Бергәләп көрәшергә

2014 елның 10 декабре, чәршәмбе
Наркотикларга каршы көрәш буенча район комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Анда “Наркотикларсыз тормыш” айлыгына да, еллык эшчәнлеккә дә йомгак ясалды.

Статистика тотрыклы тора
Район эчке эшләр бүлегенең җинаятьчеләрне эзләү бүлекчәсе начальнигы Альберт Шакиров биргән мәгълүматларга караганда, бүгенге көндә районда 25 кеше профилактик, 19ы диспансер исәптә тора. Быел наркотикларга бәйле 13 җинаять һәм административ эш кузгатылган. Соңгы биш еллык статистика да уртача шул саннарны бирә. “Кәефләндергеч” белән бәйле хокук бозучыларның яше дә үзгәрми. Барысы да диярлек 20дән 40 яшькә кадәрге ир-атлар. Бары тик наркотикларның төре генә яңарды – моннан биш ел элек күб-рәк марихуана куллансалар, хәзер синтетик төрлә-ре популярлаша бара.

Йә төрмәгә, йә табибка
Үзәк дәваханә табиб-наркологы Люция Краснова белдерүенчә, шәһәрдәге наркодиспансер ябылганнан бирле наркотик кулланучыларны дәвалау шарт-лары авырлашты. Пациентларны республика наркодиспансерына дәваларга җибәрәләр. Анысына да үз теләге булу кирәк. Тик андыйлар сирәк. Быел барлыгы ике кеше генә дәваланып кайткан. Хәзер алар ремиссия стадиясендә. Ә күбесенең дәвалану курсын узу теләге ...суд эскәмиясендә генә “уяна”.

Шәһәр прокуроры ярдәмчесе Ренат Хәйбуллов белдерүенчә, хәзер суд наркотик кулланучылар җаваплылыкка тартылсалар да, аларның бу гаебен кичерә ала, әгәр дәвалануга баруга ризалашсалар. Реабилитация узудан баш тартучылар катгыйрак җа-вап тотачак.  Бу – дәүләт-нең наркотик бәйлелектән коткаручы соңгы яңалыгы.
- Суд залыннан дәваланырга җаваплылык алып чыгучыларга безнең булышлык та кирәк. Наркоманнарның, бәйлелектән котылырга теләсәләр дә, дәвалану учреждениеләренә барырга ихтыяр көчләре җитми. Аларны полиция хезмәткәрләре озата барса, күбесе дәваланып элеккеге тормышына кире кайтырлар иде, - дип белдерде утырышта Ренат Хәйбуллов.
Авыл яшьләре арасында да профилактик эшен кө-чәйтү мөһим. Кеше күпләп җыелу урыннарына аноним хәбәрләр өчен әрҗә-ләр урнаштыру кирәк, ди-гән фикердә прокурор ярдәмчесе. Ул шулай ук Наркоконтроль хезмәтчелегенең Яшел Үзән районара бүлеге хезмәткәрләре профилактикалауда зур эш башкарсалар да, быел алар тарафыннан бер генә хокук бозу очрагы да теркәлмәвен ассызыклады.
Утырышта катнашкан халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Ләлә Камалова әйтүенчә, психологик ярдәм кирәк булса, “Гармония” социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре аноним рәвештә кабул итәләр.
Кыскасы, дәүләт тә, шул исәптән район җитәкчелеге дә биш куллап булышырга әзер. Бары тик бу ярдәмне тоярга һәм кабул итәргә генә кирәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International