“Сәләт”нең юбилей маршруты Буа аша да узды. Клуб әгъзалары белән очрашуга шәһәр һәм район мәктәпләреннән 400гә якын укучы килде.
Сәләтле мәктәп укучыларын һәм студентларны берләштергән клубның Президенты Айгөл Габ-драхманова, вице-президенты – үзебезнең Буа егете Фирнат Заһретдинов алдан “Сәләт”нең эше һәм максатлары белән таныштырдылар. Клуб базасындагы мәктәпләр хакында сөйләделәр. Сәләтлеләр Буага килүләренең икенче һәм төп максатын очрашу ахырында гына әйттеләр: икенче елга бездә дә “Сә-ләт” клубы һәм лагере булачак! “Сәләт” Буадагы потенциалын барлый да башлады: очрашуга килүчеләрнең теләкләрен, омтылышларын барлау өчен анкеталар тараттылар, клуб турында сораулар бирделәр. Җиңүчеләргә бүләккә оешманың җырлары тупланган СD дисклар, эмблемалар, күкрәк билгеләре өләштеләр. Клуб президенты Айгөл Габдрахманова белән якыннан аралашу мөмкинлеге дә булды.
Фирнат ЗАҺРЕТДИНОВ, “Сәләт” клубының вице-президенты:
.jpg)
- 2008 елда география буенча район олимпиадасында җиңгәч, мине “Сә-ләт”кә чакырдылар. Алдан миңа анда кызык булмас төсле тоелды, киресенчә булды. “Сәләт” – Татарстанның сәләтле яшьләре өчен аерым дөнья. Анда шәхес буларак үсәсең, мо-ңа башкаларны да өйрә-тәсең. Мин монда үзем төс-ле уйлаучы тугры дуслар таптым.
Фәрид САДРИЕВ, “Сә-ләт” клубы активы:
.jpg)
-Мин “Сәләт”кә очраклы рәвештә килеп эләктем. Аның хакында дусларымнан ишетеп, анкета тутырдым. Уку барышында ирешелгән уңышларымның рейтингы башкаларныкыннан югарырак булганга, мине алдылар. Шуннан соң өч ел үтеп тә китте. “Сәләт” ул минем өчен сәләтле, иҗади дуслар бирүче гаи-лә. Биредә алган һәрьяклы тәҗрибә миңа тормышымда бик ярдәм итә.
Наталья МАКЕДОНСКАЯ, район мәгариф идарәсе методисты:
- 2015 елның җәендә “Сә-ләт” лагере “Акчарлак” базасында ачылачак. Биредә районның иң сәләтле 70 баласы бер сменада ял итәр, дип көтелә. “Сәләт”-нең танылган шәхесләре, белгечләре аларны килеп укытачак. Тиздән клубны оештыру эшләре дә башлана. Әлеге оешманың республикадагы лагерларына районнан ел саен сә-ләтле укучылар, студентлар җибәрелә. “Сәләт”нең Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашкан форумына баручылар да күп.
“Сәләт” төгәл фәннәр һәм санау технологияләре белән кызыксынучы балалар өчен компьютер лагере буларак, 1994 елда Арчада оеша. Анда республиканың 7 районыннан һәм Мәскәү шәһәрен-нән килүче 65 бала ял итә. 1995 елда әлеге оешма Татарстанның Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы аша дәүләт ярдәме ала башлый. 1997 елда Биләрдә аның беренче слеты уза. Анда 120 укучы катнаша. Хәзер “Сәләт”нең Прагада, Италиядә, Болгариядә үз мәктәпләре, 10 меңнән күбрәк сәләтле чыгарылышы бар. Тулырак мәгълүматны “Сәләт”нең www.selet.biz рәсми сайтыннан укырга була.