Йөз дә бер төрле мәшәкать белән тулы эш көне тәмамланып, инде өйгә, дип, кабинет ишеген бикләп торганда “кылт” итеп искә төште, тукта, мин бит бүген спектакльгә чакырулы.
Премьерага! Шулай арып-талып кына театрга кергән идем, ике сәгать көлә-көлә тагын бер смена эшләрлек “заряд” алып чыктым.
Пәрдә ачылуга интрига купты: киң караватта дүрт аяк. Кемнекеләр?! Баксаң, хәлләр мәһшәр икән, бүген өйләнәсе кияү егете кунакханәдә таныш булмаган кыз белән төн кунган. Тагын биш минуттан бүлмәгә ...кәләш киләчәк, ә кунак кызы китәргә уйламый да. Урыс әйтмешли, “кошмар”. Менә-менә ЗАГСка барачак кияүнең бу минутларда ниләр кичерүен Булат Гә-рәев күрсәтте. Оста килеп чыкты тагын. Ул уфтанган саен тамашачыга кызык. Дусты Марсель да хәлне коткара алмады. Әлеге “дөрес” егетне уйнаучы Ил-фир Солтанов Буа театрында яңа “йөз”. Аның кебек оста җырлаучы Айгөл Сәгыеваның инде уйнау тәҗрибәсе бар. Сүз уңаеннан, бүген ул нәкъ теге китә белми торган “кунак кыз” ролендә дә. Җитмәсә, кияүнең дус егетенең йөргән кызы да булып чыккан Эльвираны ачып бирергә тырышты Айгөл. Бу башваткыч хакында әле бер-нәрсә дә белмәгән, үз-үзенә гаять ышанган кә-ләш, ул да булса Гөлзада Камәретдинова, инде сәх-нәдә үз кеше. Моны коралланмаган күз белән дә кү-реп була. Менә шушы мә-хәббәт “дүртпочмагын” кунакханә горничные Гөлназ Гыйззәтуллина “үрде дә, сүтте дә”. Гөлназ-Эльмираның йөзен чытуыннан да, аякларын кәмит итеп куюыннан да эче катып көлде халык. Сүз дә юк, җи-ңел уйный, бер сүз белән әйтсәң, артист. Ә җирән чәчле, оста итеп буянган, җыерылып төшкән оеклар, көяз хатын-кыз костюмы киеп куйган Шамил Шә-фыйков сәхнәгә чыккач тамашачы тыела алмый шаркылдады. Кәләшнең хатын-кыз киеменә киенгән әтисен уйнаучы Шамилнең бер оегын күтәреп җибәрүе дә җитә, зал “ава”. Хәтта спектакль тәмамланып, пәрдәне ябарга торганда да тыела алмыйча көлүче-ләр булды.
Тамаша бөтенләй көтел-мәгәнчә тәмамланды. Ничекме? Анысын, насыйп булса, үзегез килеп күрерсез. Тик соңрак. Әлегә артистлар Пермь крае, Свердловск өлкәсе буенча озын гастрольләрдә. Инглиз драматургы Робин Хоудонның үзебезнең Илсур Мортаза тәрҗемә иткән, Мәс-кәү режиссеры Радион Букаев һәм театрның баш режиссеры Раил Садриев сәхнәгә куйган “Булса да була икән...” әсәре еракта яшәүче милләттәшләр алдында имтихан тота. Ә җирле тамашачыдан, кем әйтмешли, хәер-фатыйха булды: рәхәтләнеп ял иттерә торган “җиңел” спектакль, яратып карадык, диделәр. Мин күбрәк тә әйтер идем: ул ничектер “чат- лар”сыз, җырлап барды, сәхнәдә күренешләр, берьюлы ике бүлмәдә күрсә-телеп, катлауландырылса да, артистлар аны башкарып чыктылар. Афәрин!