Баланы бакчага йөртү күпмегә төшәчәк

2014 елның 14 ноябре, җомга
“Садик” бәяләре Яңа елдан соң котырып үсә икән дигән хәбәр соңгы вакытта ата-аналар теленнән төшмәде. Күптән түгел балалар бакчалары һәм ата-аналар арасында өстәмә килешүдә яңа бәяләр бәян ителде. Артым чыннан да куркынычмы?


Шәһәрдә 9 балалар бакчасы икенче категорияле, 3есе –“Йолдызкай” , “Дюймовочка”, “Чишмә” һәм авыллардагы барлык учреждениеләр, катнаш төр-кемнәр һәм эш сәгатьләре кимрәк булганга, өченче категорияле. Икенче категориягә караган мәктәп-кәчә мәгариф учреждениесенә йөртү өчен түләү, баланың яшенә карап, беркүпмегә кыйммәткә төшә.


Хәзер артымны саныйбыз. Әлегә икенче категорияле бакчага йөрүче ясле яшендәге (1дән 3 яшькәчә) бала көн дә садикка китерелсә, айлык түләү 2879 сум тәшкил итә. Яңа елдан соң ул 3224 сум булачак. Ә 3тән 7 яшькәчә төркемнәр-дә йөрүчеләр өчен хәзергә 2776 сум түләнсә, киләсе елдан 3117 сум түли башлаячаклар. Өченче категорияле бакчаларда хәзер түләү(1 яшьтән 3 яшькәчә) 2138 сум булса, гыйнвардан әлеге сумма 2395 сумга җитәчәк. 3 яшьтән 7 яшькәчә төркемдәгеләр 2234 сум урынына 2510 сум түли башлаячаклар.“Йолдызкай” , “Дюймовочка”, “Чишмә”, Карлы, Татар Буасы авылларындагы бакчаларда иң нәниләр өчен ( 1-3 яшь)айлык түләү 2836 сум, олыраклар өчен (3-7 яшь) 2779 сум була. Бала бакчага йөрмәгәндә, белгәнебезчә, килмәгән көннәр өчен туклануга акча алынмый.



Күргәнегезчә, монда коточкыч артым турында сүз бармый. Шулай да бакчаларга бәяләр артып тору күп ата-аналарда ризасызлык уята, алар редакциягә сорау арты сорау яудыралар. Иң еш яңгыраганнарын белгечләргә юлладык.
“Икенче бала өчен түләү 50 процент компенсацияләнә, диләр. Узган айда балам тулы ай йөрде, 2776 сум түләдем. Кайтарыш күпме булырга тиеш?
Гөлия ХӨСНЕТДИНОВА.
Буа шәһәре.”.
Юлия ДРОЗДОВА, “Республика матди ярдәм бүлегенең” 15 номерлы Буа районы бүлекчәсе мөдире:
- Кайтарыш Сез түләгән сумманың төгәл 50 проценты кадәр исәпләнми. Әйдәгез, санап карыйк. 50 процент даими компенсация тулы суммадан түгел, Татарстан буенча ата-ана кертеменең уртача күләменнән исәпләнә. Бу сумма бүгенге көнгә 1246 сум тәшкил итә. 50 проценты – 623 сум. Өстәмә компенсация дә бар. Ул, Сезнең айлык түләүне 100 процент итеп алсак, җан башына кереме 10 мең сумгача гаиләләргә аның 62, 10 мең-15 мең сум булганда 57, 15 меңнән 20 мең сумга кадәргеләргә 47 проценты кадәр исәпләнелә. Әйтик, Сезнең керем җан башына 10 мең сумга кадәр тәшкил итә. Димәк, 2776 сумның 62 проценты 1721 сум 12 тиен чыга. Һәм формула буенча әлеге суммадан 623 сум даими компенсация суммасын алабыз һәм 1098,12 сум өстәмә компенсация килеп чыга. Ә өстәмә компенсация белән 623 сум даими компенсация дә түләнә. Компенсацияләрнең тулы суммасы 1721,12 сум килеп чыга.
“Туганнарымның берсе Татарстанның Саба, икенчесе Тәтеш районында яши. Бәяләр арта дигәч, алардан да сораштым. Аларда Яңа елдан соң бездәгедән берничә йөз сумга азрак түләячәкләр. Аңлашылмый, закон бер булгач, бәяләр кайдан чыгып билгеләнә?
Гөлдинә ХӘЕРТДИНОВА.
Буа шәһәре”.
Наталья КУЗНЕЦОВА, мәгълүмати-методик үзәк методисты:
- Мәктәпкәчә мәгариф учреждениесенә айлык түләү бәяләре 2012 елның 29 декабрендәге “Россия Федерациясендә мәгариф турында”гы Россия Федерациясе Законының 99 маддәсенә, 2003 елның 6 октябрендәге “Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында”гы 131 номерлы Федераль Законның 15 маддәсенең 1 бүлегенең 11 пунктына, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 30 декабрендәге “Татарстан Республикасы мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләре эшчәнлеген норматив финанслау турында”гы 1096 номерлы Карарына һәм Буа муниципаль районы Уставына туры китереп, Буа район башкарма комитетының 2014 елның 29 сентябрендәге “2015 елга Буа муниципаль районының мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләре эшчәнлеген финанслау нормативын раслау турында”гы 462-п номерлы Карары белән билгеләнә.
“Түләү арта, тик моңа карап бакчаларда бернәрсә дә үзгәрми. Бәя үскәч менюда, китаплар, уенчыклар белән тәэмин итүдә үзгәреш көтеләме?
Резеда ЯРУЛЛИНА.
Буа шәһәре.”.
Редалия ЗӘЙНЕТДИНОВА, Буа муниципаль районы үзәкләштерелгән бухгалтерия директоры:
-Туклану шул килеш калачак. Күнегүләрдә шөгыльләнү өчен методик кулланмалар белән ел саен тәэмин итәргә тырышабыз. Уенчыклар белән тәэмин итү авыррак бара. Аларны сатып алуга аерым средство бүлеп бирелми. Средстволар беренче чиратта төрле хезмәтләр өчен түләмгә китә. Әлеге чыгымнардан соң акча калганда, һәр елны чиратлап, бакчаларга уенчыклар сатып алына.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International