Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Буа муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
БУА РАЙОНЫ ҺӘМ БУА ШӘҺӘРЕ ТАРИХЫ
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Яшь гаиләләргә торак
"Якты Алан" торак комплексы
Районның инвестиция паспорты
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары
Район тормышы
Кире элемтә
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Илкүләм проектлар
Программалар, проектлар, бәйгеләр
Электрон хезмәтләр
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль (күзәтчелек)
Статистик мәгълүмат
Бюджет
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы көрәш
Буа муниципаль районы комиссияләре
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Халык дружиналары
Инициатив бюджетлаштыру
Буа муниципаль районының иҗтимагый советы
Ситуацион үзәк
«Сугыш хатын–кыз йөзе түгел»
Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман
Муниципаль-хосусый партнерлык
«Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет – кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Элемтәгә чыгу өчен мәгълүмат
Законнар һәм нигезләмәләр
Мөрәҗәгатьләрнең, гаризаларның билгеләнгән рәвешләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм
Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының социаль өлкә инновацияләре үзәге
Татарстан Республикасы коммерциягә карамаган оешмалар порталы
«Матбугат хезмәте»
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Элемтәләр
"Байрак" ("Знамя, Ялав") газетасы
Документлар
Прокурор җавабы актлары
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ КОНСТИТУЦИЯСЕ
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Статуслы документлар
Документлар проектлары
Буа муниципаль районы Советы карарлары
Буа муниципаль районы башлыгының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Буа муниципаль районы Башкарма комитетының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Халык өчен мәгълүмат
Илкүләм террорчылыкка каршы комитет хәбәрчесе
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Норматив-хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза
Шәһәр төзелеше
Муниципаль районнар
Буа муниципаль районы
Ел да сагынып киләбез
2014 елның 17 декабре, чәршәмбе
Үткән якшәмбе көнне Казанда “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында “Буа якташлыгы” җәмгыятенең чираттагы тантанасы узды. 23нче мәртәбә үткәрелүче әлеге чара күптән инде Казанда яшәүче буалыларның көтеп алынган бәйрәменә әверелде. Бу көнне дә алар башкаланың меңнән күбрәк кеше сыйдырышлы иң зур залын шыгрым тутырдылар.
Без – Буа җиреннән
Очрашу башланганчы күп-кә алдан килә башлаган кунакларны – төрле өлкә-ләрдә хезмәт куючы җи-тәкчеләрне, танылган шә-хесләрне, ак яулыклы апа-әбиләрне, түбәтәйле абый-бабайларны, урта буын вәкилләрен, яшьләрне-студентларны һәм буалыларны ихтирам итеп килүчеләрне рус, татар, чуаш җыр коллективлары дәрт-ле җырлары белән каршыладылар. Күпләр ишектән керә-керешкә аларга кушылып биеп җибәрделәр. Аннан авылдашларын, элеккеге сыйныфташларын, хезмәттәшләрен, танышларын күрергә ашыктылар. Тантана башланганчы фойе умарта иле ке-бек гөж килеп торды – кемдер хәл-әхвәл белешә, икенчеләре истәлеккә фотога төшә.
- “Якташлыкны” Сабан туен кебек зарыгып көтеп алабыз. Шулай иркенләп тагын кайда күрешәсең, матур концертны кайчан карыйсың, Буадагы яңалыклар белән танышасың?!- ди өлкән яшьтәге Зинаида Васильева.
Ә ел дәвамында яңалыклар шактый җыелган – районның бүгенге тормышы, игенчелектә, терлекчелек-тә, җитештерүдә ирешкәннәре, киләчәккә планнары турында фильм күрсәтелде. Аннан сәхнәгә күтәрел-гән “Буа якташлыгы” җәм-гыяте президенты Ирек Закиров иң элек икенче ел рәттән әлеге залда очрашуны бүләк иткән Янтуган авылында туып-үскән “ТАИФ” ачык акционерлык җәмгыяте генераль директорының беренче урынбасары, директорлар Советы рәисе Рөстәм Султиевка һәм барлык оештыручыларга, катнашучыларга рәхмәтен җиткерде. Быелгы очрашуның Мәдәният елы, Бөек Җиңүнең 70 еллыгы лозунглары астында узуын ассызыклады. Буа данын еракларга тараткан язучы-шагыйрьләребезне, рәссамнарыбызны, фән эшлеклеләрен, династия-ләрне барлады. Ә алар бездә бик күп – Борһан Ша-һиди, Бакый Урманче, Шә-риф Хөсәенов, Ренат Харис, Әхмәт Рәшит, Ислам Әхмәтҗанов, Александр Калган, Владимир Ухли, Николай Дедушкин, Константин Петров, Гомәровлар, Ефремовлар, Зыятдиновлар, Марс Алиев...
Буа муниципаль районы башлыгы Азат Айзетуллов та кайда гына яшәсәләр, эшләсәләр дә буалылар белән горурлануыбызны белдерде:
- Сез барыгыз да шушы туфрактан. Ирешкәннәрегезгә шатланабыз, сезне онытмыйбыз, туган ягыгызга кайтуыгызны сагынып көтеп алабыз. Горурланырлык кешеләр районда да күп. Адав-Толымбай авылында гомер итүче Социалистик Хезмәт Герое Александра Николаева шуларның берсе. Яшьләр-гә нинди үрнәк ул! - диде. Үз чыгышында ул районда агымдагы елда башкарылган, киләсе елда планлаштырылган саллы эшләр турында сөйләде. Яңа мәк-тәпләр, балалар бакчалары, юллар – алар төзелгән-дә иң кечкенә авылда да тормыш дәвам итә.
