Түбәдә кар-боз ятмасын

2014 елның 10 декабре, чәршәмбе
“Халыкның санитария-эпидемиология куркынычсызлыгы турында”гы Федераль законның 23,24 маддәләренә туры китереп, торак, җитештерү, җәмәгатьчелек биналары, корылмалары санитария кагыйдәләренә җавап бирергә тиешләр, әлеге объектларны эксплуатация-ләгәндә санитария-эпидемиягә каршы (профилактика) чаралары үтәлергә һәм кешеләр өчен куркынычсыз эш, көнкүреш, ял шартлары тәэмин ителергә тиеш.
Россия Федерациясенең төзелеш һәм торак-коммуналь комплексы буенча Дәүләт комитетының 2003 елның 27 сентябрендәге 170 номерлы карары белән расланган торак фондны техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары таләпләре нигезендә түбәдән карны һәм боз сөңгеләрен кирәк булган саен төшерергә кирәк. Анда карның 30 сантиметрдан күбрәк калынлыкта җыелуына юл куярга ярамый, җепшеткәндә азрак калынлыктагысын да төшерү таләп ителә. Моңа бәйле рәвештә шәһәр прокуратурасы профилактика максатында белем бирү, дәвалау, спорт, шулай ук сәүдә һәм мәдәният учреждениеләрен алдан кисәтте.

И. ХӘЙБУЛЛИН,
Буа шәһәр прокуроры ярдәмчесе.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International