Россиялеләр Бөек Җиңү көненә марка һәм конверт ясыйлар

2014 елның 17 декабре, чәршәмбе
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган марка һәм конверт өчен иң яхшы рәсемгә Бөтенроссия конкурсы старт алды. Аны “Россия почтасы” “Марка” нәшрият үзәге белән берлектә үткәрә.

Иҗади бәйгедә теләгән һәркем катнаша ала. Җиңүче-ләрне өч категориядә – 5-17 яшьлек балалар, 18 яшьтән өлкәнрәк һәвәскәрләр һәм профессионаллар арасында билгеләячәкләр. Конкурста катнашу өчен 2015 елның 1 февраленә кадәр конкурс эшен һәм катнашуга гаризаны “Җиңү маркада” билгесе белән 420111, Казан шә-һәре, Рәхмәтуллин урамы, 3 йорт, 210 кабинет адресы буенча бәйгенең региональ оештыру комитетына җибә-рергә кирәк.
Тулырак мәгълүматны www.tatpochta.ru сайтында алырга була.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International