Нәрсә яна, шуны эчәләр

2014 елның 19 декабре, җомга
Парадокс: районда аракы сату күләме кими, ә эчүчеләр саны арта бара. 2012 елда 306 кеше наркологик исәптә торса, быел – 325. Халыкны кем эчерә?!

Ашказаны таз түгел
Бу сорауга җавапны район Советында узган киңәшмә-дә үзәк дәваханәнең табиб- наркологы Люция Краснова бирде. Баксаң, соңгы елларда сәрхүш-ләрнең күбесе очсыз спиртлы эчемлекләргә – суррогат аракыга, составында этил спирты булган башка исерткечләргә күчкәннәр. Мондый аңлашылмаган сыеклык “кара” эшен башкарган: 16 кеше алкоголь белән агуланып дәваха-нәгә кабул ителгән, 4 кеше якты дөнья белән хушлашкан.
-Исәннәрен дә инвалид дип әйтергә була. Алкоголь күп куллану нәтиҗәсендә килеп чыккан авырулары шактый. Нәрсә “яна”, шуны эчәләр. Теләсә нәрсә тутырырга, ашказаны таз тү-гел. Шунысы аяныч: сәр-хүшләр “яшәрә” бара. Берничә ел элек 16 яшьтән исерсәләр, хәзер 13, 14 яшьлекләре “яшел елан”га ябыша. Быел профилактик исәпкә 12 яшүсмер куелды, - диде ул.

“Фанфуриклар”га “ау” башланды
Сер түгел: соңгы вакытта лосьоннар иң популяр исерткечкә әйләнде. Ул очсыз бәясе белән җәлеп итә. Әлегә кадәр аларны кибетләрдә косметик чара буларак ирекле рәвештә саттылар. Ләкин моңа чик куелачак. Киңәшмәдә муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов бу хәлгә үзенең кискен фикерен белдерде.
- Авылда әлеге кечкенә шешәләрне кесәсенә тыгызлап тутырган бер ир-атны шәхсән үзем күрдем. Ул нормаль хәлдәге кеше түгел иде, үзен бик сәер тотты. Кемнеңдер улы, ире, әтисе, туганыдыр. Шундый исерткечләрне эчеп, соңгы елларда 20дән 40 яшькәчә ирләр күп үлә. Күбесе гаилә корырга да өлгерми. Нишләп сез башкалар сәламәтлеге, гомере барәбәренә акча эшлисез? - дип ул залда утырган эшмәкәрләргә мөрәҗә-гать итеп. Аннан Азат Айзетуллов авыл җирлеклә-ре башлыкларына, район эчке эшләр бүлеге начальнигы Айрат Ханбиковка, Татарстан Республикасының Дәүләт инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органының контроль инспекция бүлегенең әй-дәп баручы белгеч-эксперты Рөстәм Хәбибуллинга кибет киштәләрендәге, складлардагы “фанфурик”ларны юк итәргә, киләчәк-тә мондый товарны сатырга ирек бирмәү бурычын катгый куйды. Моннан тыш, район кибетләре киштәләрендә алкогольнең Татарстан маркалылары күбрәк булуын эшмәкәрләргә тагын бер кат шарт итеп куелды.

Кулың эшләгәнне, кесәң түли
Республикада, шул исәп-тән районда да ел буе диярлек “Легаль булмаган алкоголь” оператив-профилактик чарасы барды. Аның кысаларында 3 җи-наять, 27 административ эш кузгатылды.
Ике фактта бер үк кеше – шәһәрдә яшәүче 1940 ел-гы ир-ат гаепле. Ул кеше сәламәтлегенә зыян салучы спиртлы эчемлек саткан өчен беренче тапкыр быел апрель аенда полицейскийларга “эләгә”. Кү-рәсең, суд биргән җәза – 5 мең сум штраф кына куркытмый аны. Ул әлеге кә-себенә яңадан керешә. Июньдә хокук сакчылары аның өендә тагын шундый товар алалар. Ул хәзер икенчегә суд хөкемен көтә. Мондый төр җинаятьтә 1963 елгы буалы хатын-кыз да гаепләнә. Аның эшен дә хәзер суд карый.
Көмешкәчеләр дә “йокламый”. “Идән асты” товарын реализацияләү буенча 7 беркетмә тутырылган. Андыйлар 1,5-2,5 мең сум штраф түләп котылсалар, киләселәренә – балигъ булмаганнарга алкоголь эчемлек сатучыларга акча янчыкларын шактый бушатырга туры килгән. Бу уңайдан кузгатылган 3 административ эш 30 мең сум штраф түләү белән ябылган. Алкоголь сату вакытын бозган, икенче төрле әйт-кәндә кичке 22дән иртәнге 10 сәгатькәчә прилавка астыннан исерткечләр “шудыручы”ларга карата да 11 беркетмә язылды. Алары кесәләреннән һәр-кайсы 5 мең сум акча чыгарып салгач, бәлки сә-гатькә карарга өйрәнер-ләр.

Полицейскийлар ел дәвамында Казахстаннан кертелүче аракыларны да тикшерделәр. Мондый товарны, Казахстан чиген үтеп керү турындагы паспортында штамп булган кеше генә алып кайта ала. Тик шәхси документтагы әлеге билгенең күптән түгел генә сугылган булуы һәм “күчтә-нәч”нең күләме 5 литрдан артмавы шарт. Башкача Казахстан аракысын алып кайту закон бозуга керә. Быел шул рәвешле 6 факт теркәлгән. Хәзерге көндә әлеге легаль булмаган товар хуҗалары Россия Федерациясе Административ хокук бозулар турындагы кодексының 15.12 маддәсенең 4 бүлеге нигезендә җаваплылыкка тартылдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International