ОМОНнар ни өчен Буада?

2014 елның 26 ноябре, чәршәмбе
Соңгы вакытта халык арасында имеш-мимешләр куерды: районда төрмәдән качкан кешеләр йөри, куркыталар, үтерәләр икән, диләр. Буага килгән ОМОН хезмәт-кәрләре аларны эзли, дип тә өстиләр. Борчылып редакциягә шалтыратучылар да булды. Без, халык арасында йөрүче хәбәрләргә ачыклык кертүне сорап, район эчке эшләр бүлеге начальнигы Айрат Ханбиковка мөрәҗәгать иттек.

-Республика районнарында авыл Советы биналарына үтеп кереп, аннан офис җиһазлары урлап чыгу фактлары күбәйде. Бүгенге көнгә 15тән күбрәк очрак булды. Күрше районнарда Чүпрәледә 1, Тәтештә 2 факт тер-кәлде, бездә караклар Боерган авыл Советы бинасын “бастылар”. Райондагы бер генә җирле үзидарә бинасы да тиешле таләпләргә җавап бирерлек сакланмый. Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы җи-тәкчелеге, моны истә тотып һәм җирле полиция бүлеге хезмәткәрләрен төп эшләреннән аермас өчен, районга ярдәмгә 4 төркем ОМОН хезмәткәрләрен җибәрде. Алар кич автомобильләрдә барлык авылларны патрульлиләр. Бары тик шул гына. Курыкмагыз, юк-бар сүзләргә ышанмагыз, районда барысы да тыныч, - диде ул.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International