Казан арты Кырлай авылында татар Кыш бабае якынлашып килүче Яңа ел алдыннан олысын-кечесен бәйрәмгә чакыра.
Татарстанның Арча районы Яңа Кырлай авылы татар шагыйре Габдулла Тукай исеме белән бөтен дөньяга билгеле дисәң, һич күпертү булмас. Җир өстен ак кар келәме каплагач, биредәге Тукай музеенда бәйрәмчә рух хөкем сөрә башлый: инде алтынчы ел Яңа ел алдыннан татар Кыш бабае бөтен Россиядән кунаклар кабул итә.
Г.Тукай мемориаль-музей комплексы директоры Дамир Абдуллин сүзләренчә, Кырлайда Ия елгасы, нарат урманы янында урнашкан Тукайның әкияти музей бинасында Кыш бабайның өен булдыру бу якларга килүче туристлар санын арттырган. Үткән ел 6 меңнән артык кеше Кыш бабайда кунакта булса, быел тагын да күбрәк турист көтәләр. Бала-чага гына түгел, авыл мохитенә сусаган, табигать гүзәллегенә сокланырга теләп әбиләр дә кышкы сәяхәткә чыга икән.
Музей Кыш бабай йорты проектын Казандагы бер туристик компания белән берлектә тормышка ашыра. 15 кешедән торган иҗади төркем иртәнге сәгать 10нан башлап, көн дәвамында татар һәм рус телләрендә барлыгы 6 программа үткәрә. Шулай итеп, көн саен Кыш бабай 300-400 кешене кабул итә. Узган елдагы программадан аермалы буларак, быел Кыш бабай балаларга Яңа елның татлы күчтәнәчләрен дә бүләк итә.
Ниһаять, Кыш бабай һәм Кар кызы белән күрешкәч, алар кунакларны музейның икенче катына – Кыш бабай бүлмәсенә чакыра. “Минем янга Россиянең бик күп төбәкләреннән балалар кунакка килә. Ләкин, кызганычка, үзебезнең Татарстан балаларын сирәгрәк күрәм. Әллә соң алар минем монда яшәгәнемне белмиме?” – дип зарлана Кыш бабай.
Көн саен Кырлай почтальоны Кыш бабайга капчык-капчык хат ташый. Үткән ел 3 меңләп хат килгән, быел да – өем-өем. Балалар хатларда уенчык турында хыялланып язса, 55 яшьлек бер ир-ат ялгызлыктан гаҗиз булып, үзенә хәләл җефет сораган икән.
Кырлайга Кыш бабай янына бигрәк тә мәктәп каникуллары чорында, 11 гыйнварга кадәр күп туристлар килүе ниятләнелә. Аннан соң да, әле 3 февральгә кадәр Кыш бабайның хәлен белеп кайтырга була. Ә 21 декабрьдә, үзенең туган көнендә, Кыш бабай балалардан бүләк-күчтәнәчләр көтә.
Быел Кырлайда яшәүче татар Кыш бабаен Казанда да еш күреп булыр, диләр. Бауман урамындагы 25нче йортта 20 декабрьдә Кыш бабайның “Әкият йорты” ачылачак. 22 декабрьдә “Туган авылым” комплексында Кыш бабайның шәһәр утары эшли башлаячак.
2026 ел башыннан Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге бала табу сертификатлары буенча хезмәт күрсәтүләр өчен түләүгә 74,7 млн. сум акча җибәргән. Беренче елда йөклелек, бала табу һәм балалар артыннан профилактик күзәтү чорында 6 меңнән артык хатын-кызга финанс ярдәме күрсәтелгән.
2026 ел башыннан Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге бала табу сертификатлары буенча хезмәт күрсәтүләр өчен түләүгә 74,7 млн. сум акча җибәргән. Беренче елда йөклелек, бала табу һәм балалар артыннан профилактик күзәтү чорында 6 меңнән артык хатын-кызга финанс ярдәме күрсәтелгән.