Дәвалану күпмегә төшә

2014 елның 21 ноябре, җомга
Сентябрьдән дәваханәдә дәваланып чыкканда, хәтта табиб кабул иткәч тә, пациентларга аны савыктыруның күпмегә төшкәне күрсәтелгән белешмә бирелә башлады. Әлеге документ ни өчен бирелә соң?
Илсур ГАРИПОВ, Татарстан Республикасы мәҗбүри медицина иминиятләштерү территориаль фондының Буа шәһәрендәге филиалы директоры:
- Белешмәләр Россия Федерациясе Президентының мәҗбүри медицина иминиятләштерелгән затларны шәхси мәгълүматлаштыруның яңа формасын кертү турындагы йөкләмәсен үтәү йөзеннән бирелә. Россиянең 9 субъекты, шул исәптән Татарстан Республикасы да, алда атап үтелгән мәгълүмат бирү системасын гамәлгә ашыру буенча эксперименталь мәйданчыкка әверелде. Калган регионнарда ул киләсе елдан планлаштырыла.
Сынау проектында республиканың 65 медицина оешмасы катнаша башлады, ә 1 ноябрьдән Татарстанның мәҗбүри медицина иминиятләштерү полисы буенча медицина ярдәме күрсәтүче барлык поликлиникалары һәм дәваханәләре пациентларга дәвалау хакы турында мәгълүмат бирергә тиеш. Әлеге тәртип нигезендә һәр пациент стационарда яисә амбулатор учреждениедә дәвалау тәмамланганнан соң , кирәкле медицина документациясеннән һәм дәваханәдә авыру чорына бирелгән документтан (больничный лист) гайре дәвалау вакытында алынган медицина хезмәт күрсәтүләре хакы турында белешмә алачаклар.
Поликлиникаларда белешмә, медицина ярдәме күрсә-телгәннән соң иминиятләштерелгән зат мөрәҗәгать итсә, регистратурада, ә стационарда авыруның медицина картасыннан өземтә белән бер үк вакытта бирелә. Белешмәдә дәвалау чоры һәм хакы күрсәтелә. Бу белешмә финанс документы түгел, ул мәгълүмат бирү характерында гына була, аның буенча һәр пациент мәҗ-бүри медицина иминиятләштерү полисы буенча үзен дәвалау дәүләткә күпмегә төшкәнне белә алачак.
Өстәмә сораулар килеп туганда яисә күрсәтелгән медицина ярдәменең соңгы хакын төгәлләштерү теләге булганда, үзегезне иминиятләштерүче компаниягә мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итәбез, аның телефон номеры ММИ полисында күрсәтелгән.
Шунысын ассызыклап әйтәм, белешмә хәбәр итү характерында бирелә һәм гражданнар анда күрсәтелгән дәвалау хакын үз акчаларыннан түләргә тиеш түгел.
Рөстәм СӘМӘРХАНОВ, район үзәк дәваханәсенең баш табибы:
-Яңа закон гамәлгә кергәннән соң, мәҗбүри медицина иминиятләштерелгән пациентларга безнең дәваханәдә дә әлеге белешмә бирелә башлады. Ул стационар дәваланучыларга выписка белән бергә бирелә. Амбулатор дәваланучыларга “больничный” ачылганда регистратурада, ә ул булмаганда участок табибы тарафыннан тутырып бирелә. Махсус бланкта пациентның нинди суммада дәвалану алганы ачык күренә. Әлеге белешмә пациентка мәгълүмат өчен бирелә. Табибларга өстәмә эш артса да, мин яңа таләпне хуплыйм. Пациент аңа медицина хезмәте күрсәтү өчен ММСның күпме чыгымнар тотканын белеп торырга тиеш.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International