Олы йөрәкле Рауза апа

2014 елның 14 ноябре, җомга
Каенлык авылында Рауза апа Мусина йорты иң матуры – урамда очраган апалар шулай дип юл күрсәттеләр. Әле нарат исе дә бетәргә өлгермәгән сап-сары бүрәнәле өй, чыннан да, тыштан да, эчтән дә искиткеч. Ә хуҗасы шат күңеле, ачыклыгы, ихлас елмаюы белән аны тагын да кабатланмас итә. Якын туганыдай шатланып каршы алган, ялыктырмый торган көр тавышлы Рауза апаны тыңлавы рәхәт. Ә сөйләгәннәре кызыклы да, гыйбрәтле дә. Үткәннәрен хә-терендә яңартып, ул әле авыр сугыш елларына, әле бернинди авырлыкларны белергә теләмәгән беренче мәхәб-бәтле яшьлегенә алып кайтты, әле бүгенгесен бәян итте.


Кечкенә дә, төш кенә


Тумышы белән Апас районының Коштаулы авылыннан ул. Бөек Ватан сугышы башланганда Раузага 14 яшь була. Авылдан биш кыз Тәтештә тракторчыга укып кайталар. Рауза аларда ярдәмче булып эшли башлый, “корыч айгыр”ны үзе дә иярли. Бервакыт чын айгырга атландырып Дәүләки авылындагы МТСка запас частьләр алырга җибәрәләр аны. Камалов дигән җитәкче ат өстендәге орчык кына буйлы кызчыкны күргәч телсез кала. Бермәлдән:
- Синең йөрәгең ничә? Кайсы бирегә җибәрергә җөрьәт итте?- дип сорый. Тимер-томырларны исән-имин алып кайтып җитә кыз, иң биек чәчкечкә басып ат өстеннән төшә. Иптәшләре үзен бу батырлыгы өчен һавага чөяләр. Ә хезмәт юлындагы тырышлыгын хөкүмәт җитәкчелеге медальләр, күкрәк билгеләре белән бәяли. Берсен –“1941-45 еллардагы Бөек Ватан сугышында данлы хезмәте өчен” медален ыспай гына киенгән ике ир-ат кырга килеп тапшыралар. Үзләре русча сөйләшәләр. Хәреф танырга да үзлегеннән өй-рәнгән, русчасы чамалы булган кыз аларның “үзе кечкенә генә, йөрәге зурдыр аның, әле алтын медаль дә алырсың” дигәннә-рен аңлый. Ә менә “симпатичная” сүзе...
- Онытмасам ярар иде дип аны көне буе кабатлап йөрдем, авылга кайткач сорап белдем – матур, сөй-кемле дигәнне аңлата икән,- ди Рауза апа кеткелдәп. Ниндидер тантанага Мәскәүгә дә чакыралар әле.
- Хәзер “министр” балаларым әллә кая да җибәрер-ләр иде, ул чакта акча булмады шул,- дип искә ала авыр вакытларны. Шушы дәһшәтле сугыш елларында авылдашларыннан никадәр рәхмәт сүзләре ишетте ул. “Кәнсәләрдә” телефон янында утыра, үзе әйтмешли, “исполнитель”, ягъни йомышчы вазифасын башкара иде. Ачлыкка түзә алмыйча ындыр табагыннан, кырдан яшереп бөртек алып кайтучыларны җитәкчеләр тотканда, ашлыкларын нәкъ идарәдәге бер бүлмәгә китереп бушаттыралар иде. Раузаның аннан ачкычы бар. Бөтен кеше китеп беткәнне көтеп тора да, урланганны кире “хуҗаларына” өләшеп чыга. Ә берсендә кул тегермәнен кардан сөйрәп илтә. Кире кайтканда эзен бутап бара. Тегер-мән хуҗалары балаларының балаларына да Раузаны онытмаска, догаларыннан калдырмаска әйтеп калдыралар.
