аны үтәргә ашыкмыйлар. Балык башыннан чери тү-гелме?
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International