Электр санагычы кая урнаштырырга

2014 елның 26 ноябре, чәршәмбе
Редакциягә районның төрле авылларында яшәүчеләр шалтыратып бер үк төрле сорау бирделәр: электр санагычын урамга күчерү мәҗбүриме?
Аннары сорауларын түбән-дәгечә аңлаттылар: Казандагы “Энерголинии” җәм-гыятеннән килгән электрчылар авылларда өй буенча йөреп, яңа закон шулай куша дип, электр санагычларын урамга күчерүне та-ләп иттеләр. Моңа килешү төзеделәр. Без ризалаштык. Хезмәт күрсәтү якынча 6 мең сумга төште. Эш беткәч, акчалар түләнгәч кенә авыл Советында санагычны алмаштыру мәҗ-бүри түгел, ә хуҗаның үз ихтыярында булуын аңлаттылар. Яңа санагычлар әлегә пломбаланмаган да. Авылда электр санагычларын алмаштырып бетер-гәч, электр челтәрләрен-нән килеп пломба куячаклар дип ышандырдылар эшчеләр. Әлегә кадәр санагычлар шулай тора. Без-гә алга таба нишләргә?”. Әлеге авыллар халкы бе-лән элемтәгә кереп, “Энерголинии” җәмгыяте хезмәт-кәрләренең яшәүчеләрне электр санагычларын алмаштыруга ничек күндерүләрен сораштым. “Яңа закон шулай таләп итә. Хә-зер алмаштырмасагыз, ки-ләчәктә тагын да кыйм-мәткәрәк төшәчәк”,- дию-ләре куркыткан халыкны.  Бу чынлап та шулаймы?
Сергей НИКОЛАЕВ, район электр челтәрләре начальнигының хезмәт күрсәтүләрне реализацияләү буенча урынбасары:
- 2012 елның июлендә Россия Федерациясе Хөкүмә-тенең 442 номерлы карарының 144 пунктында санагычларны урамга урнаштыру шартлары күрсәтелде. Ләкин яңа закон барлык санагычларны да урам як-ка чыгаруны таләп итми. Иске санагычны срогы чыккач яңасына алмаштырганда хуҗа, кирәк дип тапса, санагычны урамга урнаштыра ала. Ә яңа йорт салып кергәндә санагычны урамга кую инде мәҗбүри.
Шуны гына әйтә алам, санагыч урамда торуның өс-тенлекләре бар: контролерлар өегезгә кереп борчып йөрмәячәкләр һәм янгын чыгу куркынычы кими.
Санагычны пломбалау тәртибен Буа район электр челтәрләренең хезмәтне реализацияләү төркеме бүлегендә тү-бәндәгечә аңлаттылар:
- Санагычларны пломбалау график нигезендә алып барыла. “Энерголинии” җәмгыяте тапшырган килешүләр буенча якын арада хезмәткәрләр әлеге авылларга барып, пломбалар урнаштырачаклар. Монда бернинди борчылырлык урын юк. Пломбаланмаган санагычлар өчен штрафлар янамый.
Наилә
ХӘСИПҖАНОВА.
АВТОР ФОТОСЫ.
Оешма килешү нигезендә барысын да шартына китереп эшләгән кебек. Шул ук вакытта халыкның законны белмәвеннән оста файдаланган һәм, хуҗаларның ихтыярына юл калдырмыйча, урамы урамы белән санагычларны күчерткән-нәр. Яшәүчеләр ник күчерүләре белән чын-чынлап кызыксына башласа, электрчылар җаваптан читләшкәннәр. Андыйларның санагычларына да тимәгәннәр. Әлеге язма алга таба шундый хәл-ләр килеп чыкмасын өчен басылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International