Яшьләрне эчәргә кыстамагыз

2014 елның 14 ноябре, җомга
Россия Федерациясе Дәүләт Думасына 21 яше тулмаганнарга алкогольле эчемлекләрне сатуны гомумән тыю турындагы закон проекты кертелде. Әлеге яшькә җитмәгәннәргә аракы, коньяк, сыра реализацияләүнең берничә факты теркәлгәндә штраф 80 мең сумга кадәр җитәргә мөмкин. Әлеге документта 21 яшькә җитмәгәннәрне эчәргә  кыстаучыларга карата да җаваплылык каралган. Депутатлар фикеренчә, бу эчүчелеккә каршы көчле алым булачак, чөнки егет-кызларның исерткечләрне куллана башлау чоры 16дан 21 яшькә кадәр. Закон кабул ителсә, нәтиҗәсе булырмы? Бу хакта без газета укучылар фикерләрен дә белештек.


Люция КРАСНОВА, табиб-нарколог:
-Мондый тыю файдага. Эш тәҗрибәмнән чыгып әйтәм: алкогольле эчемлекләр кулланучылар “яшәрә”. Яшүсмерләр организмның әле ныгуы чорында “агуланып” калалар. Әлбәттә, һәрбер тыю “идән асты” сәүдәсенең “чәчәк ату”ына сәбәпче була. Ләкин шулай да яшьләрнең көпә-көндез кибеттән аракы яи-сә сыра алуын күрмәбез.


Роза САБИРОВА, ике ба-ла әнисе:
- 19 яшьтәге улым эчүгә сабышты. Үзе авырый да бит әле. Ул сырага киткән акчага тотылган автомобиль алып булыр иде. Ходайга, үзенә ялварганнарымны депутатларга җиткергән ахры. Тизрәк тыйсыннар иде. 21 яше тулганчы булса да, эчмичә торсын иде.
Марина ИВАНОВА, хез-мәткәр:
- Яшьләр ни өчен эчә, чөн-ки олылар эчә. Гаиләсен-дә, урамда, телевизорда бер генә бәйрәм дә, бер генә очрашу да, бер генә кайгы уртаклашу да алкогольдән башка узмаганын күргән бала ник шешәгә үрелмәсен. Баштан сырага, аннары – аракыга. Хә-зер кыз балаларның да һәр кичне сыра шешәсе һәм чипсылар белән үткәрүе гадәтигә әверелеп бара. Тыю гына аз, эчәсе килгән кешегә намуссыз сатучысы да табылып тора. Кешенең үзендә, тәрбиясендә алкогольгә тискәре мөнәсәбәт булырга тиеш. Төпле, калыплашкан фикере булган яшь кешене исерек компанияләр дә, киштәләрдәге шешәләр дә ымсындырмаячак.
Камил СӘГЪДИЕВ, өч егет әтисе:
- Аракыны яшькә карап сатуның уңай йогынтысы булыр дип уйлыйм. Моның белән яшүсмер кечкенә-дән аның яхшы нәрсә булмаганлыгын аңлап та үсә-чәк. Тик шуны әйтәсем ки-лә, безнең балалар үскән-дә  кибеттә аракы һәркемгә дә сатылды, аннан “коры” закон чыкты. Мин барысы да гаиләдән, әти-әни тәр-биясеннән башлана дигән фикердә.  
Люция САФИНА, кибетче:
- Бу законны бик хуплыйм. Кибет кассасына шешә тотып килгән яшьләрне паспортларындагы фотолары белән чагыштырып карыйм. 18 яше тулганнарга да сатасы килми. Бигрәк яшьләр бит. Тик закон буенча ул хокуклы...
Илһам ӘХМӘТОВ, эшче:
-Миңа 20 яшь. Кайчак дусларым белән сыра эчәбез. Бәйрәмнәрдә бераз “көч-лерәген” дә кабабыз. Минемчә, 21 яшькә кадәргеләргә аракы сату тыелса да, барыбер эчүдән туктамаслар. Алар кибеттән аракы, сыра алырга олырак кешене үгетли башлаячаклар. Барысы да кешенең үзеннән тора бит. Эчми торган кешегә бернинди тыючы закон кирәкми, эч-кәне инде Горбачев заманында да җай тапты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International