- Шул рәхмәтләр яшәтәдер мине,- ди Рауза апа. Әле ничә тапкыр үлемнән дә кала ул. Чүп утаган җирләреннән бергә Зөягә су коенырга төшкән өч иптәш кызы бата. Тагын атта 3 центнер ашлык белән каплана. Юлына бүреләр тө-шүен әйтеп торасы да тү-гел. Берсендә авыл уртасында сырып алалар. Тик тимиләр, ә шул төнне фермадагы 40 сарыкны буып чыгалар. Икенче юлы тракторда Мәрзия дигән кыз белән, икебезне бергә ашасыннар дип, кочаклашып утыралар.
Каенлыкта да
үзен яраттырды
Моннан 60 ел элек Каенлыкка килен булып төшә. Сәлимҗаны белән 43 ел бергә бер дигән итеп яшиләр, биш бала үстерә-ләр. Балаларын да өлкән-нәрне хөрмәтләргә, ярдәм итәргә өйрәтеп үстерә-ләр. Авылда ялгыз яшәүчеләр Мусиннарның булышлыгын күп тоя. Рауза апа җиде әбине карап, соң-гы юлга озата. Уллары Хә-тәм Буада укыганда торган йортка да килеп җитә – утынын да кертешә, башка эшләрдә дә ярдәм итә. 107 яшенә кадәр яшәгән әби белән тәмам туганлашып бетәләр. Йөрәге чыннан да олы аның – иренең беренче никахтан балаларын кире какмады. Әниләре үлгәч, тагын да якынайдылар.Ул теккән киемнәрне, бәйләгән челтәрләрне, төп салган итекләрне санап бетерерлекме соң?!
- Алты түгел, бер эшемне дә кешедән эшләтмәдем,- дияргә ярата ул. Әле соңгы елларга кадәр озын баскычлар күтәреп, күрше-кү-ләннәренең морҗаларын балчык белән сылап бир-гән. Хәзер дә тик тормый 87 яшьлек Рауза апа (әби дип әйтергә тел әйләнми) – өен ялт иттереп тора, юылмаган кер, савыт-саба тотарга яратмый, намаз, догалар укый. Коштаулы тарихы турында язылган китапны да бер генә тапкыр укымады – барысы да якын бит. Ә менә күзлек кияргә уйламый да. Бүгенге көндә исән дүрт баласына, сигез оныгына, җиде оныкчыгына оекбашлар, мунчалалар бәйләп бүләк итә, кунакка кайтканда каршы ала-озата, аларның тормыш-көнкүрешләре белән кызыксына, уңышларына шатлана. Ульяновск шәһәрендә яшәүче Хәтәм быел нигезгә яңа йорт салганда эшләүчеләргә 90 көн буе көненә икешәр тапкыр мунча яккан. Кыскасы, энергиясенә, терелегенә, кызыксынучанлыгына таң калырлык. Кунакларга да соңгы елларда гына йөрми башлаган.
- Мәрхүм ирем белән бер генә мәҗлесне дә калдырмадык, теттереп бии идек. Хәзер генә аякларым авырта,- ди. Анысын үзе генә беләдер, җитезлегенә карап, һич кенә дә болай уйлап булмый.
Рауза апа янында берничә сәгать вакыт сизелми дә үтеп китте. Улы белән килене Фәридә дә, Кайбыч авылыннан хәлен белергә килгән кызы Дания дә, аның күршеләре Наилә белән Илсөяр дә инде ничәнче кат ишеткәннәрен онытылып тыңладылар, төрле вакыйгаларны искә алдылар.
- Аның белән рәхәт, авыр сүз әйтми, үпкәли белми,- диләр.
Менә шундый ул тынгы белмәс, олы җанлы Рауза апа. Хушлашканда барыбызны кочаклап, тагын килегез, дип озатып калды. Килербез, Алла теләсә, син генә исән бул!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International