Үз эшенә гашыйк

2014 елның 19 ноябре, чәршәмбе
Кызларча җиңел атлап редакциягә килеп кергәч тә, зур күзләре белән мөлаем көлемсерәп, “миңа илле бит” дигәч тә, ышанасым килмәде. Юк, нәрсә әйтсәгез дә, Илһамия Сабирҗанова өчен Алтын юбилей ...ул бары тик түгәрәк дата гына.

Укытучы баласы
14 ноябрь – Бөтендөнья логопед көне.
-Ничек туры килә бит, әй-дәгез, һөнәрегез турында сөйләшүдән башлыйк. Логопедлар “штуклап” кына бит алар, - дип башлаган идем. Илһамия бүлде:
-“Тумышым” белән укытучы мин. Табиб булырсың, дип үгетләгән саен сигезне бетердем дә, Чистай педагогия училищесына документлар илттем. Чөнки анда укытучы әнием Лира Хафизовна укыган, ә минем өчен педагогтан башка һөнәр дөньяда юк. Әле ярый өйдән бик ерак чыгып киткәнемне үз вакытында аңлап алып, укулар башланганчы Тәтеш педагогия училищесына күчтем, - дип сөйләп китте ул.
Яшь укытучы туп-туры туган авылы Боерганга кайта, читтән торып педагогия институтына керә, рус теле укыта. Укучылары үзеннән дүрт-биш яшькә генә кечерәк. Катырак шаулаша башласалар, әнисе әкрен генә сыйныф ишеген шакый – хәлне белә иде.
-Кызым, балаларга “икеле” куйма. Укучы начар билге ала икән, гаепне укытучыдан эзләргә кирәк, - дип өйрәтте остазы.

Комсомол...кавыштырды

Инициативалы, җаваплы, идеяләр “генераторы” – мондый кадрлар кайда да кадерле. Илһамияне комсомолның район комитетының өченче секретаре итеп сайлау очраклы тү-гел, билгеле.
-Бер әйбер дә тамга өчен эшләнмәде. Комсомол оештырган төрле чараларга билетлар табып булмый иде. Ул КВНнар ничек мавыктыргыч үтә иде. Әле дә хәтерлим, Боерган мәктә-бе командасы 2 номерлы лицейны отты. Тамашачыга “шок” булды, - дип искә ала юбиляр. Бүгенге яшь-ләр күп нәрсәдән мәхрүм. Андагы янып-көеп йөрү-ләрне бернинди компьютер да, интернет та алмаштыра алмый, дип саный ул. Илһамия өчен комсомол “ностальгия” генә түгел, ул аның язмышы да булды. Комсомол аны булачак тормыш иптәше Илфат белән кавыштырды...

“Кугамай” сүзе 10 сум тора

Менә, логопед Илһамия Сабирҗанова турында сөйләргә дә чират җитте. Әлеге “модалы” сирәк һө-нәрне балалар бакчасына кертүче районда ул булды. Мәктәп логопеды, бик көч-ле белгеч Дилә Мирзаевна Бикбавова үз тәҗрибәсе белән бүлеште. Хәер, Илһамия үзе дә чын логопед булып җитешү өчен вакытын да, акчасын да кызганмады. Мәскәүдә бер миллион сумлык (туксанынчы елларда) курсларда шөгыльләнде, башкаланың социаль гуманитар институтының логопедия факультетын тәмамлады. Хәзер ул районда бер номерлы белгеч.
-Авазларны “йоту” бала чакта зур кимчелек саналмый, ә үсә төшкәч трагедиягә әверелә, хәтта карьера үсешенә юлны бикли. “Дәвалау”га тизрәк керешкән саен әйбәтрәк, - ди Илһамия. Әйе, дәвалау сү-зе чыкканга гаҗәпләнмәгез, логопед ул медицина хезмәткәре дә, педагог та.
-Уңай нәтиҗәгә “өчлек” бердәмлеге белән генә ирешергә була. Баланың, логопедның гына түгел, әти-әнинең дә зур тырышлыгы кирәк, ди белгеч. Әнә, кечкенә вакытта к, г, х авазларын әйтә алмаган баланың бүген “җырлап” сөйләп “отлично”га укуы сөендерә аны.
Бервакыт к, г авазларын әйтә алмаган чуаш телле бала Илһамия булышлыгы белән дөрес сөйләшергә өйрәнгәч, әбисе оныгы “кугамай” (дәү әни дигән сүз) дигән саен сөенеченнән 10 сум акча бирә икән.
Программалар авторы
“Кояшкай” балалар бакчасында эшләүче Илһамия Сабирҗанова бүген инде коллегалары белән үз тәҗ-рибәсе белән уртаклаша. Республикада үткәрелгән “Авторлык программалары һәм методик эшләнмәләр” конкурсында аның эше икенче урынга лаек булды.Ул Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы Мактау грамотасы иясе. Комсомол активлыгы да үзе белән калды – җә-мәгать эшләрендә актив, 22 елдан бирле һөнәр берлеге комитеты рәисе, кешеләр иминлеге аның өчен беренче урында тора.
Менә шундый кирәкле, хөрмәтле булып, кеше-ләргә яхшылык теләп яшәү – тормышның мәгънәсе Илһамия өчен.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International