Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Буа муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
БУА РАЙОНЫ ҺӘМ БУА ШӘҺӘРЕ ТАРИХЫ
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Яшь гаиләләргә торак
"Якты Алан" торак комплексы
Районның инвестиция паспорты
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары
Район тормышы
Кире элемтә
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Илкүләм проектлар
Программалар, проектлар, бәйгеләр
Электрон хезмәтләр
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль (күзәтчелек)
Статистик мәгълүмат
Бюджет
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы көрәш
Буа муниципаль районы комиссияләре
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Халык дружиналары
Инициатив бюджетлаштыру
Буа муниципаль районының иҗтимагый советы
Ситуацион үзәк
«Сугыш хатын–кыз йөзе түгел»
Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман
Муниципаль-хосусый партнерлык
«Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет – кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Элемтәгә чыгу өчен мәгълүмат
Законнар һәм нигезләмәләр
Мөрәҗәгатьләрнең, гаризаларның билгеләнгән рәвешләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм
Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының социаль өлкә инновацияләре үзәге
Татарстан Республикасы коммерциягә карамаган оешмалар порталы
«Матбугат хезмәте»
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Элемтәләр
"Байрак" ("Знамя, Ялав") газетасы
Документлар
Прокурор җавабы актлары
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ КОНСТИТУЦИЯСЕ
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Статуслы документлар
Документлар проектлары
Буа муниципаль районы Советы карарлары
Буа муниципаль районы башлыгының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Буа муниципаль районы Башкарма комитетының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Халык өчен мәгълүмат
Илкүләм террорчылыкка каршы комитет хәбәрчесе
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Норматив-хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза
Шәһәр төзелеше
Муниципаль районнар
Буа муниципаль районы
Безнең яшьлек әле узмаган
2014 елның 19 декабре, җомга
Ташкичү мәдәният йортында 55тән алып 85яшькә юбилейлар авыл бәйрәме итеп үткәрелде. Өченче тапкыр уздырылучы чара күп кунаклар җыйды.
Чынлыкта авылда быел 23 кешенең түгәрәк дата билгеләп үтте. Кызганыч, әле барысы да килә алмады.
- Безнең авылдашларның һәркайсы турында роман язарлык,- диде мәдәният директоры Фирүзә Хисаметдинова. Әйе, балачаклары авыр сугыш елларына туры килгән абый-апалар туган нигездә гомер итеп, игелекле балалар үстереп, матур тормыш юлы үткәннәр. Китапханәче Гөлия Вәлиева һәркайсының фоторәсемнәреннән стенд ямаган. Фойеда чәй өстәле әзерләнгән иде. Кичәне алып баручы мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Зөлфия Садыйкова бәхетле булу серләрен юбилярлярның үзеннән сөйләтте. Көчле алкышлар белән юбилярлар сәхнәгә күтәрелделәр. Вәлиевләр гаиләсендә берьюлы ике юбиляр Фәргать абыйга – 85, ң тормыш иптәше Солтания апага – 80. Аларның Яр Чаллыдан кайткан уллары Рафаэль:
-Әтәйнең йортта көнгә бер кадак какмаса, күңеле тыныч булмады,- ди. Аны куәтләп Казаннан кайткан Радик та:
-Малайлар уйнаганда әтәй гел эшләтә иде, уеның качмас дия иде. Хәзер, еллар үткәч, эш яратырга өйрәткәне өчен аңа рәхмәт әйтәбез,- дип, 5 улының 1 кызының фикерен җиткерде.
80 яшен тутырган Миңлерәшит Җәләлетдиновны, аның хатыны Әзимә апаны гаиләләре чәчәкләргә күмде. Лаеклы ялга чыгучы Рәшит абыйның үткән юлы һәркемгә үрнәк. Әзимә апа бик матур итеп җырлады, матур тормыш юлы үтү өчен ир белән хатынның бер-берсенә игътибарлы булырга тиешлеген әйтте.
