Без тәүге тапкыр Лилия Сәлахетдинова хакында “Бай-рак”ка язганда ул әле мәктәптә укый иде. Хәзер исә аны районыбызда гына түгел, инде күрше Республикаларда да беләләр, таныйлар.
Шагыйрәһәм җырлар авторы
Лилия шагыйрә һәм ике дистәдән артык җырлар авторы. Аның иҗат җимешләрен якташларыбыз гына түгел, башкорт сандугачлары да башкара, композиторлар яратып көйгә салалар.
Туган авылы Күл Черкенендә ул Яңа ел ялларына туры китереп, “Минем бәхет – җыр ул” дип аталган искиткеч концерт программасы әзерләде. Җыр-чы дусларын чакырып кайтартты.
Залда алма төшәр-лек тә урын юк иде. Якташлар гына түгел, хәтта күр-ше районнардан да килделәр. Болар өстенә ул “Татарс-тан энҗесе” республика ин-валид хатын-кызлар конкурсында катнашып “Иң стильле энҗе” номинациясе дипломанты, өч тапкыр “Иделем акчарлагы” республика бәйгесе кызыксындыру бүләге иясе, “II TАТar poitry slam” республика бәйгесендә беренче урын иясе, Халыкара “Филантроп” фестивале дипломанты. Һәр ягы сәламәт кешегә дә мондый дәрәҗә-ләргә ирешүе авыр. Ә Лилиянең хәле шундый: кайчак урамга чыгасы да зур мәшәкать. - Моннан җиде ел элек кү-ңелдә җырга салырлык шигырьләр туа башлады, - ди шагыйрә. Бүгенге көндә аның шигырьләре һәм җырлары тупланган ике җыентыгы дөнья күрде. “Күңелем көндәлеге” китабы язмышы өчен ул якташыбыз Ислам Әхмәтҗановка һәм “Буа якташлылыгы” җәмгыятенә чиксез рәхмәтле. Бүген инде Лилия өченче җыентыгын нәшриятка тапшырган. Кыз тормышта бик үҗәт. Шигырьләрен көйгә салу теләге белән янып профессиональ композиторларга үзе чыкты. Беренче тапкыр, бар кыюлыгын җы-еп, Оскар Усмановка мөрә-җәгать итте һәм ялгышмады. Татар эстрадасының данлыклы композиторы белән алар биш җыр иҗат иттеләр. - Җырлар язуны Оскар абый белән башлавым өчен чиксез бәхетлемен, без хәзер иҗади дуслар, -ди ул. Иң стильле “энҗе бөртеге” “Энҗе бөртеге” бәйгесенә әйләнеп кайтыйк әле. Инвалид хатын-кызлар арасында бу бәйге Татарстанда беренче тапкыр оештырылды. Лилиянең анда катнашу теләге зур иде. Бәй-гене оештыручылар гүя ка-нат куйдылар: Лилия, син тәгаен катнашырга тиеш! 50дән күбрәк катнашучыдан сайлап алу турын узып, финалга 17 кеше арасында ул да чыкты. Стилистлар күлмәк текте. Жюрилар йөрәген Лилия үзенең мөселманча киемнәре һәм “визитка” эше бе-лән яулады. Баштан ук жюрида рус милләтле белгечләр генә булуы белән килешмәде. Оештыручылар моны гадел кисәтүгә санап, жюрига ТНВ каналы генераль директоры Илшат Әминовны, аның урынбасары Миләүшә Айтуганованы һәм тагын берничә телебезне аңлаган шәхесләрне чакырдылар. Бәйгене алып баручы: “Буа кызы безне батырлыгы белән әсир итте”,- диде Лилиягә җиңүче таҗын кидергәндә. “Ярдәм” мәчете иганәчесе Ел башында Лилиянең тагын бер хыялы тормышка ашты – ул Казандагы “Яр-дәм” инвалидларны тер-нәкләндерү үзәге һәм мә-четендә дин белгечләрендә өч курс белем алды. Намазга басты. Коръәнне ничек язылган шулай, га-рәп хәрефләре һәм тәҗвид кагыйдәләре белән укырга өйрәнде. - Туган авылым Күл Черкене мәчетенә йөреп, догалар һәм бераз гарәпчә укырга өйрәнгән идем. Икенче катка менеп йөрү читен булгач, укуымны туктатырга мәҗбүр булдым. Казанда инвалидлар өчен барлык шартлар тудырылган мәчет барын ишетеп белә идем. Мәчетнең имамы Илдар хәзрәт Баязитов укырга барырга үгетләгәч, бик теләп ризалаштым. Бу үзәктә инвалидлар өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган. Лифт эшли, ашханәсе дә уңайлы. Хыялым Коръәнне укып чыгу, - ди ул. Лилиянең компьютер белән “син”гә булуын, моңа кадәр дә күп кенә авыру кешеләргә мәгълүмати яктан ярдәм итүен белеп, аңа “Ярдәм” мәчете каршында оешкан волонтёрлар оешмасы әгъзасы булырга тәкъдим итәләр. Ризалашты. Куллар ...йөртә Зур эшләре фонында Лилиянең үзенең дә инвалид арбасында хәрәкәтләнүе турында онытып та җибәрәсең. Ә аның көпчәкләрен әйләндергәндә кулларының ничек авыртуын үзе генә белә ул! Юлда бәлә-кәй генә чокыр очраса да, аның әллә ничә кат сынып, әллә ничә кат ялганган кулларының көче җитми. Күп-тән түгел шәһәргә, китапханәгә шагыйрәләр бәй-рәменә бик барасы килде. Ләкин арба белән өченче катка менәргә канатлары юк шул аның... Заманчарагы юкмы соң? - дим Лилия йөзендә азрак “күләгә” кү-реп. - Баскычлардан менә торганнары да бар. Алар кыйммәт, алар турында хыялланмыйм да. Гадирәк электрон арбалы булу хыялы белән бер кочак документ җыйган идем. Тик ми-ңа ВТЭКта синең кебек авыруларга тиеш түгел дип, кире бордылар. Сатып алырга акча җыя башлаган идем, тормыш бит бертөрле генә бармый, башка чыгымнарга тотарга туры килде. Язган булса, булыр, - ди оптимист кыз. Әлегә шушы арбасы белән берүзе чыгып китеп, юлында очраган миһербанлы кешеләр булышлыгы бе-лән Казаннарны урап кайта ул. Менә шулай тормыш куйган киртәләрне “җимереп”, шөкер итеп, алга ба-ра Лилия. Инвалид арбасына утырган килеш чит кешеләргә дә ярдәм итәр-гә көч таба.