Галидә туган нигезне сатмыйлар

2014 елның 26 ноябре, чәршәмбе
Гали авылы халкы хәвеф-хәтәр күрмәс, дигән үз заманында күрәзәче Морат бабай. Авылда беренче мәчет салдырган изге карт хәер-фатыйхасында галилеләр, чынлап та, гаҗәп көн күреп яталар.
Самара өлкәсендә иң зур татар авылы ул. 730 хуҗалык тота, 2150 кеше яши. Өч мәчет эшләп тора. Юллар таштан, мәдәният йорты, фельдшерлык-акушерлык пунктлары шәп, 700 урынлы мәктәп тора, балалар бакчасы салырга җые-налар, берьюлы 90 урынлык! Чөнки биредә ел саен 20-30 сабый туа.
- 2010 елда бездә Бөтенроссия авыл Сабантуе булды. Күп кунаклар килде. Әй-бәт хәстәрләндек. Шуннан соң да авыл бик төзекләнеп калды, - ди безне озата баручы, Похвистнево районы “Туган тел” татар мәдәни-агарту җәмгыяте җитәкчесе, җирле эшмәкәр Расыйх Латыйпов.
Помидорлар
апрельдә өлгерә
Биредә, Самара өлкәсенең Оренбург өлкәсе бе-лән чикләшкән урынында, Урал таулары башлана. Авыл аның “итәге”ндә качып утыра кебек. Калкулыкка менгәч ул уч төбендәгедәй күренеп тора.
- Түбәләр кызыл, яшел калайдан, җитеш яшисез бугай? - дим Расыйх әфән-дегә.
- Зарланмыйбыз, колхозлар күптән юк бездә. Ләкин беркем дә эшсез калмады. Нәрсәдер җитештерәбез, сатабыз, авыл сатып алу пункты кебек безнең, шулай яшибез, - дип елмая әңгәмәдәшем.
Чынлап та, Галидә хуҗалыкларда 200ләп теплица бар. Бәрәңге бакчаларында кемнең 3, кемнең 5-6, кемнең гомумән дә 15 сутый җирен полиэтилен бе-лән капланган кыяр-помидор биләмәләре били.
- Декабрьдә беренче рассадаларны утыртабыз, апрельдә беренче кыяр-помидорларны өзәбез. Чәчү-лек суган, кишер, чөгендер үстерәбез. Аннары яшел-чәне төрле яктан килеп алалар. Капкага кемдә нинди товар бар, язып куябыз. Даими сатып алучылар да бар, - дип кулыма яңа өзелгән кыяр тоттырды яшәүчеләрнең берсе. Кышка санаулы көннәр калганда кетердәп торган кыяр исе башларны әйлән-дерде. Тик яшелчәчелекнең хуҗага күпме табыш китергәнен тәки белә алмадым,  коммерция серен ачмадылар.
- Элек икеләтә күбрәк табыш керә иде, хәзер, газ кыйммәтләнгәч, азрак, - дип кенә куйдылар.
Авылда эре терлек фермасы тотучы да бар. Шулай кызык килеп чыккан, Галинең бер ягында яшьләр күбрәк терлек асрап көн күрәләр, икенче ягында яшелчәчеләр яши, бер-берсе җитештергән продукция белән алыш-биреш итәләр.
Хәләл иттән генә
Расыйх әфәнде үзе казылык ясау цехы тота. 70ләп кешегә эш урыны биргән. Әзер продукцияне тарату картасында Удмуртстан, Пенза өлкәсе дә, Оренбург ягы да, Татарстан да, Башкортостан да, Чечня республикасы да бар. 11 ел элек башлаган бизнесы бүген инде шактый киңәй-гән. Мөфти Тәлгать Таҗетдин үзе килеп хәер-фатыйхасын биргән булган. Җи-тәкче өчен “хәләл” маркасын тоту кыйммәткәрәк төшсә дә, ул аны намус эше дип саный. Тавыкны Чечня (!) республикасыннан кайтара, эре мал итен – Пенза өлкәсеннән мөселман кануннарын тотып  яшәүче авылдан.
- Зур чыгымнар тотып ерактан кайтарасыз чималны, - дим Расыйх Мөзаһитовичка.
- Аларда мөселман кешеләре, дога укып суялар. “Хәләл” сүзе буш сүз генә булмаска тиеш, - ди җитәк-че.
Предприятие авыл футбол командасын финанслый.  Яшь футболчылар барлык ярышларда катнашалар, районда беренчелек тоталар.
- “Легионерларыбыз” да бар, күрше районнардан берничә әйбәт уенчыны үзебезгә кодаладык, - дип көлә җитәкче.
Авыл эчендә – авыл
Гали авылына хәзер төрле яклап туристлар да килә. Расыйх әфәнде идеясе бе-лән һәм акчасына агротуризм җәелдерелгән. Авылда яшәүчеләрдән 15ләп пай җирен сатып алып, 2 гектарлы территориядә нәрсә генә ясамаганнар! Сап-сары бүрәнәләрдән борынгы авыл өе, зур ми-че, казаны, табагачы, караваты, самавыры, сәндерәсе.
- Шушы казанда иң тәмле аш пешә, - ди биләмә хуҗасы. Янәшәдә мунча, анысы да авылча, утын бе-лән ягыла, тустыганы да агачтан. Ә абзарда!!! Юк, сарык белән сыер түгел, бер яшьлек дөя малае, ишәк, пони, атлар, төрле матур тавык-әтәчләр һәм ...павлиннар.
- Җәй көне матур биредә, чын авылча яшәп, квадрациклларда йөри алалар кешеләр. Кыш көне таудан чаңгы шуу урыныбыз да бар. Ниятебез – кешеләр татарлыкларын онытмасыннар, борынгы бабалары ничек яшәгәнне үз күз-ләре белән күрсеннәр, - ди Расыйх әфәнде. Ә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов халыкны шушы татар “музеена” китерү, күрсәтү өчен зур автобус бүләк иткән.
Морат бабай
оныклары
Морат бабай дөрес әйткән, матур яши халык Галидә. Авылда эчүчеләр дә, җинаять кылулар да юк, халык мәчеткә йөри. Кешеләр  итәгатьле, иманлы. Кайда булса да Укытучылар урамы бармы икән? Галидә бар, анда авылның хөр-мәтле кешеләре яши. Әнә, эшмәкәр авылдашлары Дания ханым үзенең 10 миллион сум акчасына авылдагы мәчетләрнең берсен төзекләндергән, башка объектларны ремонтларга да акча биргән. Тагын бер күркәм гадәт бар монда туган нигезне сатмыйлар. Әллә кая китеп урнашучылар да, нигездә торырга кеше калмаса, кайтып шунда төпләнә, туган тәрәзәләрдә утны сүндерми. Сүз уңаеннан, Расыйх әфәнде үзе дә шундыйлардан. Морат бабай истәлеген дә онытмыйлар, авыл кырыенда аның чишмәсе ага. Ә суы зәм-зәм суыннан чак кына калыша диләр...
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International