Ә киләчәкне тагын үткәнен онытмаган “ясый”. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы якынлашканда бу аеруча ачык чагыла. “Буа якташлыгы” вице-президенты Ислам Әхмәтҗанов, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин һәйкәл-ләр, төгәлрәге, аларны яңартырга, төзекләндерергә кирәклеге, Буа үзә-гендә яңасы торгызылуы турында сөйләделәр. Ә бу изге эшкә өлешне бүген һәркем кертә ала. Моның өчен махсус счетлар ачылган.
Буа артистлары сәхнә тотты
Аннан буалыларның матур концерты башланды. Тантананы алып баручылар Нурия Гайнуллова белән Рөстәм Әхмәдуллин сәх-нәгә бер-бер артлы җырчыларны-биючеләрне, өл-кәннәрне-яшьләрне чакырдылар. Ветераннарның рус хоры җырлары белән сугыш елларына “алып кайтты”, мәдәният хезмәткәр-ләренең “Уяв” төркеме чу-аш, Күл Черкененең “Өм-мегөлсем”е татар йолаларын яңартты. “Гольфстрим”, Буа электр челтәрлә-ре, эшче яшьләр, “Альянс” дәртле биюләре көчле алкышларга күмелде. Җырчылар да кимен куймады – ветеринария техникумының “Буа егетләре”, 2 номерлы сәнгать мәктә-бенең “Шатлык нуры” ансамбльләре, Иске Суыксудан Равил абый Җамалетдинов, Буадан Виктор Моисеев, Фроловодан Олеся Васина, Буа дәүләт драма театры артистлары Ильяс Киньягулов, Илфир Солтанов – һәрберсе кабатланмас. Татар сәхнәсендә танылган Динә һәм Рафаэль Латыйповлар, Рәшидә һәм Сәйдәш Хәсәнҗановлар да матур җырларын бүләк иттеләр. Фәрит Садриевның һәм Илдар Нуруллинның баянда, Мария Петрованың скрипкада уйнавы беркемне дә битараф калдырмады. Буа театры директоры Раил Садриев мә-зәк сөйләп көлдерде дә, мәгънәле шигырьләре бе-лән уйланырга да мәҗбүр итте. Концерт барышында сәхнәгә, кем әйтмешли, үзе генә дә ни торган Татарстанның халык шагыйре, Россия дәүләт премиясе лауреаты Ренат Харис та күтәрелде. Ул үзенең очрашу көне иртәсендә ге-нә туган шигырен укыды. Аның шигырьләренә язылган җырлар да яңгырады ул кичтә. Аларны Рамилә Шәрәфетдинова,Казан шәһәре консерваториясе проректоры, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, якташыбыз Ринат Халитов җитәкчелегендәге оркестрга кушылып районыбыз сандугачы Фәния Исхакова яңгыраттылар. “Туган тел” җырына бар тамашачы кушылды.
- “Йолдызлар” бер кырыйда торсын, Буа артистлары кайда да сынатырлык тү-гел. Ешрак килегез,- дип озаттылар безне якташлар.
Оценить материал и/или оставить мнение
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
май, 2026 ел
2026 елның 25 маена Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның оператив көндәлек фаразы
Алмашынучан болыт. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен, көндез локаль боз булуы ихтимал. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан 6-11 метр тизлектә, урыны белән 15-20 метр тизлектә.
22
май, 2026 ел
2026 елның 23 маена Буа МР территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның оператив көндәлек фаразы
Алмашынучан болыт. Явым-төшем сизелерлек түгел. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан 5-10 м/с, көндез урыны белән тизлеге 14 м/с ка кадәр җитә.
Татарстан Росреестры СНТНЫ газлаштырып бетерү программасында ничек катнашырга кирәклеген аңлатты
Татарстан Росреестры экспертлары гражданнардан килгән сорауларга җавап бирүләрен дәвам итәләр. Бүген СНТны газлаштырып бетерү программасында ничек катнашырга икәнен аңлатырбыз.
21
май, 2026 ел
Инкубаторлардан алып GPS-янчыкларга кадәр: Татарстан мәктәп укучылары «Мәктәп бизнес-старты» финалында бизнес-идеяләрне тәкъдир иттеләр
«Мәктәп бизнес-старты» проектының финал слеты бөтен республикадан 120 яшь эшмәкәрне җыйды һәм чын идеяләр ярминкәсенә әверелде — традицияләрне сакчыл яңартудан алып кыю технологик карарларга кадәр. Финалга Казан, Минзәлә, Буа, Кама Тамагы, Теләче, Тәтеш, Бөгелмә һәм Сарман районнарыннан 12 команда килеп җитте. Проектларның икътисадый өлешен яклауда укучылар исәпләүләр генә түгел, креативлык, базарны тоя белү һәм тиз җайлашу сәләтен дә күрсәттеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз