Чыршы белән авыру эләкмәсен

2014 елның 19 декабре, җомга
“Россельхознадзор”ның Татарстан буенча идарәсе дәү-ләт инспекторы Раил Әбүзәров нәкъ менә читтән кертелгәннәрен алганда игътибарлы булырга өнди. Чөнки чыршы-наратлар җепсел тукымаашар (еловый лубоед), мыеклач коңгыз кебек төрле урман корткычлары белән зарарланган булырга мөмкин. Алар агачларга техник зыян салу белән бергә кәүсә нематодасы дип аталучы карантинлы авыруын да тараталар. Моңа бәйле рәвеш-тә Татарстанның кайбер территорияләрендә һәм күрше регионнарда карантинлы фитосанитар зоналар билгеләнгән.




Фитосанитар күзәтчелек бүлеге белгечләре карантинлы объектлар белән зарарланган, карантин фитосанитар контроле үтмәгән һәм тиешле документлары булмаган үсемлекләрне сатуга чыгармау максатында рейд-лар үткәрә.

Барлык килеп туган сораулар буенча 8(843) 277-69-26 телефон номеры яисә

 e-mail: karantin.rt@mail.ru электрон почтасы аша “Россельхознадзор”ның ТР буенча идарәсенең фитосанитар күзәтчелек һәм бөртек сыйфаты күзәтчелеге һәм орлык контроле бүлегенә мөрә-җәгать итәргә була.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International