74нче номерлы Кәлимуллин

2014 елның 12 декабре, җомга
Тольяттидан язмамны, мөгаен, автозавод турында сөйләүгә багышлар, дип уйлыйсыздыр. Юк, “Лада” гөрләп тора, яңа модельле автомобильләр чыгара. Мине бөтенләй икенче нәрсә – анда яшәүчеләрнең һәлак булган “Локомотив” хоккейчысы Марат Кәлимуллинның истәлеген саклаулары тетрәндерде.
“Лада”дан – “Локомотив”ка
Хәтерләсәгез, 2011 елның 7 сентябрендә самолетта шартлаган “Локомотив” хоккейчылары арасында ике татар егете дә бар иде. Шуларның берсе “тамырлары” белән Татарстанның Балык Бистәсе районыннан булган 23 яшьлек Марат Кәлимуллин. Хоккей “җене” егеткә әтисе Нотфулла абыйдан күчә. Үзе-нең дә “клюшка” белән алка күрсә, күзләре “яна” башлый. Марат җиде яшь-тә беренче кат тимераякларга баса. Ике атнадан хоккей уйный башлый, алты айдан тәүге турнирга китә. 12 яшьтә команданың капитаны итеп сайлана, 17дә Тольятти “Лада”сының төп составында уйный.
Ул вакытта автозаводлыларның финанс хәле шәп булмый, тәҗрибәле уенчылар китә. Ә Марат кебек “пионерларга” калган “Ла-да” Россия чемпионатында  могҗизалар ясый. 17-19 яшьлек уенчылар Континенталь кубокны оталар. Ләкин җиңүче статусында да клубның хәле үзгәрми. Иптәшләре бер-бер артлы китә, перспективалы саклаучы Маратка исә “Локомотив” хоккей клубы селекционеры Александр Ардашев игътибар итә. “Аванс” белән контракт төзиләр. Марат, ышанычны аклап, “тимерюлчыларның” төп составына кабул ителә.
Хоккей тартмасы урынында ...һәйкәл
Марат Кәлимуллинның истәлеген саклаучы Фәрит Хәсәнов аларның гаилә дусты, әнисенең авылдашы – Балык Бистәсенең Югары Тегермәнлек авылыннан, җаны-тәне белән энтузиаст. Тольяттиның Җиләкле бистәсендә ике кеше - Фә-рит һәм рус милләтле танышы үз көчләре белән Марат истәлегенә спорт комплексы төзергә кере-шәләр. Ничек килеп чыгасын үзләре дә белмиләр әле.
-Яхшы эш шома бара, Ходай да ярдәм итә. Район җитәкчелеге белән дә уртак тел тиз табылды. Аннары хоккейчылар, җанатарлар, гади кешеләр булыша башладылар. Беренче булып хоккейчы Алексей Емелин финанс ярдәме күрсәтте. Ладалылар идеяне күтәреп алдылар, кулларына көрәк тотып, төзелештә дә катнаштылар, - дип сөйли Фәрит Хәсәнов. Ил белән төзелгән Марат Кәлимуллин исемендәге спорт комплексында ки-енү-чишенү, хөкем итү бүлмәләре, медпункт, тренажер залы, хоккей тартмасы барлыкка килде. Көн дә утызлап бала күнегү-ләргә килә. Марат Кәлимуллин “варислары” “Алтын алка” турнирында Самара өлкәсе чемпионнары хәзер. Клубта Тольятти хоккей мәктәбен узган танылган хоккейчылар Алексей Емелин, Владимир Маленьких, Василий Кошечкин булып киткәннәр.
Балык Бистәсендә дә Югары Тегермәнлектә Маратка һәйкәл куйдырган Фәрит – нәкъ мәрхүм исән чакта “менә шушында хоккей тартмасы төзисе иде” дигән урында...
-Боларның барысын да Марат хакына эшлим. Күз алдымда үсте, киңәшкә ки-лә иде. Соңгы тапкыр Тегермәнлектә Сабантуй уздырырга булышты. Ул ми-нем тормышымда бердәнбер герой, - ди Фәрит.
Ә җырчы һәм композитор Ринат Рахматуллин “Маратка” җырында 74нче номерлы герой кыйссасын күпме тамашачыга җиткерә...
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International