“Мәктәпне яраттым, урманга карадым”

2014 елның 3 декабре, чәршәмбе
Мәктәпне яраттым, урманга карадым,- ди Бик-Үти авылыннан Азат абый Низамов. Ә урманга карап кына калмый ул – 30 елга якын инде  агач-куакларны үзе утыртып, карап үстерә.










Хыялы да урманчы булу иде. Армиядән кайткач шул юнәлеш буенча укырга керергә теләде. Әмма әнисе вафат булгач, авылда калырга туры килде. Һич икеләнмичә, мәктәптә физкультура дәресләре укытырга алынды. Шулай булмыйча, кечкенәдән спортны үз иткән егет бит ул! Биеклеккә җиңел сикерде, чаңгыда җитез шуды. Армия сафларында хез-мәт иткәндә гер күтәрү буенча ике мәртәбә Ярославль ракета училищесы чемпионы исемен яулады. Эшләгәндә дә укучылары гына түгел, үзе дә ярышларда катнашты, район җыелма командасы составында чыгыш ясады. 1981 елда буалылар аркан тарту буенча республикада беренчелеккә ирештеләр. Укучылары футбол буенча 1974-75 елларда ике тапкыр Татарстанда икенче урын алдылар. Шул рә-вешле спорт дөньясында кайнап, 37 ел гомерен яраткан хезмәтенә багышлады Азат абый. Хәзер аның һөнәрен улы Мөслим дәвам итә. Оныгы Динар да, бабасына охшап, чаңгы ярышларында сынатмый.
Азат абый ике ел инде лаеклы ялда. Мәктәптә үткән елларын сагынып искә ала, ә агач утыртуын  һа-ман да дәвам итә. Бик-Үтине яшеллеккә күмгән, үзе генә дә, мәктәп укучылары,  гаиләсе белән бергә дә меңләгән төп чыршы-нарат, каен, шомырт, ми-ләш, чия утырткан куллары ничек эшсез торсын соң?! Бер ел элек инсульт кичерүе дә, якыннарының, сәламәтлеге өчен куркуы да, яраткан шөгыленнән аера алмады аны. Чын мәгънәсендә, гомере өчен көрәшкән авыр кыш үтеп кар эрүгә, үсентеләр табу хәстәрен күрә башлады Азат абый. Кулына көрәк алып, аларга чокырлар ясады, нинди каты җирне казып, койма тотты.  Һәм йорт артында чыршы-нарат-юкәле аллея хасил булды, төгәлрәге, аның мәйданы зурайды. Быел гына утырткан 370 (бер ел эчендә – 790) төп агач ин-де үсеп утыра, тагын 400 төп юкә өчен чокырлар әзер. Кайбер агачларны яшь үсентеләргә комачауламасын өчен кисәргә дә туры килгән.
- Мин бакчаны көненә 5-6 кат урыйм, агачлар белән сөйләшәм. Күңелемә ял, рәхәтлек алам. Быел шатлыгым да зур минем – күр-ше Чуашстаннан юкә үсентеләре таптым. Ничә ел эзләгән идем бит. Кирәк ке-шегә алып кайтып бирәм,- ди Азат абый ихлас күңел-дән. Ә менә кайберләрнең матурлыкны күрә белмәве генә түгел, аңа кул сузулары өчен борчыла.
- Каен себеркесе кискән-нән соң агачларны бик кызганыч хәлдә калдыралар,- ди.  Ул бит барысын да ки-ләчәк буын өчен эшли. Әнә, бүген утырткан юкә-ләр чәчәк атканчы 15 ел вакыт узачак әле.
Ир-ат үз гомерендә агач утыртырга, йорт салырга, ул үстерергә тиеш диләр. Ул аларның барысын да үтәгән. Беренчесендә –  меңләгән кеше “нормасын”. Йортын да салган, өч тапкыр янганнан соң кабат та торгызган. Тормыш ип-тәше Зөлфирә апа белән 40 ел тату гомер кичереп, бер ул, ике кыз тәрбияләп үстергәннәр. Тагын егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз дигән гыйбарә дә бар. Азат абыйның да  ку-лы белгән, күңеле кушкан эшләре бихисап. Моннан егерме ел элек ике күл казыткан, анда балыклар үр-четкән, умарта кортлары асрый, тимер мичләр ясый, агач эшен  белә. Безне үзе утыртып үстергән агачлардан җыеп катырган җимешләрдән кайнаткан тәмле компот белән дә сыйлады. Заманында тунын да, бүреген дә теккән. Авырлыгын-хәсрәтен дә күп күргән. Алар барысы да аны чыныктырган, яшәү көче биргән. Алга таба да яраткан эшеңне дәвам ит, Азат абый, матурлык өләш. Ә без үрнәк алыйк, яхшы нияткә кушылыйк, җәмәгать!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International