Үткәннәргә кире кайтып

2014 елның 5 декабре, җомга
Узып баручы Мәдәният елына йомгак ясап, “Мәдәният дөньясында” дип исемләнгән кичә үтте  Яңа Чәчкап мәдәният йортында. Аның төп геройлары төрле елларда шушы өлкәдә “кайнаган” хезмәткәрләр иделәр.

Сәхнәгә 40 ел китапханәче булып эшләгән Гөлшат апа Сибгатуллина, шул ка-дәр вакыт кино хезмәте күрсәткән Гөлшат апа бе-лән Мөслим абый Сөбхановлар, 32 ел мәдәният йортын җитәкләгән Гөлзи-дә апа Шәрәфиева, сән-гать җитәкчесе Гөлнур апа Сәлахова, техник хезмәт-кәр Нурия апа Шәрәфетдинова күтәрелделәр. Һәр-берсе истәлекләре белән уртаклаштылар. Әнә, Мөс-лим абыйлар тагын Әхмәт, Кыр-Тәүгелде авылларына да хезмәт күрсәткәннәр, анда җәяүләп йөрергә дә туры килгән. Көндез чөгендер кырыннан арып кайтсалар да, кич кино күрсә-тергә чыгып киткәннәр. Кыш көннәрендә кино тасмаларын ләгәнгә салып тарткан чаклары да аз булмаган.

- Авыр вакытлар булса да, ул чакларны сагынып искә алабыз, яшьлек белән ару-талуны белмәгәнбез,- ди-ләр барысы да.
Шул елларны искә төшереп, кичәгә килүчеләргә мультфильм карау да насыйп булды. Мәдәният йорты җитәкчесе Хөрия Җиһаншина Буадан кинотасмалар алып кайтты, ә гомерлек эшен онытмаган Мөслим абый кинопроекторны эшләтеп җибәрде. Балалар аның эш принцибы белән аеруча кызыксындылар. Мөслим абыйлары рәхәтләнеп аңлатты. Сәхнәдә ул кадерләп саклаган кино афишалары да урын алган иде. Алар залдагы өлкәннәрне яшьлек-ләренә алып кайткандай булды.




Кичә дәвам итте – авыл яшьләре башкаруында җырлар яңгырады, авыл җирлеге башлыгы Назыйф Хисамов мәдәният хезмәт-кәрләренә чәчәкләр бүләк итте, чәй өстәле әзерләнде, оештыручыларга рәх-мәтләр әйтелде. Истәлек-кә төшкән фото бу мизгелләрне мәңгеләштерде.

Гүзәл ХИСАМИЕВА,
Яңа Чәчкап мәктәбе укытучысы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International