Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Буа муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
БУА РАЙОНЫ ҺӘМ БУА ШӘҺӘРЕ ТАРИХЫ
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Яшь гаиләләргә торак
"Якты Алан" торак комплексы
Районның инвестиция паспорты
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары
Район тормышы
Кире элемтә
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Илкүләм проектлар
Программалар, проектлар, бәйгеләр
Электрон хезмәтләр
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль (күзәтчелек)
Статистик мәгълүмат
Бюджет
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы көрәш
Буа муниципаль районы комиссияләре
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Халык дружиналары
Инициатив бюджетлаштыру
Буа муниципаль районының иҗтимагый советы
Ситуацион үзәк
«Сугыш хатын–кыз йөзе түгел»
Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман
Муниципаль-хосусый партнерлык
«Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет – кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Элемтәгә чыгу өчен мәгълүмат
Законнар һәм нигезләмәләр
Мөрәҗәгатьләрнең, гаризаларның билгеләнгән рәвешләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм
Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының социаль өлкә инновацияләре үзәге
Татарстан Республикасы коммерциягә карамаган оешмалар порталы
«Матбугат хезмәте»
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Элемтәләр
"Байрак" ("Знамя, Ялав") газетасы
Документлар
Прокурор җавабы актлары
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ КОНСТИТУЦИЯСЕ
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Статуслы документлар
Документлар проектлары
Буа муниципаль районы Советы карарлары
Буа муниципаль районы башлыгының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Буа муниципаль районы Башкарма комитетының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Халык өчен мәгълүмат
Илкүләм террорчылыкка каршы комитет хәбәрчесе
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Норматив-хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза
Шәһәр төзелеше
Муниципаль районнар
Буа муниципаль районы
Шагыйрә бәхет тели
2014 елның 17 декабре, чәршәмбе
Якташ шагыйрәбез райондашларын тагын бер яңалыгы белән сөендерде – Гөлнур Айзетуллова (Гөлнур Айзат)ның бу көннәрдә “Аксу” студиясендә “Бәхетле бул!” дигән аудиоҗыентыгы дөнья күрде. Шул уңайдан Гөлнур Хәлил кызы белән әңгәмә кордык.
- Гөлнур апа , әлеге җыентыкны чыгару күңелегездә кайчанрак туды?
- Күп вакытымны укытучылык эшчәнлегем алып торса да, кешеләрне сөендерүдән тәм табам, күңелемә рәхәтлек алам мин. Башкаларның шатлыгын күрү хисе уйларымны сафландыра, матур шигырьләр, җырлар язу теләге арта. Күп дусларым соңгы елларда туган җырларымның бергә туплануын үтенделәр, үзем дә тормыш юлымны барлап карарга булдым. Аннары быел бит күркәм дата-олы юбилеем да көтеп тора, анда килүче, гомер бәйрәмемне минем белән бергә билгеләп үтүчеләр өчен матур бүләк булыр дип уйладым.
- Җыентык турында берничә сүз.
-Аудиоҗыентыгым төзелеше ягыннан яңалыгы белән дә аерылып тора. Студия җитәкчесе, композитор Рөстәм Сәрвәров белән киңәштек тә, җырлар тупланган диск белән бергә җырларның сүзләрен дә бергә китап итеп куярга булдык. Тагын бер яңалыгы – китапта минем иҗатымны яратучы дусларымның, тыңлаучыларымның матур фикерләре дә урын алган.
– Мондый җыентык әле беренче,-ди Рөстәм әфәнде дә. Шунысы күңелле:китапка кергән фикерләрнең географиясе киң – Оренбур, Ижау, Алабуга, Чаллы, Мәскәү, Әлмәт, Казан, Татарстан районнары...
- Альбомда кемнәр белән уртак җырларыгыз урын алган?
-Җыентыкка 62 җырымны сайлап алдык. Әле тагын берничә җыентыклык җырлар көтеп тора. Шамил Шәрипов, Оскар Усманов, Мөдәррис Газетдинов, Лилия Вахитова, Фәрид Мифтахов, Таһир Асылгәрәй, Адис Маликов, Ленур Зәйнуллин, Зарема Әюпова, Наил Сөләйманов, Сәйдәш Хәсәнҗанов, Риф Арслан, Чәчкә, Ирек Галиев, А.Еникиев, Р.Экажев, Айнур Айданов, Алсу Фазлыева, Рәхимә Арсланова, Тәслимә Низами һәм башкалар белән иҗат иткән җырларыбыз тыңлаучыларның күңеленә хуш килер дип уйлыйм. Дискта шулай ук сүзләрен дә, көен дә үзем иҗат иткән җырлар да урын алды. Ә исемен “Бәхетле бул” дигән җырымныкын алырга булдым. Кешеләргә һәрчак изге теләктә булдым һәм булачакмын да... Һәркем бәхеткә лаек! Киләчәктә әлеге җыентыгымны тәкъдир итү кичәсендә очрашулар көтеп калам. Җырларны Габделфәт Сафин, Айгөл Сагынбаева, Рөстәм Асаев, Ирина Сәйфуллина, Сиринә Зәйнетдинова, Гүзәл Җәләлева, Гүзәл Камалиева, Ирек Галиев, Эльмира Сөләйманова, Илсөя Бәдретдинова, Бәширә Насыйрова, Рафаэль Латыйпов, Илсаф һәм башка күп җырчылар башкара.
- Рәхмәт сезгә!
Оценить материал и/или оставить мнение
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
май, 2026 ел
2026 ел башыннан Татарстанда 60 меңгә якын гаилә ана капиталы акчасын балаларының белем алуына юнәлдергән
Сертификатның күләме индексацияләнде һәм беренче бала туган гаиләләр өчен ул 728 921,90 сум тәшкил итә. Сертификаттан файдалану хокукыннан беренче бала тугач файдаланмаган очракта, икенче бала туганнан соң пособие күләме 963 243,17 сум булачак.
1 июньнән ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче татарстанлылар ике яки аннан да күбрәк бала үстерүче эшләүче ата-аналар өчен түләү рәсмиләштерә алачак.
Әлеге төр түләүне алуга 18 яшькә кадәрге (уку йортының көндезге бүлегендә укучылар 23 яшькә кадәр) ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче эшләүче ата-ананың (шулай ук уллыкка алучыларның, опекуннар һәм попечительләрнең) икесенең дә хокуклары бар.
24
май, 2026 ел
2026 елның 25 маена Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның оператив көндәлек фаразы
Алмашынучан болыт. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен, көндез локаль боз булуы ихтимал. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан 6-11 метр тизлектә, урыны белән 15-20 метр тизлектә.
22
май, 2026 ел
2026 елның 23 маена Буа МР территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның оператив көндәлек фаразы
Алмашынучан болыт. Явым-төшем сизелерлек түгел. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан 5-10 м/с, көндез урыны белән тизлеге 14 м/с ка кадәр җитә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз