Каратэчылар җиңү яуладылар

2014 елның 12 декабре, җомга
Шушы көннәрдә Ринат Хәсәнов шәкертләре  балалар арасында каратэ-фудокан буенча узган Ульяновск шәһәре ачык беренчелегендә булып кайттылар. Катнашучыларның дүртесе дә ях-шы нәтиҗәләргә ирештеләр.
7 яшьлекләр арасында кумитэ буенча 2 номерлы лицей укучысы Данила Смирнов беренче, лицей-интернаттан Кәрим Низамов – дүртенче, 8 яшьлекләрдән укытучының улы, М. Вахитов исемендәге гимназия укучысы Азамат Хәсәнов – беренче, аның сыйныфташы Рамазан Исхаков икенче урын алдылар. Әлеге яшь категориясендә ката буенча да беренче-икенче урыннар өчен көрәш сыйныфташлар арасында барды. Монда да өстенлекне Азамат алды.
Алда балаларны тагын бәйгеләр көтә. Тренер зур өметләр баглаган укучыларының анда да сынатмаячакларына ышана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International