Фотога төшер һәм җибәр

2014 елның 14 ноябре, җомга
Республикада “Халык инспекторы” пилот проекты старт алды. Аның кысаларында һәркем юлларда хокук бозу очракларын, ДТПларны автомобильнең видеотеркәгечләре, кесә телефоннары, планшетлар аша фотога һәм видеога төшереп ЮХИДИ идарәсенә җибәрә алачак.
Проектның беренче этабында юл йөрү кагыйдәләрен бозуның 8 төре буенча мәгълүмат кабул ителә. Болар – автобус полосасы буйлап хәрәкәт итү, тыючы юл билгесенә сулга борылу, “кызыл ут”ка чыгу, тротуардан бару яки аның өстендә туктау, җәяүлегә юл бирмәү, “яшел” зонада йөрү. Мондый фактларның урынын, көнен һәм сәгатен, закон бозучы автомобиль номерын төгәл күрсә-теп язу сорала.

Халык җибәргән барлык мәгълүматларны Татарстан ЮХИДИ идарәсе хезмәткәрләре тикшерә, мәгълүмат дөрес булса, кагыйдә бозу буенча беркетмә тутырыла, видеоматериаллар dtp-video.tatarstan.ru сайты аша күрсәтелә. Бу проект өчен әлеге сайт белән бергәлектә iOS и Android системалары базасында кесә телефоннары өчен махсус кушымта эшләнелде. Аның буенча теркәлү өчен Татарстан Республикасының дәү-ләт хезмәт күрсәтү порталына керә торган логинны һәм парольне кулланырга кирәк. Шуннан соң фактларны тө-шерү өчен барлык күрсәтмәләрне укырга, материалны һәм заявканы wi-fi тоташтыру аша (алай тизрәк) җибәрергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International