Вакыт һәм сыйфат – ремонт дуслары

2014 елның 21 ноябре, җомга
Кыр эшләреннән бушаган агрегатларга дефектовкалау үткәреп, аларны көзеннән төзекләндерү акча средстволарын экономияләү мөмкинлеге бирә. Күп хуҗалыклар моның нәтиҗәлелеген күптән аңладылар.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, “Авангард” агрофирмасында, “Ак Барс-Буа” агрофирмасының 2 номерлы “Дружба” филиалында, “Коммуна” җәмгыятендә, тагылма җиһазларны төзекләндереп, кышкы саклауга куйганнар инде. “Агрохимсервис” җәмгыятенең “Ямбулат” ярдәмче хуҗалыгында тракторларны да әзерлек сызыгына бастырганнар. “Кыят”та да аларны төзекләндерүне төгәлләп киләләр. “Коммуна”да “корыч айгыр”ларның 65 проценты әзер. Биредә механизаторларга эшләү өчен уңайлы эш шартлары булдырылган. “Ак Барс-Буа” агрофирмасының 1 номерлы “Тахаръял” филиалының “Восход” бүлекчәсендә тагылма җи-һазлар ремонтланып бет-кән, “Победа”, “Правда” бү-лекчәләрендә бу эшне 1 декабрьгә төгәлләргә планлаштыралар. Агрофирманың 3 номерлы “Ни-ва” филиалының “Толымбай” бүлекчәсендә дә тракторлардан кала барлык төр туфрак эшкәртү һәм чәчү машиналарын төзекләндереп бетергәннәр. “Алших” бүлекчәсендә график буенча декабрьдә тө-гәлләнәчәк. “Вамин-Буа” филиалының “Волга” бү-лекчәсенең Иске Тинчәле машина-трактор паркында тагылмалар шулай ук әзер. “Татарстан” бүлекчәсендә аларның 55 проценты ремонтланган. “Бола” агрофирмасы механизаторлары да төзекләндерүне вакытыннан алда төгәлләүгә ирештеләр.
“Дружба”ның Мөкерле машина-трактор паркында бу эшнең торышы белән үзем танышып кайттым. Парк бикле капка белән каршы алды. Территория рәшәткә белән тотып алынган. Ди-мәк, биредә ремонт төгәл-ләнгән һәм техника яхшы саклана. Филиалның баш инженеры Владимир Носов белән кышкы саклауга куелган агрегатларны карыйбыз. Техникага сакчыл караш сизелә. Сабаннарның төрәннәрен, чәчкеч-культиваторларның коррозиягә бирешә торган урыннарын буяп куйганнар. Остаханә мөдире һәм тракторчылар бригадасы бригадиры Василий Матвеев җитәкчелегендәге егетләр Владимир Липатов, Владимир Тюплин һәм Владимир Аланов чәчкечләрне октябрь аенда сафка бастырганнар. Тырмаларны тимерче Юрий Туктаровтан да оста төзәтүче юк бире-дә. “Дружба”да зур егәрлекле тракторлар, комплекслар күп. Әнә, Александр Степанов идарә ит-кән “Нью-Холланд-530” тракторы, 9 “ДТ-75”не алмаштыра. Әгәр дә беренчесе 1 гектар чәчү җирен эшкәртү, чәчү өчен 10-11 килограмм ягулык сарыф итсә, икенчесенә моңа 85 килограмм кирәк.
- Менә бу “Фендт” тракторына Петр Барабанов ида-рә итә. Бик уңган механизатор ул. Туфрак эшкәртү агрегатларын да үзе ремонтлап куйды,- ди Владимир Носов.
Шунысын да әйтергә кирәк, “Дружба”да кырчылык тармагына куелучы технология таләпләрен дә төгәл үтиләр һәм югары уңыш алып киләләр. Быел уңганнар агрегатларны нәтиҗәле файдаланып, агрочараларны үз вакытында башкарып, шикәр чөгендеренең һәр гектарыннан уртача 301 центнер җыеп алганнар. Мөкерледә бу күр-сәткеч 392 центнер тәшкил иткән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International