Халык арасында электрон хезмәтләрне популярлаштыру – Татарстан җитәкчелеге алдында торган иң мөһим бурычларның берсе. Әлеге эшне уңышлы тормышка ашыру өчен республика үз алдына шактый зур максатлар куя: 2018 елда Татарстанда барлык төр хезмәтләрнең 70 процентка якыны интернет аша башкарылырга тиеш.
Чыннан да, республикада дәүләт хезмәтләрен электронлаштыруга шактый зур игътибар бирелә. ЮХИДИ штрафларын, паспортлар өчен дәүләт пошлинасы, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүне (һ.б.) хәзер өйдән чыкмыйча да башкарып була. Өстәвенә, быел дәүләт хезмәтләре порталы тагын 10 сервиска “баеды”...
Республикада электрон хезмәтләрне популярлаштыруда “IT-чемпион” бәйгесенең әһәмияте зур. Шушы көннәрдә әлеге бәйгенең икенче этабы тәмамланды – тиздән аңа нәтиҗәләр ясалырга тиеш. Конкурсның беренче этабында 102 мең мәктәп укучысы 117 меңнән артык (!) татарстанлыны республиканың дәүләт һәм муниципаль хезмәтләреннән файдаланырга өйрәткән иде.
Авылларга инфоматлар кирәк
Бу өлкәдә алга китеш булган кебек, электрон хезмәтләр порталыннан файдаланучылар санын арттыруны тоткарлаучы факторлар да бар, билгеле. Шуларның берсе – кайбер авылларда интернет челтәренең начар эшләве яки инде, гомумән дә, булмавы. Чыннан да, кайбер салаларда сайтларның кирәкле бите ачылганны көтеп, яртышар сәгать утырырга кирәк.
- Авылыбыз бик кечкенә һәм район үзәгеннән шактый еракта урнашкан. Шуңа күрә интернет кертү үзен акламый, диләр. Дәүләт хезмәтләре порталы турында күп сөйлиләр, күп язалар, тик шәхсән минем аннан файдаланып караганым юк. Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләргә район үзәгенә барырга туры килә. Модем да алып карадык, тик ул бик начар тота. Тизрәк күченеп китәсе иде шушы авылдан, - дип сөйләде безгә Теләче районы авылларының берсендә яшәүче Рауза ханым.
Электрон хезмәтләр порталы үсешен тоткарлаучы тагын бер сәбәп – кайбер йортларга интернет челтәренең һаман да кертелмәве. Андый кешеләргә исә җәмәгать урыннарында урнаштырылган инфоматлар ярдәмгә килә. Бүгенге көндә республикада барлыгы 314 инфомат һәм 450 электрон чират терминалы исәпләнә. Тик әлеге җиһазларның күбесе шәһәр җирендә урнашкан. Ә йортында интернет булмаган авыл халкы төрле хезмәтләр өчен түләгәндә традицион ысулдан файдаланырга мәҗбүр.
- Безнең авыл район үзәгеннән еракта урнашкан. Шуңа күрә почта, элемтә бүлекләренә бару зур кыенлык тудыра. Электрон хезмәтләр порталыннан файдалана башлагач, рәхәткә чыктык. Тик менә авылыбызда интернетлары булмаган гаиләләр дә бар. Аларга уңайсыз инде. Шуңа күрә инфоматларны авыл җирендә дә урнаштырып булмас микән? - ди “IT-чемпион” бәйгесендә күп тапкырлар җиңүче булып танылган Айваз Закировның әтисе Илнур әфәнде.
Әбиләр дә өйрәнә...
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: республиканың электрон хезмәтләр порталыннан махсус файдаланмаучылар да бар. Күпләр биредә комиссия күләменең зур булуыннан зарлана.
- Торак-коммуналь хезмәтләр өчен электрон хезмәтләр порталы аша түләргә теләсәң, 20 сум комиссия алалар. Минем өчен бу шактый күп. Шуңа күрә әлеге сайттан файдаланганым юк. Онлайн-банк аша түләвең мең өлеш артыграк, - ди Казанда яшәүче Илсур Сафин.
Татарстанның Элемтә һәм мәгълүматлаштыру министрлыгы исә дәүләт хезмәтләре порталын популярлаштыруда өлкән буын вәкилләрен компьютер һәм интернеттан файдаланырга өйрәтү зур роль уйнаячак дип белдерә. Бу, чыннан да, шулай. Күпләр әлеге сайтның ничек эшләвен аңламый, түләнә торган акчаларның адресатына кайчан һәм ничек барып җитүен башына да китерә алмый.
- Без төрле хезмәтләр өчен һәрвакыт интернет аша түлибез. Әти-әнием моны бер дә хупламый. Бу турыда ялгыш кына исләренә төшерсәк, акчаны урламадылар микән, дип көне буе кайгырып йөриләр. Әлеге хезмәтләрнең ни рәвешле эшләвен ничекләр аңлатасы инде үзләренә, - дип уфтана Илсөяр Мифтахова.
Өлкән буын вәкилләренең әлеге “үзенчәлеге”нә елмаеп караучы әби-бабайлар да юк түгел, анысы.
- Элегрәк мин үзем дә шундый идем. Күптән түгел оныгым интернет аша акча түләп күрсәтте – көчкә аңладым. Моңа кадәр торак-коммуналь хезмәтләр өчен почта бүлегенә барып түли идем. Хәзер исә түләр вакыт җиткәч, оныгым килгәнне көтәм, - дип шатлыгы белән уртаклашты Казанда яшәүче Фирая ханым.
Татарстанның Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы 2014 елда дәүләт хезмәтләре порталы аша барлыгы 30 миллионнан артык хезмәт күрсәтеләчәк, дип фаразлый. Бу – узган ел белән чагыштырганда 16 процентка артыграк. Электрон түләүләрнең гомуми күләме исә 2,9 миллиард сумга җитәргә тиеш. 2013 ел белән чагыштырганда, бу 78 процентка күбрәк. Тагын бер мәгълүмат – бүгенге көндә порталда 1 миллионнан артык кеше “Шәхси кабинет”ларын булдырган.
10 декабрьдә “IT-чемпион” бәйгесенең икенче этабы тәмамланды. 8 декабрь мәгълүматларына караганда, анда Яшел Үзән районының Осиново авылы кызы В.В.Карпова (8200 балл) Татарстан буенча иң күп балл җыйган. Билгеле булганча, әлеге конкурста “Иң актив мәктәп” номинациясе дә бар. Быел анда республика белем бирү учреждениеләренең 93 проценты катнашкан. Теләче, Балтач, Саба, Арча, Мөслим районы укучылары аеруча активлардан санала. Бәйгегә ел азагында нәтиҗә ясалырга тиеш.