Тинчуринда үз актерыбыз бар!

2014 елның 12 декабре, җомга
Буа кызы, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының бишенче курс студенты Гүзәл Галиуллина узган ел ук инде Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында эшли башлады. Бүген ул уйнаган рольләр исәбе дистәгә якынлаша, дүрт спектакльдә баш рольләрне башкарырга өлгерде.
Әле шушы көннәрдә генә Илдар Юзеев әсәре буенча куелган “Гашыйклар та-вы” спектакленең премьерасы булды. Билетлар күп-кә алдан сатылып бетсә дә, аны карау бәхетенә ирештем. Гүзәл анда төп герой Мөнирә ролендә. Ихластан әйтәм: әле чытлыкланып көлгән, гашыйк булу канатлар куйгандай “очып” кына йөргән, аннан инде  мәхәббәте өчен көрәшкән, сөйгәнен гомере буе көт-кән, каршылыкларга бирешмәгән Мөнирәне оста, ышандырырлык итеп уйный. Матур тавышы, сыгылмалы хәрәкәтләре, яң-гыратып көлүе образны тагын да тулыландыра. Бер роль белән генә югары бәя биреп булмый дияргә ашыкмагыз. Гүзәлне мин М. Вахитов исемендәге гимназиядә укыган, сәх-нәдә бик матур итеп шигырьләр сөйләп төрле конкурсларда җиңүләр яулаган, “Созвездие-Йолдызлык” конкурсында гран-при алган “Фантазия” төркемендә биеп йөргән вакытларыннан ук беләм, күзә-теп киләм – ул сәхнә кешесе. Әлеге һәм Гүзәл шулай ук баш рольдә уйнаган Эрих Мария Ремарк әсәре буенча куелган “Без барыбыз да кешеләр” спектакльләрен сәхнәгә куйган режиссер Резеда Гарипова да мактый үзен.
- Театрда эшләүче яшь-ләрнең барысы да диярлек Татарстанның иң яхшы педагогы, театрның баш режиссеры Рәшид Заһидуллин укучылары, шулай ук мин үзем дә, Гүзәл дә. Нинди таләпләр куелганны, кем әйтмешли, тәүлегенә чын мәгънәсендә 25 сәгать тир түгәргә кирәклеген алдан белеп килгән  актерлар белән эшлисе рәхәт. Ә бит чыдамаучылар да күп булды.  Гүзәл үзе дә коллективка җиңел кереп китте. Ул бик эшчән, беркайчан да зарланмый, әйткәнне тиз отып ала, үзенә йөкләнгәнне җиренә җиткереп башкара. Ә аңа студент буларак бернинди “йомшаклык” күрсәтелми. Тагын биюе, җырлавы да бик ярдәм итә,- ди ул. Актер осталыгы, режиссура буенча укытучысы Рәшид Муллагалиевич та аңа бер сүз белән бәя бирде:
- Ул бик тырыш кыз,- диде. Нәкъ менә шул тырышлыгы белән әле икенче курста укыганда ук спектакльләр-дә катнаша башлый, башта, билгеле, “массовкаларда”. Бераздан Рәшид Заһидуллин “Кияүләр” (Хәй Вахит әсәре) спектакленә төп герой Банатны уйнарга чакыра. Әзер рольгә. Шулай экстремаль шартларда кереп киткән рольләре бүген берничә.
- Башта бик курка идем. Ике-өч көн эчендә сүзләр-не ятлыйм, онытылмаса ярар иде дип борчылам. Мондый спектакльләрдә алдан сиңа кадәр уйнаган актер “рәсеме” буенча йө-рисең, аннары гына аны үзең ясыйсың. Ә үзең чыгарган спектакльләр бө-тенләй башкача. Алар баштан ук синеке. Рольләр бүлеп бирелгәч берәр ай “өстәл арты” чоры бара, анда барысы да хәл ителә, бурычлар куела, фикерләр тыңлана. Сәхнәдә репетицияләр башланганда сүз-ләр инде ятланып беткән була, анда бу хакта уйламыйсың да, бары уйныйсың. “Гашыйклар тавы”нда репетицияләр аеруча җи-ңел барды,- ди Гүзәл. Тамашачы да җылы кабул итте спектакльне, актерларны аягүрә басып, озаклап алкышлады. Артист тормышын тормыш түгел диләр, Гүзәлгә дә:
- Әти-әниең бу һөнәрне ничек кабул итте,- дигән соруны бирмичә булдыра алмадым.
- Әни бигрәк тә эш таба алырсыңмы дип кайгыра иде. Эшли башлагач шатланды гына. Иң мөһиме – бу тормыш минем үземә ошый,- дип җаваплады ул. Әлегә аларның кызларын сәхнәдә күргәннәре юк. Ике бертуган апасы барлык спектакльләрен диярлек карап баралар, сеңелләре белән горурланалар.
Гүзәл уйнаган спектакль-ләрнең калганнарын да газета укучыларга да җиткерәсем килә. Болар – “Мә-хәббәт баскычы”, “Назлы кияү”, “Язмышым юллары”, “Сүнгән йолдызлар”, “Туй алдыннан”, “Сөй гомерне”. Бәлки Казанга барып карарга туры килер, бәлки тинчуринлылар үзләре бу якларга гастрольләргә килеп чыгарлар...
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International