Юлда өзелгән гомерләр...

2014 елның 26 ноябре, чәршәмбе
Ноябрьнең өченче якшәмбесе – Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәте корбаннарын искә алу көне. Шәһәрдә бу датага багышланган чаралар район мәдәният сараенда һәм ветеринария техникумында узды.
“Башсызлык”
бәясе...
Мәдәният сараеның залы шыгрым тулы: күбесе тран-спорт йөртү стажы булган медицина училищесы һәм ветеринария техникумы студентлары, юл хәрәкә-тендә әлегә җәяүле буларак кына катнашучы 1 номерлы мәктәп укучылары. Алар алдында район эчке эшләр бүлеге начальнигы Айрат Ханбиков чыгыш ясады.
-Күпчелек аварияләр исерек килеш рульгә утыру һәм тизлек режимын арттыру нәтиҗәсендә килеп чыга. Ике сәбәпне дә мин башсызлык дип саныйм. Быел тизлек арттыру нәтиҗәсендә 3 кеше һәлак булды. Уйланыгыз, мондый ашыгу кеше гомеренә торырлыкмы? - диде ул.
Аның сүзләренең дөреслеген раслагандай, сәхнәдә-ге экранга юл-транспорт һәлакәтенә очраган төрле автомобильләр сурәтләре күрсәтелә башлады. Аларны автомобиль дип әйтеп булмый, дөресрәге тимер хәрабәләр, ә аларда күпме кешенең гомере өзелгән... Андыйларны – бер хата аркасында якты дөнья белән хушлашучыларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.
Юл – үзе имтихан
Ветеринария техникумында автомәктәп сыйныфында узган чара “кара” статистиканы барлаудан башланды. Быел 9 ай эчендә республика юлларында 618 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, анда 47 кеше һәлак булган, 897се төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәт-ләре алган. Районда бүгенге көнгә кадәр 43 ДТП булды. Анда 10 кешенең гомере өзелде, 48е яраланды. ЮХИДИ бүлекчәсенең тер-кәү һәм имтихан алу бүлекчәсенең дәүләт инспекторы Рамил Абянов күпчелек аварияләр тәҗрибәсез автомобиль йөртүчеләр аркасында чыга дип билге-ләп үтте. Ул моңа мисал итеп республикада булган кайбер аварияләр хакында сөйләп үтте.
-Киләчәктә автомәктәп-ләрне тәмамлаучылардан имтихан алу тәртибе тагын да катгыйланачак. Бу беренче чиратта сезнең өчен эшләнә. Чөнки иң кирәк имтиханны сездән без түгел, ә юл алачак. Ә ул, белгәнебезчә, ялгышларны кичерми, - диде дәүләт инспекторы.
Соңыннан курсантлар аңа кызыксындырган сорауларын да бирә алдылар.



Берләшкән Милләтләр Оешмасы резолюциясе нигезендә Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәте корбаннарын искә алу көне 2005 елдан бирле билгеләп үтелә. Мондый көнне булдыру идеясен RoadPeace Британия хәйрия фонды әйтә. Быел Россиядә әлеге көнгә багышланган иҗтимагый акция игълан ителде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International