Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Буа муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
БУА РАЙОНЫ ҺӘМ БУА ШӘҺӘРЕ ТАРИХЫ
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Яшь гаиләләргә торак
"Якты Алан" торак комплексы
Районның инвестиция паспорты
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары
Район тормышы
Кире элемтә
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Илкүләм проектлар
Программалар, проектлар, бәйгеләр
Электрон хезмәтләр
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль (күзәтчелек)
Статистик мәгълүмат
Бюджет
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы көрәш
Буа муниципаль районы комиссияләре
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Халык дружиналары
Инициатив бюджетлаштыру
Буа муниципаль районының иҗтимагый советы
Ситуацион үзәк
«Сугыш хатын–кыз йөзе түгел»
Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман
Муниципаль-хосусый партнерлык
«Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет – кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Элемтәгә чыгу өчен мәгълүмат
Законнар һәм нигезләмәләр
Мөрәҗәгатьләрнең, гаризаларның билгеләнгән рәвешләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм
Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының социаль өлкә инновацияләре үзәге
Татарстан Республикасы коммерциягә карамаган оешмалар порталы
«Матбугат хезмәте»
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Элемтәләр
"Байрак" ("Знамя, Ялав") газетасы
Документлар
Прокурор җавабы актлары
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ КОНСТИТУЦИЯСЕ
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Статуслы документлар
Документлар проектлары
Буа муниципаль районы Советы карарлары
Буа муниципаль районы башлыгының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Буа муниципаль районы Башкарма комитетының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Халык өчен мәгълүмат
Илкүләм террорчылыкка каршы комитет хәбәрчесе
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Норматив-хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза
Шәһәр төзелеше
Муниципаль районнар
Буа муниципаль районы
Лосьоннан бәла
2014 елның 14 ноябре, җомга
Кибетләрдә сатылучы гади лосьонның “яманаты” турында бер көндә берничә кешедән ишеттем. Берсенең ире шуны эчкәч тәмам котыра, нәрсә эшләгәнен белми, икенчесенең чүт үлемнән калган, кайсының йорт алдындагы чүплек савыты гел шуннан бушаган флаконнар белән тулган.
Адав-Толымбай авылында яшәүчедән дә редакция почтасына кибеттә сатылучы “фанфуриклар” эчеп, дөньясын онытып йөрүче-ләр турында хат килеп төште. Менә сиңа, шешәдәге 20 сумлык бит тиресен чистарткыч сыеклык халык дошманына әверелгән.
Иң беренче эш итеп Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органының контроль-инспекция бүлегенең белгеч-эксперты Рөстәм Хәбибуллинга сорау юлладык:
- Кибетләрдә андый лосьонны сатарга ярыймы?
Җавап тискәре булмады:
-Ул бит эчәргә түгел, биткә, тәнгә сөртергә дип сатыла. Әнә, шешәсе тышына “эч-кә кабул итү тыела” дип язылган, - ди белгеч.
Кызыксынып, бушаган “фанфурик”ны өйрәнәм. Шешә тышына, чынлап та, эчәргә ярамый, дип катгый итеп язылган. Җитештерүче болай тикмәгә кисәтми бит инде!
Менә кызык, кешеләр шул аңлашылмаган сыеклыкны сатып алалар һәм эчә-ләр?! Җәмәгать, ни өчен шулкадәр үз-үзеңә дошман булырга һәм күрәләтә гомерне кыскартырга? Хәер, дерелдәп торган куллары белән кибетчегә акча сузучы эчкечегә бу минутларда барысы да барыбер. Кибетче сатмаса, ялынып булса да, алачак. Әлеге “шешәдән” соң “башы китәме”, дәваханәгә эләгәме, гаиләсендә тавыш чыгамы, анысы турында уйларлык дәрәҗәдә булмый “фанфурик” сораучы.
Бәлки, сатучылар, кибет хуҗалары, бу бәлагә аек карарлар? Әлеге лосьон якынча 20 сум тора (эчкечеләрне шул арзанлыгы белән җәлеп итә дә), аннан табыш та өч тиенлек кенәдер. Гади лосьон гаилә-ләрдә тавыш чыганагына, котырткычка, агулаучыга әверелгәч, бәлки, чыннан да, аны алып та кайтмаска, киштәләргә тезмәскәдер? Ә матурланырга яратучылар гафу итәрләр, минемчә. Сезнең аңлы карашыгыз, намусыгыз хәзер бик кирәк.
Илсөяр ГАЯЗОВА.
Люция КРАСНОВА, табиб-нарколог:
- Әлеге “косметик лосьон” исеме астында сатылучы сыеклык аны эчкәндә мидә психик үзгәрешләр китереп чыгара. Кешенең үз-үзен тотышы сәерләнә. Организм агулана. Агуланулар үлемгә дә китерергә мөмкин.
Оценить материал и/или оставить мнение
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
май, 2026 ел
2026 ел башыннан Татарстанда 60 меңгә якын гаилә ана капиталы акчасын балаларының белем алуына юнәлдергән
Сертификатның күләме индексацияләнде һәм беренче бала туган гаиләләр өчен ул 728 921,90 сум тәшкил итә. Сертификаттан файдалану хокукыннан беренче бала тугач файдаланмаган очракта, икенче бала туганнан соң пособие күләме 963 243,17 сум булачак.
1 июньнән ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче татарстанлылар ике яки аннан да күбрәк бала үстерүче эшләүче ата-аналар өчен түләү рәсмиләштерә алачак.
Әлеге төр түләүне алуга 18 яшькә кадәрге (уку йортының көндезге бүлегендә укучылар 23 яшькә кадәр) ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче эшләүче ата-ананың (шулай ук уллыкка алучыларның, опекуннар һәм попечительләрнең) икесенең дә хокуклары бар.
24
май, 2026 ел
2026 елның 25 маена Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның оператив көндәлек фаразы
Алмашынучан болыт. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен, көндез локаль боз булуы ихтимал. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан 6-11 метр тизлектә, урыны белән 15-20 метр тизлектә.
22
май, 2026 ел
2026 елның 23 маена Буа МР территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның оператив көндәлек фаразы
Алмашынучан болыт. Явым-төшем сизелерлек түгел. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан 5-10 м/с, көндез урыны белән тизлеге 14 м/с ка кадәр җитә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз