“Буа егетләрен үзебездә калдырабыз”

2014 елның 21 ноябре, җомга
Район җитәкчелегенең егетләребез армия хезмәте үтүче хәрби частьлар белән хезмәттәшлек итүе, шефлык ярдәме күрсәтүе матур традициягә әверелде.

Бу юлы да анда бару өчен күчтәнәчләр, бүләкләр әзерләнде, үзешчәннәр җыр-биюләр сайладылар. Район башкарма комитеты җитәкчесе Сәлим Даутов җитәкчелегендә, әти-әни-ләрдән, хәрби комиссариат вәкилләреннән торган делегация бездән 1450 километрлык юлга кузгалдык. Алга – Свердловск өл-кәсенең Елань бистәсенә.

Дивизиянең уку-укыту үзә-ге территориясенә чит кешеләр тиз генә үтеп керә алмый. Безне часть командирының беренче урынбасары Владимир Перепелица каршы алды. Әти-әни-ләрне уллары янына казармаларга урнаштырдылар. Алших авылыннан Алена Казакова улы Владиславны күреп, аның шундый уңайлы шартларда хезмәт итүен белгәч, шатлыгыннан елап та җибәрде. Абыйсын күрергә дип барган Михаилга да армия тормышы бик кызык тоелды. Иске Суыксу авылы егетләре Фәнил Хөсәенов, Илсур Хәлимов һәм Альберт Гайнетдинов автомобиль ротасында хезмәт итәләр. Буалылар Рафаэль Әхмәтҗанов белән механик Игнатий Мелихов йөртүче һөнәрен үзләштереп, хезмәтләрендә яхшы күрсәткечләргә ирешкән-нәр инде. Илнур Хөсәенов, Павел Козлов, һәм Максим Творогов та Ватан алдында торган хәрби бурычка тугры булып хезмәт куялар. Максим ротада ату коралының оста төзүчесе ди-гән исемне горур йөртә.

Бирегә һәр килүебездә яңалыкка тап булабыз. Бер ел эчендә генә солдатларның хезмәт һәм яшәү шартларын яхшырту буенча күп эшләр башкарылган. Физкультура белән шө-гыльләнү өчен махсус бүл-мә булдырылган. Анда нинди генә спорт җиһазы юк. Аякларыңны яздырырга велотренажер да бар. Юыну бүлмәләренә заманча чит ил кер юу машиналары, душ кабиналары урнаштырылган. Чәчтарашханә, икенчесендә өс һәм аяк киемнәрен киптерү бүлмәсе. Хәрбиләр ел фасылына карап киендерелә, өч төрле аяк киеме бирелә. Моннан тыш, тулы комплектлы спорт киемнәре бар. Тәмәке тартмаучыларга ай саен берәр килограмм конфет бирелә. Солдатларның ялларын күңелле үткәрү өчен дә би-редә ниләр генә эшләмиләр. Китапханәгә кереп, төрле авторларның китапларын, газета-журналларын укый алалар. Гарнизон клубында кинолар күр-сәтелә. Музыка белән дә шөгыльләнергә дә шартлар булдырылган. Алар буш вакытларында төрле уен коралларында уйныйлар. Төнлә белән казармадан рөхсәтсез чыгып булмый. Анда бер офицер, сержант кизү тора.







Туклануга килгәндә ул югары баскычта. Менюда йомырка, сөт, атланмай, берничә төрле сок, сыр, яшел-чә, кайнар ашның һәм салатларның берничә төре урын алып тора. Солдатлар ашханәдә кизү тормыйлар, бөтен эшне дә ялланып эшләүчеләр башкара.
Икенче көн солдатлар бе-лән очрашу уку-укыту үзә-генең мәдәният йортында дәвам итте. Анда катнашырга иң яхшы хезмәт итүче солдатлар гына чакырылган иде. Очрашуны дивизия командирының беренче урынбасары Владимир Перепелица башлап җибәрде:
- Татарстан Республикасы  җитәкчелеге һәм сез үзегезнең солдатларның хә-лен һәрдаим белеп, булышып торасыз. Хәрби хез-мәткә физик һәм теоретик белемле булулары белән башкалардан күпкә аерылып торалар. Алар хәрби күнекмәләрне, һөнәрләрне тиз үзләштерәләр. Шуңа күрә дә аларны сержант дәрәҗәсе һәм хәрби һө-нәрләрен үзләштергәч, үзебездә калдырырга тырышабыз. Бу юлы да ерак араларны якын итеп зур әзерлектә килүегез, күчтә-нәчләрегез, бүләкләрегез һәм концерт программагыз өчен зур рәхмәт,- диде ул.








Район башкарма комитеты җитәкчесе Сәлим Даутов, хәрби комиссар Радик Төх-фәтуллин солдатларга җы-лы теләкләрен ирештереп, яхшы хезмәт итүләрен теләделәр:
-Ай саен чакыру комиссия-сенең эшенә нәтиҗә ясыйбыз. Башка төбәкләрдәге частьларда хезмәт итүче егетләребезнең дә хәллә-рен белешеп торабыз. Туган якларына кайткач, эш-кә урнашуда булышабыз. Үзебезнең солдат елларын искә төшереп, көнләшеп тә куйдым әле,- диде Сәлим Даутов частька район җи-тәкчелеге исеменнән     кыйммәтле бүләкләрен, күчтәнәчләрен тапшырды. Җырчылар Виктор Моисеев, Илназ Хәсәнҗанов, Гүзәл Салаватова, Оксана Алексеева, Адилә Солтанова, Сиринә Хәсәнҗанова,  “Альянс” бию төркеме, алып баручы Рөстәм Әх-мәдуллин өч сәгать дәвамында иң матур чыгышларын бүләк иттеләр.
Җавап сүзе белән дивизия командиры, генерал-майор Алексей Луговой болай диде:
-Бүгенге чараны оештыручыларга, аеруча муницицаль район башлыгына үзләренең егетләре белән очрашу оештырулары, һәрдаим кайгыртулары өчен рәхмәт. Сезнең егет-ләр бик уңганнар, коллективта дустанә атмосфера тудыра беләләр, хәрби һө-нәрләрне уңышлы үзләш-терәләр, алган белемнәре буенча имтиханнарны яхшы билгеләренә генә тапшырып, тиешле хәрби белгечлек алып, хезмәтлә-рен башка частьларда дә-вам итәләр. Буа егетләренең күпчелеген үзебездә калдырырга тырышабыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International