- Гаиләдә төрле бәхәс чыкканда дәшми калуың яхшы. Ир-ат кызып киткәндә үз сүзеңне өстен чыгарырга тырышуның файдасы юк,- дип тормыш тәҗрибәсе белән уртаклашты ул. Гомеренең 40 елын терлекчелеккә багышлап, уллары Нияз белән Наил дә әлеге һөнәргә мәхәббәт уяткан 80 яшьлек Миңназыйм Имәтов өчен нинди генә эчкерсез, җылы сүзләр җәл түгел. Ферма мөдире Ниязның:
-Әтәй гомере буе уңган булды, иртә торды. Әле хәзер дә мин эшкә киткәндә туган йортым тәрәзәсендә ут яна, кич соңлап кайтсам да өй эче нур сибә. Җигеп йөрергә аты бар, хәлен белеп, ярдәм итеп торырга без – балалары бар,- дигән сүзләрен халык алкышларга күмде Киленнәре Фәридә үзен килен дип түгел, кызлары кебек кабул иткәннәре өчен каенанасы белән каенатасына зур рәхмәтен белдерде. Наил әтисен җыр белән котлады, оныгы Марс татар биюен башкарып бабасын аеруча шатландырды. Ә менә 70 яшьлек Фәрит Хисаметдиновны хатыны Гөлшатның вакытсыз үлеме авыр сынауларга дучар иткән. 5 бала белән калган ата сынмаган, сыгылмаган, әниләрен алыштыручы кеше булмас дип өйләнмәгән. Бәхет нәрсә ул? дигән сорауга җавап бирергә кыенсынды Фәрит абый:
- Матур сүзләр сөйләргә өйрәнмәгән без. Үзеңне эшең, гамәлең белән күрсәтергә кирәк. Балалар тормышта үз юлларын тапсалар, ил-көн алдында йөзгә кызыллык китермәсәләр, бәхет шул инде,- дип җавап бирде. Ә 75 яшьлек Әсфир Айзатуллов оста гармунчы да икән. Өздерде генә гармунда татар көйләрен уйнап. Хатыны Гөлсинә апа белән 4 кыз үстергән. Кызлары, кияүләре, оныклары котладылар әтиләрен. Кызы Венера “Аккүл” җырын әтисенә дә, калган юбилярларны да котлап багышлады. 8 сыйныфтан соң фермага сыер савучы булып кергән, әлеге хезмәтендә танылу алган 65 яшьлек Гөлбану Шәрәфетдинова 3 кызы, 2 улы гаиләләреннән котлаулар кабул итте. Балалары берсеннән - берсе уңган. Авылда яшәүче кызы Миләүшәнең эшмәкәр буларак районда абруе зур. Ә Түбән Кама шәһәрендә яшәүче улы Илдар әнисе юбилеена үзенчәлекле бүләк ясаган авылдашлары өчен артистлар Гөлназ Сираева, Артур Салихов катнашында түләүсез концерт оештырган. Тимбай авыл җирлеге башлыгы Радик Вәлиев Гөлбану апаның кияве икән. Ул да :
-26 ел дәвамында әби дип дәшәм. Олы җанлы, кайгыртучан, балалар дип өзелеп, хәленнән килгәнчә ярдәм итә белүче ул,- дип җылы сүзләрен кызганмады. Әниләре Гөлфаяз Хәйбулловага, Мөсәлия Алиәкбәровага 80 яшьлекләре белән котларга сәхнәгә ике гаиләдән дә 11әр кеше чыкты. Сүзләр белән дә, җырлап-биеп тә балалар әниләренә иң изге теләкләрен ирештерделәр. 36 ел сыер савучы булып эшләгән, 75 яшен тутырган Сания апа Хәкимованың үз гомерендә алган бүләкләрен санап чыгарга да шактый вакыт кирәк булды. Үзе генә яшәсә дә, 6 баласының кайгыртуын тоеп тора. Юбилярга “Дружба” агрофирмасының да бүләкләре тапшырылды. Кичәнең “гаеплеләрен” Радик Вәлиев, “Байрак” район газетасы редакторы Гакыйл Камалетдинов та җылы сүзләр белән тәбрик иттеләр. Концерт номерлары белән аралаштырып алып барылган кичә бик җанлы истә калырлык булып узды.
Оценить материал и/или оставить мнение
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
май, 2026 ел
2026 елның 25 маена Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның оператив көндәлек фаразы
Алмашынучан болыт. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен, көндез локаль боз булуы ихтимал. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан 6-11 метр тизлектә, урыны белән 15-20 метр тизлектә.
22
май, 2026 ел
2026 елның 23 маена Буа МР территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның оператив көндәлек фаразы
Алмашынучан болыт. Явым-төшем сизелерлек түгел. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан 5-10 м/с, көндез урыны белән тизлеге 14 м/с ка кадәр җитә.
Татарстан Росреестры СНТНЫ газлаштырып бетерү программасында ничек катнашырга кирәклеген аңлатты
Татарстан Росреестры экспертлары гражданнардан килгән сорауларга җавап бирүләрен дәвам итәләр. Бүген СНТны газлаштырып бетерү программасында ничек катнашырга икәнен аңлатырбыз.
21
май, 2026 ел
Инкубаторлардан алып GPS-янчыкларга кадәр: Татарстан мәктәп укучылары «Мәктәп бизнес-старты» финалында бизнес-идеяләрне тәкъдир иттеләр
«Мәктәп бизнес-старты» проектының финал слеты бөтен республикадан 120 яшь эшмәкәрне җыйды һәм чын идеяләр ярминкәсенә әверелде — традицияләрне сакчыл яңартудан алып кыю технологик карарларга кадәр. Финалга Казан, Минзәлә, Буа, Кама Тамагы, Теләче, Тәтеш, Бөгелмә һәм Сарман районнарыннан 12 команда килеп җитте. Проектларның икътисадый өлешен яклауда укучылар исәпләүләр генә түгел, креативлык, базарны тоя белү һәм тиз җайлашу сәләтен дә күрсәттеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз