Бүген Россиядә Ватан геройлары көне билгеләп үтелә.
Бу уңайдан районда яшәүче бердәнбер исән Социалистик Хезмәт Героен – Адав-Толымбай авылында яшәүче Александра Николаеваны муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов тәбрикләде.
- Сез районыбызның тере легендасы. Бөек Ватан сугышы елларында Сез җи-тәкләгән бригаданың тылда ирешкән хезмәт батырлыклары, хуҗалыкны ныгытудагы һәм җитештерүне үстерүдәге уңышлары безнең өчен үрнәк. Килә-чәктә сезгә саулык, шатлыклар, һаман да безне шулай сөендереп яшәвегезне телибез, - диде ул. Александра Ивановнага шундый ук теләкләрне район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова, халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Лә-лә Камалова, район хәрби комиссары Радик Төхфә-туллин һәм башкалар җиткерделәр.
Аннан герой әби кызы Ал-су, социаль хезмәткәр Чулпан Измайлова белән берлектә әзерләгән сый-нигъ-мәт тулы табын янына чакырды. Соңгы елларда сә-ламәтлеге какшауга карамастан, ул кунакларны аяк өстендә басып чәй белән сыйлады.
- Туган нигезем көч бирә миңа. Әле яхшы йөрим. Тавыклар да карыйм, - дип елмайды Александра Николаева кунакларын озатканда.
2026 ел башыннан Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге бала табу сертификатлары буенча хезмәт күрсәтүләр өчен түләүгә 74,7 млн. сум акча җибәргән. Беренче елда йөклелек, бала табу һәм балалар артыннан профилактик күзәтү чорында 6 меңнән артык хатын-кызга финанс ярдәме күрсәтелгән.