Яңа Шәйморзада уңганнар күп

2014 елның 21 ноябре, җомга
Терлекчелек һөнәре бик авырлардан булса да, районда бу тармакта 35-40 ел эшләүчеләр дә шактый. Шундыйларның берничәсе белән “Ак Барс Буа” агрофирмасының 4 номерлы “Вамин Буа” филиалына баргач очраштык.
Бүген инде лаеклы ялда булган Сәлимә Вәлиуллина район данын күп тапкырлар республикада үткәрелүче савымчылар бәйгесендә яклады, алдынгылар арасында булды. Әле дә яшьләргә биргесез җитез ул, яраткан эшеннән аерылырга да җыенмый.
- Саулыгым булганда эшлим әле. Хезмәтемне яратам. Җитәкчелек тә хезмәт шартларыбызны яхшырту буенча җитди чаралар күрә. Заманча “ДеЛаваль” саву агрегатлары урнаштырылды,- ди ул. Сыерларга яратып, кушаматлары белән эндәшә.
- Менә монысы, Сандугач, өченчегә бозаулады, тәүлегенә уртача 20 килограммнан да ким сөт бирми,- дип өстәп куйды танышым.
Руфия апа Әхмәдуллина да, кем әйтмешли. гомерлек сыер савучы – 35 ел шушы хезмәттә. Уналтынчы елын янәшәсендә эшләүче Гөлнара Яфизова – укучысы. Остазы аның хезмәтеннән канәгать. Гөлфизә Вәлиуллинаның терлекчелектә 25 ел гомере узган. Руфия Хөсәенова фермага унбиш яшеннән эшкә килгән. Шуннан бирле 36 ел вакыт сизелми дә узып киткән. Дүрт айга кадәрге яшь бозауларны карый ул. Бүген алар 80 баш исәпләнә.
- Шуның кадәр терлекне ничек карап өлгерәсез? – дип гаҗәпләнәм.
- Бу әле аз. 300 баш бозау караган еллар да булды,- диде ул.
Утыз елдан бирле ферма мөдире булып эшләүче Фәрит Хәбибуллинның да башкарган хезмәте мактауга лаек. Яңа Шәйморза товарлыклы-сөтчелек фермасының уңай нәтиҗәләргә ирешүендә аның да өлеше зур. Ә Яңа Шәйморза терлекчеләре агрофирма карамагына кергән хуҗалыклар арасында алдынгылыкны бирмиләр. Бу күптәннән шулай. Бүген биредә һәр сыердан уртача 11,4 килограмм сөт савалар. Узган елда үз карамакларындагы маллардан уртача 6500 килограмм сөт савып алганнар. Әлеге күрсәткечне арттырырга бөтен мөмкинлекләре бар яңашәйморзалыларның – терлек азыгы мул әзерләнгән, тырыш хезмәтчәннәре “эшлим” дип торалар.
“Вамин-Буа” филиалына күптән түгел генә җитәкче итеп билгеләнгән Рәис Ибраһимов биредәге эш шартлары, терлекчеләр белән якыннан танышырга дип килгән иде. Терлекчеләр бүлмәсендә барысын да уртага салып сөйләштеләр, киләчәккә планнар билгеләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International