Ит белән чир кермәсен

2014 елның 14 ноябре, җомга
Соңгы вакытларда республика юлларында ЮХИДИ хезмәткәрләре белән бергә еш кына “Россельхознадзор”ның Татарстан буенча Идарәсе һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе хезмәт-кәрләрен очратырга мөмкин. Бу бүгенге көндә илдә төрле йогышлы авыруларның эпизоотик халәте киеренке булуга һәм тагын да начараюга таба бару белән бәйле.

Чит илләрдән генә түгел, ә Россиянең төрле төбәклә-реннән тилчә (ящур), дуңгызларның классик һәм африка чумасы, кошларның югары патогенлы гриппы, Ньюкасл авыруы һәм башка хайваннар чирләрен тудыручы вирусларны кертү куркынычы арту аркасында республикада да хәл катлаулы. Шуңа бәйле рәвештә, ветеринария хезмәтчелеге контроле астында булган товарларның биологик һәм азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен аларны озата баручы ветеринария документларын – ветеринария сертификатын яисә таныклыгын тикшерү мәҗбүри. Әлеге документлар барлык терлек продуктларын һәм терлекләрнең үзләрен озата барырга тиеш.


Агымдагы елда “Россельхознадзор” идарәсенең дәүләт ветеринария күзәт-челеге бүлеге хезмәткәр-ләре ЮХИДИ инспекторлары белән берлектә юл постларында 2485 баш мө-гезле эре терлек, 1200дән күбрәк дуңгыз, 20 мең баштан күбрәк кош-корт, 93 мең килограмм тирәсе ит продукциясе һәм ярымфабрикатлар ташучы 487 транспорт чарасын тикшергәннәр. Аның барышында терлекләрне һәм терлекчелек продукциясен күчереп йөртү өлкәсендә ветеринария законнары таләпләрен бозуның 49 очрагы ачыкланган. Алар буенча административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзелгән, хокук бозучылар штраф рәвешендә административ җа-ваплылыкка тартылган.


Бу уңайдан терлекләр ташучы физик, мал һәм кош-корт реализацияләүче юридик затларны тагын бер кат кисәтәсе килә. Авыл хуҗалыгы малларын һәм терлекчелек продукциясен озатучы ветеринария документларсыз күчереп йөрткән өчен гражданнарга РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексының 10.8 маддәсенең 2 бүлеге буенча 3тән 5 мең сумга кадәр, вазифаи затларга – 30дан 40 мең сумга кадәр, юридик затларга 300дән 500 мең сумгача штраф салу каралган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International