Атна башында Казан Кремленең Вәкиллек корпусында коррупциягә каршы көрәш юнәлешендәге республика иҗат конкурслары җиңүчеләрен һәм номинантларын бүләкләү тантанасы узды. Алар арасында буалы егет-кызлар да бар иде.
Буа ветеринария техникумының II курс студенты Рафаэль Борһанов “Коррупциягә каршы закон сагында” республика видеороликлар конкурсында беренче урынны алды.
Рафаэль бу җиңүе өчен укытучысы Алла Низамовага һәм I, II курс студентларыннан торган иҗади коллективка рәхмәтле. Соңгылары 12 минутлык видеофильмда уйнадылар, костюмнар тектеләр. Ә Рафаэль күп тапкырлар кабатланган дубльләрнең иң яхшыларын җыеп монтажлады, көен, тавышын сайлап яздырды. Хәзер аның буш вакытын иҗади эшкә багышларга җитди сәбәбе дә бар – бу конкурста җиңүе өчен аңа “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясенең генераль директоры Илшат Әминов планшет бүләк итте. - Аны һәрчак үзем белән йөртәм. Башымда кызыклы идеяләр туса, шунда ук теркәп куя алам, - ди җи-ңүче. Ике укучы иншалар конкурсында уңышка ирештеләр. 1 номерлы мәктәптә белем алучы Раил Сөнгатуллин рус теле һәм әдәбиятыннан белем бирүче Фәния Мөхәммәтҗанова җитәкчелегендә 5-9 сыйныфлар арасында “Коррупциягә “Юк” дип әйтик” номинациясендә икенче урын яулады. М. Вахитов исемендәге гимназия укучысы Гөлия Юнысованың татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рузинә Низамиева кул астында әзерләгән иншасы белән “Илем киләчәге – минем кулда” номинациясендә номинант булды. Татарстан Республикасы Президентының коррупциягә каршы көрәш сәясәте мәсьәләләре буенча Идарәсе начальнигы Марс Бәдретдинов, Мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима, Иҗтимагый палата рәисе Анатолий Фомин һәм башка җитәкчеләр кулыннан бүләк алу һәм истәлеккә фотога төшү аларны яңа җиңүләргә рухландырды. “Перспектива”да җиңделәр Шәһәрнең сәләтле балалар өчен лицей-интернатының 8 “А” сыйныфы укучылары Эмиль Садуровтан, Камил Хәсәновтан, Рафаэль Мөхәммиевтан торган командасының “Татарстан Республикасы өчен инновацияле 50 иң яхшы идея” республика конкурсында катнашуын хәбәр иткән идек инде. Алар анда да җиңүгә ирештеләр.
2026 ел башыннан Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге бала табу сертификатлары буенча хезмәт күрсәтүләр өчен түләүгә 74,7 млн. сум акча җибәргән. Беренче елда йөклелек, бала табу һәм балалар артыннан профилактик күзәтү чорында 6 меңнән артык хатын-кызга финанс ярдәме күрсәтелгән.
2026 ел башыннан Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге бала табу сертификатлары буенча хезмәт күрсәтүләр өчен түләүгә 74,7 млн. сум акча җибәргән. Беренче елда йөклелек, бала табу һәм балалар артыннан профилактик күзәтү чорында 6 меңнән артык хатын-кызга финанс ярдәме күрсәтелгән.